Хатын-кызлар өчен татар телендә
бердәнбер әдәби-нәфис журнал
1913 елда чыга башлады
1926–1991 елларда «Азат хатын»
Баш битХатын-кыз галәмеМатур булыйк → ​Битлек киегез!

​Битлек киегез!

10 февраля 2016
1106 карау
Косметологлар фикеренчә, җиләк-җимеш кислотасы тән тиресен яшь һәм матур итеп сакларга ярдәм итә. Шуңа књрә җиләк-җимеш һәм яшелчәдән ясалган битлекләр алыштыргысыз дәрәҗәдә файдалы санала. Әмма мондый битлекне кулланыр алдыннан һәркем үз тән тиресенең үзенчәлекләре турында ныклап белергә тиеш.
 

Күзәнәкләр киңәюдән

«Синьор помидор». Иң элек чиста итеп юылган биткә помидор кисәге ышкыгыз. Аннары ваклап туралган ярты помидорга 2 аш кашыгы эрем­чек салып болгатыгыз. Барлыкка килгән боламыкны биткә ягып 15-20 минут тотыгыз да, башта җылы, аннан салкын су белән юыгыз.

«Урман» битлеге. 2-3 аш кашыгы җир җиләгенә 1 йомырка агы, ярты чәй кашыгы њсемлек мае кушып туглагыз. Боламыкны ягып 15 минут тотканнан соң, битне җылы су белән юыгыз


Җыерчыкланудан 

Кавын «симфониясе». 3-4 аш кашыгы кавын йомшагын чәнечке белән изгәләп боламык ясагыз. Шуңа 1 чәй кашыгы бал һәм 1 чәй кашыгы каймак кушып болгатыгыз. Катнашманы биткә ягып 15-20 минут тотыгыз, ә аннары җылы су белән юыгыз.

Яшел битлек. Урталай кискәләнгән виноградны биткә һәм муенга яхшылап ышкыгыз. Битлекнең беренче катламы кипкәч — икенче тапкыр, инде анысы да кипкәч, өченче тапкыр ышкыгыз.  Аннан соң җылы су белән юыгыз. Мондый битлекне 15 көн дәвамында ясагач, нәтиҗәсе сөендерәчәк. 


Майланудан

Шәмәхә битлек. Карлыганны чәнечке белән изгәләп боламык ясагыз да, согына мамык кисәген манчып, биткә сөртегез. Ә калган боламыкны салфеткага тигезләп ягып, биткә каплагыз. Егерме минут узгач, битне салкын су белән юыгыз.

Кыяр кершәне. Чәнечке белән изгәләнгән 3 аш кашыгы кыяр йомшагына 1 аш кашыгы он кушып болгатыгыз. Шул катнашманы биткә ягып, салфетка белән каплагыз. Егерме минуттан соң битне җылы су белән юып куегыз.

Кубакланудан җиләк скрабы. Яхшылап изгәләнгән 3 бакча җиләгенә 1 чәй кашыгы бал кушып болгатыгыз. Катнашманы биткә ягып 10 минут тотканнан соң, бармак очлары белән куптаргалаган рәвештәге хәрәкәтләр ясый-ясый, 1 минут массажлагыз. Аннан мамыкны салкынча сөткә манчып битлекне сөртегез. Ахырдан битне салкын су белән юып алыгыз.

Кура җиләге. Коры бит тиресе өчен 6-7 изгәләнгән кура җиләгенә 1 чәй кашыгы бал салып болгатыгыз. Ә майлы тире өчен җиләккә 1 йомырка агы кушыгыз. Катнашманы биткә ягып 15-20 минут тотканнан соң, җылы су белән юып алыгыз.


Пигмент тапларыннан

Петрушка. Вак итеп туралган 5-6 петрушка сабакчыгына 2 чәй кашыгы каймак һәм берничә тамчы яңа сыгып ясалган әфлисун согы салып болгатыгыз. Барлыкка килгән катнашманы биткә ягып 15 минут тоткач, җылы су белән юып алыгыз.

Лимонадлы. Яңа сыгып ясалган 3 аш кашыгы лимон согына 2 аш кашыгы минераль су кушыгыз да, шул катнашманы, мамыкны манчый-манчый, 3 минут дәвамында биткә сөртегез.

фото: http://pixabay.com

Сезнең фикер

Загрузка..
Загрузка..
ТР кеше хокуклары буенча вәкаләтле вәкил
Матбугат чаралары белән элемтәләр урнаштыру булеге белгече
Кукмара районы Камышлы авылы имам-хатыйбы
Татарстан Республикасының Этил спирты һәм алкогольле продукция җитештерүне, әйләнештә йөртүне, сыйфатын дәүләт тикшерүен тәэмин итү һәм кулланучылар хокукларын яклау буенча дәүләт инспекциясенең Казан бүлеге җитәкчесе.
Врач-кардиолог, терапевт, кандидат медицинских наук
Intertat
Татар-информ
Татмедиа
16+
Сделано в iCC Design Group
www.icc-otk.com