Хатын-кызлар өчен татар телендә
бердәнбер әдәби-нәфис журнал
1913 елда чыга башлады
1926–1991 елларда «Азат хатын»
Баш битХатын-кыз галәмеКулларыңнан куан → ​Татар кызы дисеннәр


​Татар кызы дисеннәр

Рамилә ГАЙНЕТДИНОВА
Рамилә ГАЙНЕТДИНОВА
09 июня 2016
1552 карау
Һәр яңалык ул – бик нык онытылган борынгылык, диләр. Әле кайчан гына музейда яки сәхнәдә генә күрергә мөмкин булган калфак, изү, чулпы, читек кебек борынгы милли киемнәребезне хәзер япь-яшь кенә кызлар заманча кием белән яраклаштырып, рәхәтләнеп киеп йөри. Шундый килешә үзләренә! Борынгы үрнәкләр белән тегелгән мондый милли киемнәрне әлегә кибетләрдән сатып алып булмый, аны тегә белгән осталар да санаулы гына. Хатын-кыз галәме рубрикасының бүгенге кунагы  Рамилә ГАЙНЕТДИНОВА – әнә шул санаулы осталарның берсе. Ул Казан шәһәренең халык сәнгате һөнәрләре техникумында кисү-тегү серләренә өйрәтә. Алтын куллы кыз ничә калфак чиккәнен, ничә изү теккәнен инде хәтерләми дә. Мөгаен, йөзгә туладыр. Ә ул теккән күлмәкләр! Ә чигүле пәлтәләр! Чулпылар, алкалар, хәситәләр, билбаулар, кушаклар... Җитмеш һөнәр егет кешегә генә фарыз димәгез, безнең Рамилә кебек җитмеш кенә түгел, җиде йөз җитмеш җиде һөнәр белгән кызларыбыз да бар. Бүгенге мастер-класста ул безне җиңел генә кулдан изү тегәргә өйрәтәчәк. Бу изүне бертөсле генә тукымадан тегелгән теләсә кайсы күлмәк яки водолазка белән кияргә мөмкин. Башкалардан аерып, үзенчәлекле итеп күрсәтәчәк ул сезне.  
 

Кирәк

* буе – 30 см, иңе 50 см булган тукыма. Без көлсу тукыма алдык. Ул күп төсләргә килешә;
* нәкъ шундый ук зурлыктагы дублерин;
* пайетка һәм сәйләннәрдән тезелгән әзер аппликация (кибетләрдә бар). Аппликация урынына изүне чигәргә, ташлар һәм тәңкәләр белән бизәргә мөмкин – монысына инде фантазия һәм рәссамлык сәләте дә кирәк;
* тукыма төсенә ярашлы тегү җебе;
* көмешсыман тар тасма (киңлеге – 8 мм).
 

Эш барышы:

Изүнең формасы (түгәрәкме, шакмаклымы, өчпочмакмы яки безнеке кебек почмаклары йомрыланып килгән формадамы) бизәктән чыгып билгеләнә. Тукыманы кисәргә керешкәнче бизәк сайлана. Аны интернеттан да табарга мөмкин, китаплардан карарга, сәләтең булса, үзеңә ясарга... Без исә эшне күпкә җиңеләйттек: кибеттән әзер аппликация сатып алдык, бу очракта башка төрле бизәк өстәү, ташлар, сәйләннәр беркетү ихтыяҗы юк.

Өстәлгә бер катлап җәелгән тукыма өстенә аппликацияне тигезләп куеп, тукымага акбур белән бизәкнең контурын төшерәбез. Мөһим әйбер: контур бизәктән бераз читкәрәк китеп сызыла, ягъни бизәк изүнең читенә үк терәлеп тормый, бераз ара калдырыла. Безнең очракта кырыйлардан 3 см, аскы һәм өске яктан 4 см ара бар. Акбур эзеннән соң 1 см чамасы тегү өлеше калдырып, тукыманы кисәбез.

Кул белән сызып, симметрияне саклау кыен. Изүнең формасы тигез булсын өчен, шушы кискән тукыманы урталай бөкләп, ике читен дә тигезләп кисәбез. Монысы изүнең өске ягы булды. Нәкъ шушы ук зурлыкта, шушы ук тукымадан изүнең аскы ягын да кисәргә кирәк.

Ике катлы тукымадан гына тексәк, изү юка була, рәвешен сакламый. Шуңа күрә аның өске катына ике кат дублерин ябыштырыла. Ул да нәкъ изү формасында киселә. Аны тукымага ябыштыру тәртибе түбәндәгечә: үтүкләү тактасына тукыманы сул ягы белән өскә каратып салып, өстенә бер кат дублерин куябыз һәм дымлы чүпрәк аша кайнар үтүк белән бастырабыз. Аннары шуның өстенә үк тагын бер кат дублерин ябыштырыла. Дублеринны тукымага кытыршы ягы белән ябыштырырга кирәк.

Дублерин ябыштырганнан соң, изүгә бизәкнең үзен тегәбез. Тегәргә керешкәнче аны тукымага чукмарбашлы энәләр белән беркетеп куярга кирәк булыр. Югыйсә урыныннан күчеп, авыш итеп тегелергә мөмкин. Бизәк кулдан гына тегелә. Әгәр дә термоаппликация дигәнен алсагыз, аны кайнар үтүк белән ябыштырып кына да куеп була. Шулай да энә-җеп белән тегеп кую ышанычлырак. Пөхтә итеп тегәргә тырышыгыз – җөй уң яктан күренергә тиеш түгел. 

Хәзер безгә изүнең өске ягы белән аскы ягын бергә тегеп тоташтырырга кирәк. Аларны бер-берсенә уң яклары белән каратып, кырыйдан машина җөе салып чыгабыз. Өске яктан 10 см араны текми калдырабыз. Анысы – уң якка әйләндерү өчен.

Кулга үткен кайчы алып, изүнең түгәрәкләнеп килгән урыннарында тегү өлешендә кисемнәр (надсечкалар) ясыйбыз һәм тегү өлешен 3-5 мм чамасы гына калдырып, артыгын кисеп алабыз. Уң ягына әйләндергәч, калын булып күпереп тормасын өчен эшләнә бу.

Изүне уң ягына әйләндереп, кырыйларын ныгытып тигезлибез. Аны яхшылап үтүкләргә дә кирәк булачак. Ә үтүкләргә керешкәнче аскы һәм өске якларны яхшылап тигезләп, кырыйдан гына кул белән типчеп чыгабыз. Бу җөй изүне үтүкләгән вакытта аскы һәм өске яклар бер-берсенә тигез ятсын өчен хезмәт итә. Үтүкләп бетергәннән соң аны сүтеп алабыз.

Изү тирәли көмеш сыман тасма тегеп чыгабыз. Ул да күренми торган җөй белән кулдан гына тегелә. Игътибарлы булыгыз: җөегез изүнең аскы ягына чыгарга тиеш түгел. Муенга бәйләү өчен тасма очлары озынрак итеп калдырыла (38-40 см).

Үз үрнәгеңне җибәр

Загрузка..
Загрузка..
Казан шәһәре Совет районы буенча Россия Пенсия фонды идарәсенең матбугат чаралары белән элемтәләр урнаштыру бүлеге белгече
ТР кеше хокуклары буенча вәкаләтле вәкил
Кукмара районы Камышлы авылы имам-хатыйбы
Татарстан Республикасының Этил спирты һәм алкогольле продукция җитештерүне, әйләнештә йөртүне, сыйфатын дәүләт тикшерүен тәэмин итү һәм кулланучылар хокукларын яклау буенча дәүләт инспекциясенең Казан бүлеге җитәкчесе.
Врач-кардиолог, терапевт, кандидат медицинских наук
Intertat
Татар-информ
Татмедиа
16+
Сделано в iCC Design Group
www.icc-otk.com