Хатын-кызлар өчен татар телендә
бердәнбер әдәби-нәфис журнал
1913 елда чыга башлады
1926–1991 елларда «Азат хатын»
Баш битХатын-кыз галәмеКулларыңнан куан → ​Бер кичтә күлмәк тегәбез!


​Бер кичтә күлмәк тегәбез!

Ләйсән Хаҗиева
Ләйсән Хаҗиева
15 июня 2016
1275 карау

Кирәк:

* 1,20 м тукыма (ефәккә охшаган бөрмәләнеп торучы тукыма булса, яхшырак);
* киңлеге 4-5 см, озынлыгы 1,5 м үлчәмендәге челтәрле тасма;
* 2 м атлас тасма;
* акбур;
* сантиметрлы тасма;
* җепләр;
* инглиз энәләре;
* булавка.
 

Әзерлек эшләре:

Тукыма утырсын өчен, аны яхшылап үтүклибез.
Гәүдәнең түбән өлешен —  янбаш әйләнәсен үлчибез. 
Иркенлек өчен 12-20 см өстибез. Күлмәк дүрт өлештән торганга күрә, дүрткә бүләбез. Димәк: (янбаш әйләнәсе+12):4=Х
Озынлыкны билгелибез. 


Эш барышы:

Тукыма читләрен кисеп алабыз, уң ягы белән аска каратып, өстәлгә җәеп салабыз. Тукымада күлмәк озынлыгын билгелибез. Җөй өчен кисәкләрнең һәр ягыннан 1,5 см калдырабыз. (Озынлыкны тукыманың буй җебенә каратып салабыз.) Тукымада дүрт кисәкнең киңлеген – Х үлчәп салабыз. (Алгы өлеш белән арткы өлеш бер үк киңлектә була.) Шулай итеп, дүрт турыпочмак кисеп алабыз. Ягъни, ике дүртпочмак – алтакта, ике дүртпоч-мак – арттакта. 

Турыпочмакларда өске өлешләрне билгелибез. Алтакта һәм арттакта өлешләрен, бер-берсенә уң яклары белән каратып, инглиз энәләре белән беркетеп чыгабыз. (Буталмас өчен, өске өлешләр сул кул ягында, аскы  өлеше – уң кулыгыз ягында булсын.)

Сезгә якын булган кисәк кырые – алтакта уртасы, иң ерак кисәк кырые – арттакта уртасы була. Димәк, уртада – ян җөй кырые ята. Өске өлештән 4 см билгеләп, авыш сызык сызабыз һәм кисеп алабыз: иңбашлар кисеме шунда булачак.

Алтакта һәм арттактаны бер-берсенә уң ягы белән каратып, иңбашларны тегәбез. Шул ук гамәлне икенче алтакта һәм арттакта белән дә башкарабыз.

Тукыма чите сыпыла торган булса, барлык кырыйларын да зигзаг җөе белән эшкәртәбез. 

Иңбаш җөйләрен сул яктан як-якка ачып, үтүклибез.

Алтакта өлешендә «V» формасындагы муен уемы өчен иңбаш сызыгыннан 23 см үлчәп кисәбез, арттакта уемы өчен 8 см да җитә.

Җиң төбе өчен иңбаш сызыгыннан аска таба 22 см үлчәп билгелибез. 

Алтакта һәм арттакта өлешләрен тоташтырабыз. (Уртада җөй салабыз.) Муен уемы һәм җиң төбе урыннарына тимичә, ян кырыйларын тоташтырабыз (ян-яктан ерык калдырсагыз да була).

Сул яктан җөйләрне ян-якка ачып үтүклибез. Муен уемы һәм җиң төбе кырыйларын кайтарып үтүклибез.

Муен уемын һәм җиң төбен эшкәртеп, тегеп чыгабыз.

Итәкнең читен (0,7-1 см) кайтарып, тегеп чыгабыз. Бастырып үтүклибез.

Иңбаш өлешеннән аска таба якынча 35 см үлчәп (күкрәк астына туры китереп), челтәр тасма – кулиска – тегеп куябыз. Эченә атлас тасма кертәбез.

Үз үрнәгеңне җибәр

Загрузка..
Загрузка..
ТР кеше хокуклары буенча вәкаләтле вәкил
Россия Федерациясе Пенсия фондының Казан шәһәре Совет районы буенча матбугат чаралары белән элемтәләр урнаштыру бүлеге баш белгече
Кукмара районы Камышлы авылы имам-хатыйбы
Татарстан Республикасының Этил спирты һәм алкогольле продукция җитештерүне, әйләнештә йөртүне, сыйфатын дәүләт тикшерүен тәэмин итү һәм кулланучылар хокукларын яклау буенча дәүләт инспекциясенең Казан бүлеге җитәкчесе.
Врач-кардиолог, терапевт, кандидат медицинских наук
Intertat
Татар-информ
Татмедиа
16+
Сделано в iCC Design Group
www.icc-otk.com