Хатын-кызлар өчен татар телендә
бердәнбер әдәби-нәфис журнал
1913 елда чыга башлады
1926–1991 елларда «Азат хатын»
Баш битХатын-кыз галәмеМатур булыйк → КАЙДА, КЕМ, НИЧЕК?

КАЙДА, КЕМ, НИЧЕК?

17 июля 2017
620 карау
Дөньяның төрле почмагында яшәүче хатын-кызларның зифалык, чибәрлек җәһәтеннән үз серләре бар. Аларның күбесе матурлыкны сылулык дип белә. Әйдәгез әле, кайбер илләрдәге яшерен серләрнең читен ачып карыйк.
 
Япония 
Суүсемнәр. Японнар суүсемнәрне ашларга да сала, салатка да куша, суши, ролл дигән ризыкларын да суүсемгә төрә. Анда май юк диярлек, протеиннар, витаминнар, йод бар. Суүсемнәр матдәләр алмашын тизләтә, кандагы шикәрне киметә.
Киңәш: диңгез кәбестәсе, помидор, суган, зәйтүн җимешеннән салат ясагыз да, зәйтүн мае белән тәмләтеп җибәрегез.

 
Доминикана 
Кырку ризыклар. Кариб диңгезе утрауларында ачы, кырку ризыклар яратучылар яши. Чили борычы, табаско (соус) ише үтеңне сытарлык тәмләткечләр матдәләр алмашын «кыздырып» җибәрә дә, калория дигәне бик тиз янып бетә икән. Андый тәмләткечләр иммунитетны бик тә яхшырта.
Киңәш: татлыны кырку белән аралаштыр. Мәсәлән, тавык итен чили борычы һәм ананас белән аша.

 
Тунис 
Кузаклылар. Тунис гарәпләренең табынын ку­зак­лылардан башка күз алдына да китереп булмый. Чөнки ногыт, борчак, фасоль ише кузаклыларда май юк, ашкайнатуны яхшырта торган җеп­селле мат­дә­ләр байтак. 
Киңәш: борчак, фасоль ашын еш­рак пешер, салатка яшел борчак куш.

 
Финляндия 
Арыш сохарие. Финнар кетердәгән ипи ашарга яраталар. Дөрес эшлиләр бит, әй! Юка гына итеп киптерелгән арыш ипие телемнәре эчәкләрнең эшчәнлеген яхшырта, кандагы шикәрне киметә. Җитмәсә, туклыклы да икән бит әле.
Киңәш: эремчекле сыр яки майсыз эремчек янына сохари куй.
Ре­­дис, тавык түше, кыяр белән дә сохари аша. 

 
Һиндстан
Карри. Һиндстанда каррилы һәр катнашма­ның аерым бер тәме бар. Ул тәмләткечләрнең барысы өчен дә уртак нәрсә – чили борычы, кара борыч. Алар аппетитны киметә, матдәләр алмашын яхшырта.
Киңәш: карри майсыз ит белән, мәсәлән, тавык ите белән әйбәт бара.

 
Испания 
Чи яшелчә белән туклану. Испан кызлары күп итеп яшелчә ашарга яраталар. Пешмәгән яшелчәдә кало­рияләр бик аз була. Мае да юк, витаминнары да күп. 
Киңәш: туклыклы матдәләр кыт-лыгы башланмас өчен ярма ризыклары, йогуртлар да ашарга онытма.
Бездә катык инде ул. 

 
Голландия 
Педаль әйләндер! Голланд кыз-лары артык авырлыкны велосипед ярдәмендә киметә. Велосипедта акрын тизлектә берәр сәгать йөреп кайту да 380 килокалорийны
ян­­дыра. 
Киңәш: көн саен велосипедта йөргән кешеләр сирәгрәк авырыйлар.

 
Греция 
Зәйтүн мае. Тәза яшелчә-җимеш, сөт ризыклары, балык, аз-маз гына ит – менә шушы инде греклар табынында. Зәйтүн мае да шушы исемлектә. Зәйтүн мае тәнгә үргән майны яндыра, калорияләрне эшләтә. Кандагы шикәрне дә киметә.
Киңәш: ризык әзерләгәндә зәйтүн, йә рапс мае файдалан.

 
Кытай 
Яшел чәй. Кытайлар ярата торган яшел чәй ярдәмендә бик тиз ябыгырга мөмкин. Яшел чәй составындагы матдәләр тәнне җылытып җибәрә, шуңа күрә калорияләр сарыф ителә.
Киңәш: су кайнап чыккач, берка­дәр сүрелсен. Ике минуттан соң гына суны чәй өстенә кой. Өч минут пешсен чәең.

Сезнең фикер

Загрузка..
Загрузка..
Казан шәһәре Совет районы буенча Россия Пенсия фонды идарәсенең матбугат чаралары белән элемтәләр урнаштыру бүлеге белгече
ТР кеше хокуклары буенча вәкаләтле вәкил
Кукмара районы Камышлы авылы имам-хатыйбы
Татарстан Республикасының Этил спирты һәм алкогольле продукция җитештерүне, әйләнештә йөртүне, сыйфатын дәүләт тикшерүен тәэмин итү һәм кулланучылар хокукларын яклау буенча дәүләт инспекциясенең Казан бүлеге җитәкчесе.
Врач-кардиолог, терапевт, кандидат медицинских наук
Intertat
Татар-информ
Татмедиа
16+
Сделано в iCC Design Group
www.icc-otk.com