Хатын-кызлар өчен татар телендә
бердәнбер әдәби-нәфис журнал
1913 елда чыга башлады
1926–1991 елларда «Азат хатын»
Баш битХатын-кыз галәмеКулларыңнан куан → Мондые — миндә генә!


Мондые — миндә генә!

Диана САЛИХОВА,  Казан дәүләт финанс-икътисад институты студенткасы
Диана САЛИХОВА, Казан дәүләт финанс-икътисад институты студенткасы
27 апреля 2016
1046 карау

Кирәк:

 - футболка;
 - тукыма өчен махсус акрил буяулар;
 - берничә пумала;
 - кәгазь;
 - карандаш.


Эш барышы:

Футболкага үзегезгә ошаган рәсем контурын төшерәбез. (Болай да эшләргә була: кәгазьгә рәсем күчереп, футболканың эченә урнаштырабыз һәм уң яктан карандаш белән контурларын ясап чыгабыз.)

Футболканың икенче ягы пычранмасын өчен, уртасына чиста кәгазь куеп, буйый башлыйбыз (пумаланы суга да манчып алгаларга онытмыйбыз). Ак футболканы бер кат (теләсәгез, ике) буяу да җитә.
Футболканы бер тәүлек киптерәбез. Эчке яктан үтүклибез (футболканың икенче ягы пычранмасын өчен, арасына кәгазь куеп калдырырга онытмыйк).

Футболка төсле икән, аны берничә кат буйыйбыз. Һәр кат 40 минут чамасы кибәргә тиеш. Кипкән саен эчке яктан үтүкләп алабыз. Болай эшләгәндә, буяу яхшы, нык ятар.

Футболканы 30-40 градуслы суда яки кер машинасында – «деликатлы» режимда юарга мөмкин.
 

Үз үрнәгеңне җибәр

Загрузка..
Загрузка..
ТР кеше хокуклары буенча вәкаләтле вәкил
Россия Федерациясе Пенсия фондының Казан шәһәре Совет районы буенча матбугат чаралары белән элемтәләр урнаштыру бүлеге баш белгече
Кукмара районы Камышлы авылы имам-хатыйбы
Татарстан Республикасының Этил спирты һәм алкогольле продукция җитештерүне, әйләнештә йөртүне, сыйфатын дәүләт тикшерүен тәэмин итү һәм кулланучылар хокукларын яклау буенча дәүләт инспекциясенең Казан бүлеге җитәкчесе.
Врач-кардиолог, терапевт, кандидат медицинских наук
Intertat
Татар-информ
Татмедиа
16+
Сделано в iCC Design Group
www.icc-otk.com