Хатын-кызлар өчен татар телендә
бердәнбер әдәби-нәфис журнал
1913 елда чыга башлады
1926–1991 елларда «Азат хатын»
Баш битХатын-кыз галәмеКулларыңнан куан → Чыршы төбенә – бүләкләр


Чыршы төбенә – бүләкләр

30 ноября 2015
1275 карау
Яңа ел бүләкләре әзерләргә вакыт!

Бәхет янчыгы
Саше
(французчадан) — хуш исле үләннәр тутырылган янчык.

Эченә киптерелгән ала миләүшә (лаванда), мәтрүшкә, бөтнек, кара карлыган яфраклары, гөлчәчәк таҗлары, әфлисун кабыклары, дарчин (корица) таякчыклары, канәфер һәм башка үләннәр тутырылган янчыкны кием-салым шкафына, җәймәләр киштәсенә, машинага, бүлмәгә куярга да, кесә яисә сумкага салып үзең белән йөртергә дә була. (Әзер катнашмаларны махсус кибетләрдә, аптекаларда эзләп карагыз. Саше эчлеген һәр өч-дүрт ай алыштырып торырга кирәк.) 

Саше тышын исә янчык, мендәр, йөрәк һәм башка төрле формаларда тегә аласыз! Фантазиягездән тора!

«Могҗизалы» рецептлар
Йортны саклаучы саше: бер чеметем тоз, өч өлеш розмарин, өч өлеш базилик, икешәр өлеш фенхель һәм укроп, берәр өлеш дәфнә яфрагы һәм абага. Кызыл тукымага төрелеп, өйдәге иң югары урынга куела.
Акча китерүче саше: өч өлеш пачули, ике өлеш канәфер һәм бер өлеш дарчин. Катнашма яшел тукымага төрелеп, кесәдә йөртелә.

Мәхәббәт китерүче саше: дүрт өлеш гөлчәчәк таҗы, бер өлеш әфлисун кабыгы, ике өлеш канәфер таҗы һәм бер чеметем качым (гипсофил). Катнашманы алсу тукымага төреп янда йөртергә.

Үз үрнәгеңне җибәр

Загрузка..
Загрузка..
ТР кеше хокуклары буенча вәкаләтле вәкил
Россия Федерациясе Пенсия фондының Казан шәһәре Совет районы буенча матбугат чаралары белән элемтәләр урнаштыру бүлеге баш белгече
Кукмара районы Камышлы авылы имам-хатыйбы
Татарстан Республикасының Этил спирты һәм алкогольле продукция җитештерүне, әйләнештә йөртүне, сыйфатын дәүләт тикшерүен тәэмин итү һәм кулланучылар хокукларын яклау буенча дәүләт инспекциясенең Казан бүлеге җитәкчесе.
Врач-кардиолог, терапевт, кандидат медицинских наук
Intertat
Татар-информ
Татмедиа
16+
Сделано в iCC Design Group
www.icc-otk.com