Хатын-кызлар өчен татар телендә
бердәнбер әдәби-нәфис журнал
1913 елда чыга башлады
1926–1991 елларда «Азат хатын»

Битлекләр

03 марта 2017
743 карау
Лимонлы-аксымлы битлек. Йомырка агына 1 чәй кашыгы лимон согы салып бутыйбыз һәм барлыкка
килгән катнашманы биткә сөртәбез. 10-15 минут үткәч, аны юып алабыз. Юу өчен җылымса су кирәк. Битне салфетка белән корыту мәслихәт.

Балан битлеге. Әгәр дә йөзегез ялкынсынса, кызарса, баланнан ясалган битлек кулланыгыз. Моның өчен баланнан җылымса ботка ясарга һәм биткә сөртеп, 10-15 минут тотарга кирәк.

Алма битлеге. Ул түбәндәгечә ясала.
1 аш кашыгы алма пюресенә 1 аш кашыгы кайнатылган зәйтүн мае кушыгыз. Үсемлек маеның “Экстра” классыннан булуы зарур. Аларны бергә болгатыгыз да битегезгә, муенга, күкрәк турысына сөртегез. 20 минуттан соң юып алыгыз.
Мондый битлекне яшел йөзем җимеше пюресеннән да ясап була. Шулай ук составларында минераль һәм эфир майлары, фермент, витаминнар кергән әзер дымландыру битлекләре дә куллана аласыз. Күз төп­ләрендә вак җыерчыклар барлыкка килгән очракта, җимеш кислоталары кергән матдәләр яңа күзәнәкләр үсүен тизләтә. Тиредәге пигмент тапларын да бетерә. Тире шома һәм йомшак булып кала.

Катнаш комбинацияләрдән торган пигмент таплы тире өчен аксымлы-пергидрольле битлек тәкъдим ителә.
1 йомырка агына 6% лы 20-30 тамчы водород перекисе тамызыгыз һәм биткә сөртеп, 10 минут тотыгыз. Әмма күзгә эләгүдән сак булыгыз.
 
Тонус түбән булганда, бигрәк тә зур шәһәрләрдә яшәүче хатын-кызлар өчен, косметологлар С ви­таминлы битлекләр һәм кремнар тәкъдим итә. Болар тирегә яшәү көче бирә, битнең төсен яхшырта, аңа яктылык өсти.

Битлекне җылы пар ванналарыннан соң эшләсәң, тагын да әйбәтрәк. Махсус скраб составлы кремнар да бик файдалы. Ләкин аны битегез чиста, үлекле бетчәләр булмаган очракта гына кулланырга була.
Бетчәләрне сытарга ярамый, чөнки ул урынга инфекция кереп, бөтен биткә таралуы ихтимал. Әгәр дә битегездәге бетчә, сыткы кечкенә булса, аңа төнгелеккә антибиотик мазь сөртергә мөмкин. Мәсәлән, эритромицин мазе. Ә инде зур, һәрвакыт эренләп торган бетчәләргә кул тидермәгез, бу очракта табиб-дерматологка мөрәҗәгать итүегез сорала. 20 яшьтән соң да бетчәләрегез бетмәсә, бу ниндидер авыру барлыгына ишарә итә. Әйтик, ашказаны, җенси органнардагы авырулар...
Яшегез 35 тән артса, һәм бит тиресенең начарлануын сизәсез икән (мәсәлән, коры тиренең тагын да коруы, катнаш комбинацияле тиренең артык майлануы, биттә төрле җыерчыклар барлыкка килү), димәк сезнең тирегез стресс кичерә, аңа ашыгыч ярдәм зарур. Тире, алда әйткәнебезчә, аерым тәрбия сорый. Салкын, төтен, кояш тәэсирендә тиредә агулы матдәләр барлыкка килә. Нәтиҗәдә, кеше вакытыннан алда картая. Кагыйдә буларак, бөтен саклаучы кремнарга да А һәм С вита­миннары керә. Дымландырылмаган тире тонык һәм төссез күренә. Ә менә тәрбия күргән тире искиткеч матур, шома. Битне дымландыру өчен җиләк-җимеш күбегеннән ясалган кремнар куллану отышлы. Шуның белән бергә, кышкы салкын һавада су кристаллары битнең исән күзәнәкләрен яраларга, кызартырга да мөмкин.
Наталия СКУГОРЕВА, косметолог.

Сезнең фикер

Загрузка..
Загрузка..
Казан шәһәре Совет районы буенча Россия Пенсия фонды идарәсенең матбугат чаралары белән элемтәләр урнаштыру бүлеге белгече
ТР кеше хокуклары буенча вәкаләтле вәкил
Кукмара районы Камышлы авылы имам-хатыйбы
Татарстан Республикасының Этил спирты һәм алкогольле продукция җитештерүне, әйләнештә йөртүне, сыйфатын дәүләт тикшерүен тәэмин итү һәм кулланучылар хокукларын яклау буенча дәүләт инспекциясенең Казан бүлеге җитәкчесе.
Врач-кардиолог, терапевт, кандидат медицинских наук
Intertat
Татар-информ
Татмедиа
16+
Сделано в iCC Design Group
www.icc-otk.com