Хатын-кызлар өчен татар телендә
бердәнбер әдәби-нәфис журнал
1913 елда чыга башлады
1926–1991 елларда «Азат хатын»


Бизәкле берет

Альмира БОРҺАНОВА
Альмира БОРҺАНОВА
15 марта 2016
1311 карау

Яз дип алданмагыз! Баш киемсез йөреп булмый әле. Узган ел киеп йөргән берет та ялыктырды. Күңел ниндидер бер яңалык телиме? Урамда барганда нәкъ сезнеке кебек кием кигән кешене күрсәгез, кәефегез төшәме? Берничә сәгать эчендә өр-яңа беретлы булуның хәйләсен өйрәтикме соң үзегезгә?

 

Кирәк:

* гап-гади берет;

* берет төсенә ярашлы эреле-ваклы сәйләннәр;

* эре матур ташлар;

* сәйлән төсенә туры килүче җеп, нечкә энә.

 

Эш барышы:

Иң элек кәгазьгә бизәкнең эскизын ясарга кирәк.

Маңгай турысыннан бераз кырыйгарак килеп, эре ташны береткага беркетәбез.

Аны алсу сәйләннәр белән уратып алабыз.

Таш кырыеннан бераз читтәрәк энәне башлыкның сул ягыннан чәнчеп алып, җепкә иң элек көрән, аннан соң дүрт алсу сәйләнне тезәбез һәм таш төбенә беркетәбез. Бу беренче таҗ яфрагы булды.

Уртада, нәкъ бер сәйлән киңлегендә ара калдырып, икенче таҗ ясала. Аннан соң өченчесе, дүртенчесе...
 

Буш калган аралыкларга көрән төстәге сәйләннәрдән җыелган таҗ яфраклары тезелә. (Рәсемне игътибар белән карагыз.)

Чәчәк тирәли борма бизәкләр ясыйбыз: җепкә бер сәйләнне кигертеп, башлыкка чәнчеп куябыз. Бераз ара калдырып, икенче сәйләнне беркетәбез. Бизәкнең иң очына башка төстәге зуррак сәйлән куела.

Борма бизәкнең икенчесен нәкъ шушы ысул белән көрән сәйләннәрдән тезәбез.

Үз үрнәгеңне җибәр

Загрузка..
Загрузка..
ТР кеше хокуклары буенча вәкаләтле вәкил
Россия Федерациясе Пенсия фондының Казан шәһәре Совет районы буенча матбугат чаралары белән элемтәләр урнаштыру бүлеге баш белгече
Кукмара районы Камышлы авылы имам-хатыйбы
Татарстан Республикасының Этил спирты һәм алкогольле продукция җитештерүне, әйләнештә йөртүне, сыйфатын дәүләт тикшерүен тәэмин итү һәм кулланучылар хокукларын яклау буенча дәүләт инспекциясенең Казан бүлеге җитәкчесе.
Врач-кардиолог, терапевт, кандидат медицинских наук
Intertat
Татар-информ
Татмедиа
16+
Сделано в iCC Design Group
www.icc-otk.com