Хатын-кызлар өчен татар телендә
бердәнбер әдәби-нәфис журнал
1913 елда чыга башлады
1926–1991 елларда «Азат хатын»


Бүләк «күбәләк»

Энҗе Зәкиева
Энҗе Зәкиева
20 февраля 2017
1537 карау
Япь-яшь кенә булса да, Энҗенең инде үз тегү мәктәбе бар. Кием-салымны үзенә-үзе тегеп кияргә теләгән туташ-ханымнарны кисү-тегү осталыгына өйрәтә ул. Казан уртасында зур гына офис аренда­лап, үз бизнесын булдырган бу тәвәккәл ханым бүген безгә кече яшьтәге ир балалар өчен муенга тага торган «күбәләк» тегәргә өйрәтер. Аны тегүнең бер авыр­лы­гы да юк, хәтта тегә белмәү­челәр дә башкарып чыга ала.
 

Кирәк:

* буе – 40 см, иңе 20 см булган тукыма. Ул бик калын булмасын. 
* ыргаклы каптырма;
* тегү җебе.
 

Эш барышы:

Тукыманы үтүкләп, ике турыпочмаклык кисәбез. Аның берсе – 20х14 см, икенчесе – 7х5 см. 

Зур турыпочмаклыкны озын буйга өч кат бөклибез. Тукыма чите урта сызыкка 0,5 см чамасы килеп җитми калсын. Үтүк белән бастырабыз. 5,5 см киңлегендәге тасма килеп чыга.
Аның кыл уртасын табып, ике читен шул сызыкка туры китереп бөклибез. 

Энәгә җеп саплап, «күбәләк»нең кыл уртасыннан җөй салабыз, җеп очын тартып, җөйне җыерабыз.

Кечкенә турыпочмаклыктан «күбә­ләк»нең уртадагы атламасын ясыйбыз. «Күбәләк»не шуның белән уратып, ике читен күренми торган җөй белән тегеп тоташтырабыз.

Артып калган тукымадан бау тегә­без. Бауның озынлыгы баланың муен әйләнәсенә тигез, киңлеге – 5 см. Аны сул ягыннан буйга урталай бөк­ләп, машина белән җөй салабыз.

Җөй тукыма читеннән 0,5 см эчтәрәк са­лы­на. Уң ягына әйләндерү өчен бер башын текми калдырабыз. Бауны уң ягына әйләндерәбез.

Ачык калган башын атлама астына кертеп, кул белән типчибез.

Каптырманың ыргагын – бау очына, элмәген атламага тегеп куябыз.

Үз үрнәгеңне җибәр

Загрузка..
Загрузка..
ТР кеше хокуклары буенча вәкаләтле вәкил
Матбугат чаралары белән элемтәләр урнаштыру булеге белгече
Кукмара районы Камышлы авылы имам-хатыйбы
Татарстан Республикасының Этил спирты һәм алкогольле продукция җитештерүне, әйләнештә йөртүне, сыйфатын дәүләт тикшерүен тәэмин итү һәм кулланучылар хокукларын яклау буенча дәүләт инспекциясенең Казан бүлеге җитәкчесе.
Врач-кардиолог, терапевт, кандидат медицинских наук
Intertat
Татар-информ
Татмедиа
16+
Сделано в iCC Design Group
www.icc-otk.com