Хатын-кызлар өчен татар телендә
бердәнбер әдәби-нәфис журнал
1913 елда чыга башлады
1926–1991 елларда «Азат хатын»


​Шарф-снуд

Сөмбел Гаффарова
Сөмбел Гаффарова
11 сентября 2017
2375 карау
Бу шарфны бәйләр өчен бернинди энәләр дә, ыргак та кирәкми. Куллар белән генә бәйләнә ул! Бәйләү тәртибе – энәләр белән оек бәйләме бәйләгәнчә. Бар аермасы: энә урынына – куллар!


Кирәк:

Бик калын бәйләү җебе. Без, кирәкле җеп тапмагач, нечкәрәк җепне ике катладык. 4 йомгакка якын җеп китте.


Эш барышы:

Йомгактан өч терсәк җеп үлчәп алып, уң кулның беләзегенә 12 күзәнәк җыябыз. 

Беренче рәтнең беренче күзәнәген бәйләми генә алабыз, калган күзәнәкләрне уң белән бәйлибез. Кулларны энәләр дип хис итегез дә, энә белән ничек бәйләгән булсагыз, шулай бәйләгез.

Икенче рәт сул белән бәйләнә. Шул рәвешле, шарфны үзегезгә кирәк озынлыкка җиткәнче бәйләгез.
 

Күзләрне ябу тәртибе:

Баштагы ике күзне бәйлибез. Аннары беренче бәйләгән күзне икенчесе аша беләзектән салдырабыз. Тагын бер күзне бәйлибез. Бая бәйләп алган күзне беләзектән салдырабыз. Күзләрне шулай берәм-берәм бәйләп ябабыз. Артык кысып бәйләмәгез!

Снудның ике очын боҗрага тоташтырырга кирәк. Уң ягын эчтә калдырып, снудны урталай бөклибез, очларын тигезлибез. Бәйләм җебен күзәнәкләр аша йөртеп, ике читне бергә ялгап тоташтырабыз. Артык җепне кисеп алабыз. 

Шуның белән снуд әзер. Аны шарф итеп муенга чорнарга да, башка бөркәнергә дә була. 

Үз үрнәгеңне җибәр

Загрузка..
Загрузка..
Казан шәһәре Совет районы буенча Россия Пенсия фонды идарәсенең матбугат чаралары белән элемтәләр урнаштыру бүлеге белгече
ТР кеше хокуклары буенча вәкаләтле вәкил
Кукмара районы Камышлы авылы имам-хатыйбы
Татарстан Республикасының Этил спирты һәм алкогольле продукция җитештерүне, әйләнештә йөртүне, сыйфатын дәүләт тикшерүен тәэмин итү һәм кулланучылар хокукларын яклау буенча дәүләт инспекциясенең Казан бүлеге җитәкчесе.
Врач-кардиолог, терапевт, кандидат медицинских наук
Intertat
Татар-информ
Татмедиа
16+
Сделано в iCC Design Group
www.icc-otk.com