Хатын-кызлар өчен татар телендә
бердәнбер әдәби-нәфис журнал
1913 елда чыга башлады
1926–1991 елларда «Азат хатын»
Баш битХатын-кыз галәмеКулларыңнан куан → ​5 минутта бәйрәмчә бизәлгән шәм!


​5 минутта бәйрәмчә бизәлгән шәм!

06 апреля 2016
1348 карау
Декупаж техникасы ярдәмендә бизәлгән шәм белән дусларыгызны шаккатырырга телисезме? Бик җиңел!

Кирәк:

* калын шәм;
* матур бизәкле салфетка;
* аш кашыгы;
* кашыкны җылыту өчен газ горелкасы яки кечкенә шәм;
* губка яки йомшак сөлге.



Эш барышы:

Салфеткадан бизәкне кисеп алабыз. (Гади декупаждагы шикелле үк, өстәге катламын гына аерып алабыз.) Кашыкның эчке ягын горелка яки шәмдә кыздырабыз, тышкы ягын корымламаска тырышыгыз, югыйсә, бизәге­без пычраначак. Бизәкне, кайнар кашык тигезә-тигезә, шәмгә батыра башлыйбыз. Кашык белән бик пөхтәләп, каты итеп басмыйча эшлибез. Шәм бераз эрия­чәк һәм кәгазь бизәк балавызга сеңәчәк. (Иң мөһи­ме: рәсемнең шәмгә батып керүе, юкса, шәм янганда, бизәкнең дә янып китүе бар.) 



Декупаждан соң шәмне саклык белән генә губка яки сөлге белән шомартып ялтыратабыз.

Ни өчен нәкъ калын шәм алырга тәкъдим итәбезме? Калын булганда шәм уртасыннан җылынып, як-якларына азрак җылы тия һәм шуңа күрә салфетканың кабынып китү ихтималы азая. 

 Иң яхшысы: ак яки аксыл төстәге шәм – рәсем ап-ачык күренеп торачак.

Үз үрнәгеңне җибәр

Загрузка..
Загрузка..
Казан шәһәре Совет районы буенча Россия Пенсия фонды идарәсенең матбугат чаралары белән элемтәләр урнаштыру бүлеге белгече
ТР кеше хокуклары буенча вәкаләтле вәкил
Кукмара районы Камышлы авылы имам-хатыйбы
Татарстан Республикасының Этил спирты һәм алкогольле продукция җитештерүне, әйләнештә йөртүне, сыйфатын дәүләт тикшерүен тәэмин итү һәм кулланучылар хокукларын яклау буенча дәүләт инспекциясенең Казан бүлеге җитәкчесе.
Врач-кардиолог, терапевт, кандидат медицинских наук
Intertat
Татар-информ
Татмедиа
16+
Сделано в iCC Design Group
www.icc-otk.com