Хатын-кызлар өчен татар телендә
бердәнбер әдәби-нәфис журнал
1913 елда чыга башлады
1926–1991 елларда «Азат хатын»


Цумами Канзаши

10 июля 2014
2095 карау

Канзаши — японнарның бик борынгыдан килә торган кул эше сәнгате. Ефәк тасмалардан ясалган бу чәчкәләр белән япон гейшалары чәчләрен бизи торган булганнар. Канзашидан чәч кыстыргычлары гына түгел, брошкалар, алкалар да ясарга мөмкин. Күлмәкне шундый брошка белән бизәп җибәрсәгез, гап-гади киемгә бәйрәмчә төс керәчәк. Аңа иш итеп чәч кыстыргычы да ясарга була.
 

Кирәк:

  • 4-5 см киңлектәге төрле төстәге атлас тасмалар;
  • чәчәкләрнең уртасын бизәр өчен эрерәк сәйләннәр;
  • 10-15 см чамасы үтәкүренмәле каты җеп (леска);
  • чәч каймасы (ободок), булавка;
  • тиз ябыштыра торган җилем («Момент», «Титан» ише);
  • шәм;
  • энә-җеп, эскәк.

 

Эш барышы:

(Фото 2-5) Тасмаларны тигез шакмакларга кисәбез. Шакмакны урталай бөкләп, өчпочмак ясыйбыз. Анысын да урталай бөклибез. Ул өчпочмакны янә бер кат бөкләп, очын тигезләп кисәбез.
Эскәк белән кысып тотып, киселгән очын шәм өстендә аз гына эретеп алабыз да, бармак битләре белән кыскалап, тиз генә ябыштырып куябыз.
Өчпочмакның аскы ягын да тигезләп кисәргә кирәк. Анысын да шәм утында тотып алабыз. Чәчәкнең таҗ яфрагы барлыкка килә. Бу – очлы таҗ. Аның әле түгәрәк таҗ дигәне дә бар. Рәсемнәребезгә карап, аларны ясарга бик тиз өйрәнерсез.

(Фото 6) Таҗ яфракларын берәм-берәм җепкә тезеп, чәчәк рәвешенә китерәбез.
 
(Фото 7) Катыргы кәгазьдән түгәрәк кисеп алып, аңа чәчәк төсендәге тасма ябыштырабыз.
 
(Фото 8) Хәзер инде шушы түгәрәккә әзер чәчәгебезне ябыштырыйк. Чәчәк уртасына эрерәк сәйлән куела. Мин үзем ярашлы сәйлән таба алмадым. Шуңа күрә учыма вак сәйләннәр салдым да, җилем тамызып, яссы түгәрәк әвәләдем.
 
(Фото 9) Чәч каймасына җилем сылап, чәчәкне ябыштырабыз. Монда фанта­зиягә тулы ирек, үзегезгә ничек матур күренә, композицияне шулай тезегез.
 
Күбәләк (фото 10)
Күбәләкне чәч кыстыргычына ябыштырсаң да матур, брошкага да килешә. (Фото 11)Аның өстәге канатлары – очлы, астагылары түгәрәк таҗ яфракларыннан ясалган. Алар икешәр катлы – ике төстәге тасмадан.
 
(Фото 12) Канатларны, чәчәкнеке кебек үк, катыргыга ябыштырдык.
(Фото 13) Күбәләкнең уртасы җепкә тезгән сәйләннәрдән гыйбарәт. Мыеклары – үтәкүренмәле җептән (леска).
 
Барысын да ябыштырып бетергәч, күбәләкне булавкага беркетәбез.

Үз үрнәгеңне җибәр

Загрузка..
Загрузка..
Казан шәһәре Совет районы буенча Россия Пенсия фонды идарәсенең матбугат чаралары белән элемтәләр урнаштыру бүлеге белгече
ТР кеше хокуклары буенча вәкаләтле вәкил
Кукмара районы Камышлы авылы имам-хатыйбы
Татарстан Республикасының Этил спирты һәм алкогольле продукция җитештерүне, әйләнештә йөртүне, сыйфатын дәүләт тикшерүен тәэмин итү һәм кулланучылар хокукларын яклау буенча дәүләт инспекциясенең Казан бүлеге җитәкчесе.
Врач-кардиолог, терапевт, кандидат медицинских наук
Intertat
Татар-информ
Татмедиа
16+
Сделано в iCC Design Group
www.icc-otk.com