Хатын-кызлар өчен татар телендә
бердәнбер әдәби-нәфис журнал
1913 елда чыга башлады
1926–1991 елларда «Азат хатын»
Баш битХатын-кыз галәмеКулларыңнан куан → Беләзегем, йөзегем...


Беләзегем, йөзегем...

30 марта 2016
1449 карау

Кирәк: 

* 30-35 бөртек эре сәйлән (диаметры 8-10 мм);
* 6 нчы номерлы бер кап сәйлән;
* 10 нчы номерлы бер кап шундый ук төстәге сәйлән;
* 3 м чамасы үтә күренмәле нечкә кыл (0,15 мм);
* беләзекләр өчен ясалган каптырма (лобстер, боҗра, пин һәм кыска чылбыр);
* 2 сәйлән энәсе.


 

Эш барышы:

Беләзек ике энә белән үрелә.

3 м озынлыктагы кыл кисеп алып, ике очын ике энәгә саплыйбыз. Аларның берсен уң энә, икенчесен сул энә дип атарбыз.

Уң энәгә дүрт «алты»лы, бер зур сәйлән һәм тагын бер «алты»лы сәйлән җыябыз. Барысы бергә алты сәйлән булды. Сул энәгә исә бер зур, бер «алты»лы һәм тагын бер зур сәйлән эләктерәбез.



 Шушы соңгы эләктергән зур сәйлән аша уң энәне дә уздырабыз (ике энәне шушы сәйлән аша чалыштырабыз). Кылның ике очын ике якка тартып, сәйләннәрне тыгызлап кысабыз. Алар кылның нәкъ уртасында булырга тиешләр.




Һәр ике энәгә дә бер «алты»лы, бер зур һәм тагын бер «алты»лы сәйлән эләктерәбез. Уң энәгә өстәмә бер зур сәйлән алабыз. Шушы сәйлән аша сул энәне уздырып, кылның ике очын ике якка тартабыз.

Шул рәвешле беләзекне үзебезгә кирәкле озынлыкка җиткергәнче үрәбез. Төгәлләве болайрак: ике энәгә дә берәр «алты»лы, берәр зур һәм тагын берәр «алты»лы сәйлән эләктерәбез. Энәләрнең берсенә янә дүрт «алты»лы сәйлән җыябыз. Икенче энәне шушы дүрт сәйлән аша уздырып, сәйләннәрне ныгытып кысабыз.

 Инде эшнең икенче этабына – беләзекне бизәү эшенә керешик. Бер энә аскы рәт, икенчесе өске рәт буйлап барачак. Ике рәттә дә эш тәртибе бер үк. Энәне кырый рәттәге бер зур һәм аннан соңгы ике «алты»лы сәйлән аша уздырып, тагын бер «алты»лы сәйлән алабыз. Сәйләннәр урыннарында нык «утырсын» өчен энәне кабаттан әлеге ике «алты»лы сәйлән аша атлатып, кылны ныгытып тарттырабыз.

 Шул рәвешле, беләзекнең буеннан-буена «алты»лы сәйләннәр тезәбез. Төгәлләгәндә, энәне сәйләннәр аша йөртеп, кыл очын яшерәбез, төенләп, кылны кисеп алабыз.







 Соңгы эш итеп беләзекнең каптырмасы тагыла. Ярты метр чамасы кылны урталай бөкләп, ике катлыйбыз һәм энәгә саплыйбыз. Беләзекнең иң очындагы дүрт «алты»лы сәйлән уртасына шушы кылны элмәкләп беркетәбез. 

 Энәгә ике «ун»лы сәйлән, лобстер һәм тагын ике «ун»лы сәйлән эләктереп, элмәкне беркеткән кылаша чорнап алабыз. Сәйләннәр нык «утырсын» өчен, энәне янәшәдәге ике сәйлән аша уздырып, кыл очын төенләп яшерәбез һәм кисеп алабыз.



Каптырманың икенче очы да нәкъ шулай беркетелә. Боҗрага кыска гына чылбыр тагыла. Чылбыр очына, матурлык өчен, махсус кадак – кип ярдәмендә рондель эленә. Кипның рондельдән чыгып калган очы түгәрәк «карга борыны» белән боҗрага бөгелә. Чылбырга ул шул боҗрасыннан тагыла.

 Менә бит, тырышкач, булдырдык. Яңа беләзек котлы булсын!

Үз үрнәгеңне җибәр

Загрузка..
Загрузка..
ТР кеше хокуклары буенча вәкаләтле вәкил
Матбугат чаралары белән элемтәләр урнаштыру булеге белгече
Кукмара районы Камышлы авылы имам-хатыйбы
Татарстан Республикасының Этил спирты һәм алкогольле продукция җитештерүне, әйләнештә йөртүне, сыйфатын дәүләт тикшерүен тәэмин итү һәм кулланучылар хокукларын яклау буенча дәүләт инспекциясенең Казан бүлеге җитәкчесе.
Врач-кардиолог, терапевт, кандидат медицинских наук
Intertat
Татар-информ
Татмедиа
16+
Сделано в iCC Design Group
www.icc-otk.com