Хатын-кызлар өчен татар телендә
бердәнбер әдәби-нәфис журнал
1913 елда чыга башлады
1926–1991 елларда «Азат хатын»
Баш битХатын-кыз галәмеМатур булыйк → Детальләр стильне булдыра

Детальләр стильне булдыра

21 ноября 2014
2661 карау
Бүгенге көндә моданы итальяннар тудыра дисәк, берәү дә каршы килмәс. Италиянең һавасына кадәр сәнгать, мәдәният, дәверләр сулышы белән сугарылган. Дөньяның иң күренекле рәссамнары тиккәме нәкъ менә Италиядә туып-үскән?! Бу сихерле илдә дөньяга кил дә, зәвыксыз бул, имеш! Зәвык хисе монда ана сөте белән үк тәрбияләнә. Кызганыч, шушы ук сүзләрне үзебезнең кырыс чынбарлыкка карата әйтеп булмый. Тик, шулай да, бездә дә мода «акулалары» белән янәшә торырлык талантлы дизайнерлар бар.


Ноябрь – елның үтә дә җитди бер ае: үтеп баручы елга акрынлап йомгак ясала, кемдер киләсе елның бюджетын барлый башлый. Алда торган салкын кышка үз кагыйдә-ләрен тагучы кара көз, гадәттә, кырыс була, ә кайчакта пафослы да булгалый. Көзге мода тышкы кыяфәткә карата күбесенчә консерватив караш таләп итә. Әмма бу бәйрәмнәр булмый дигән сүз түгел. Алар бар һәм булачак.
Рөстәм Исхаков белән очрашып сөйләшүне алдан уйлап куйдым дисәм, дөрес үк булмас. Бу очрашуга нәкъ менә көз этәрде мине. Аның коллекцияләрендә көзге табигатькә хас классика өстенлек итә. Әйе, бу – күз камашырлык җете төсләрне җыйган җәй түгел, ансат кына күңелле матур ансамбль төзи алмыйсың. Классикада бер ялгыш деталь дә булырга тиеш түгел. Классика – ашык-пошык эшләгәнне сөйми, ул – җитдилек, ул – олпатлылык. Менә шундый нәзберек «ханым»га хезмәт итә дә инде дизайнер Рөстәм Исхаков.

- Рөстәм, безнең укучыларыбыз синең иҗатың белән таныш инде. Ә менә якыннарың турында беркем бернәрсә дә белми. Иҗатка сәләтең кемнән йоккан?
- Мин, бик күпләр кебек үк, элекке Советлар Союзында туып-үстем. Әнием – гап-гади авыл кызы, гомере буе «КамАЗ»ның удар төзелешләрендә эшләде, шуннан лаеклы ялга чыкты. Тумышыбыз белән без Кукмара якларыннан. Әнием хәзер шунда яши. Пенсиягә чыккач, буш вакыты күбәйде дә үз бизнесын ачып җибәрде (көлә) – төрле әйберләр бәйләп, шуларны арзан гына хакка дус-ишкә, туган-тумачага сата.

- Димәк, иҗатка сәләтең әниеңнән килә?
- Шулай килеп чыга шул. Туган көнем белән котлап, шигырь дә язган әле миңа әни. Шулкадәр тәэсирләндем. Гомере буе авыр эштә эшләгән, бер бөртек бәхет күрмәгән, үзен тулысы белән баласына багышлаган хатын картлык көнендә шигырь яза башлар дип кем уйлаган?! Әнием мине ялгызы тәрбияләде, көне-төне икешәр смена заводта эшләде. Мине беркем дә карап-күзәтеп тормады. Әллә ниткән түгәрәкләрдә шөгыльләнмәдем, бөтенесен дә үз куллары белән ясарга яраткан гап-гади малай идем. Уйнаган уеннарым да тыныч уеннар иде, сугышып, кеше кыйнап йөрмәдем. Кеч­кенәдән үк рәсем ясарга, сыннар әвәләргә яратсам да, укырга әвәсле­гем булмады. Шулай берчакны мәктәп журналындагы билгеләремне күреп, әнием елап җибәрде. Бу минем өчен бик зур тетрәнү булды. Аның күз яшьләре йөрәгемне телгәләде. Мин, әниемнең елаганын күрмәс өчен теләсә нәрсә эшләргә риза идем. Хәзер дә хатын-кызның күз яшен күтәрә алмыйм. 
Мин «өчле»гә укыдым. Теманы белмәсәм, башка классташларым кебек кемнәндер күчермәдем, укытучыга буш дәфтәремне бирә идем. Ничек кирәк – алай укып чыгып, мин, дөресен генә әйткәндә, мәктәптән качтым: Чаллыдагы сәнгать училищесына укырга кердем. Анда укыган чаклар күңелемдә матур хатирә булып саклана. Сәнгать училищесында әкияти мохит хөкем сөрә иде, бөтенебез дә иҗат белән яшәүчеләр идек.
Югары курсларда укыганда модельер булырга карар кылдым. Үземне училищеда ачтым, үземә нәрсә ошаганын ачыкладым һәм мин үз кулларым белән эшләгән эштән тәм табам. 
Мин «иске карашлы» кеше, буяу исен яратам, карандашлар очлыйм, әлегә кадәр рәсемнәрне кулдан ясыйм. Яңа уйлап табылган нәрсәләрне «җенем» сөйми, төрле гаджетларны кулланмыйм. Иҗади эш ул минем өчен кул белән эшләү, эскизлар кулдан ясалырга тиеш.

- Рөстәм, мин синең эшләреңдә бер даимилеккә игътибар итәм – син гел трикотаж белән эш итәсең? Бу тукыма үтә дә «мәкерле» нәрсә бит.
- Әйе, әле студент вакытта ук мин аны яраттым, аның затлы тукыма булуын аңладым. Аның белән эшли белсәң, әлбәттә. Икенче курста укыганда ук «Илдан-Лик»та эшли башладым. Бер генә детальне дә күз уңын­нан ычкындырмаска тырыша идем. Башымда барысын да тупладым: силуэтлар, баш киемнәре, трикотаж, киң читле эшләпәләр һәм башкалар.
Үз коллекциямне булдырып, конкурста катнаштым һәм беренче урынны яуладым. Менә шуннан китте дә инде һәм хәзер минем аңа булган мәхәббәтем мәңгелек.

- Зифа буйлы яшь кызларга нинди кием кисә дә, килешә. Урта яшьтәге ханымнар ничек киенергә тиеш? 
- Мин сүзнең ни хакында барганын аңладым. Бер нәрсәне һич кенә аңлап бетерә алмыйм. Хатын-кызлар еш кына вакытның узуын һәм үзеңне бүгенге көндә ничек бар шулай яратырга кирәген әллә аңламый, әллә теләми. Бернинди спорт заллары, бернинди дә диета 20 яшьлек чагыңны кире кайтармаячак, син хәзер бүтән һәм шуның белән шул. Син тәҗрибәле, синең карашың бүтән, син өлкәнәйдең һәм акыл тупладың, син тормышны аңлыйсың!
40 яшьлек ханымның кунычы бот төбенә җиткән итекләрдән, кыска итәктән йөрүе гайре табигый. Ул бу киемнәрдән бик көлке күренеп кенә калмый, олырак та тоела. Киемдәге йомшак формалар, аеруча классик стильдә, хатын-кызга күркәмлек өсти. Яшьрәк күренәсегез килсә, спорт стилен сайлагыз. Стильне детальләр барлыкка китерә.
Минем бүгенге көндә иң беренче максатым – кешеләрне позитив дулкынга көйләү.

- Хатын-кызларга берничә киңәш тә бирсәгез иде.
- Эш урыныгызда төрле төсле һәм төрле фактуралы берничә яулык һәм палантин тотыгыз. Мондый әйберләр сезне теләсә кайсы очракта коткарып калачак. Бер генә артык детале дә булмаган эшлекле костюмны ачык төстәге палантин белән бизәп җибәреп, сез стильле һәм заманча күренерсез.
Шул ук вакытта төсләрнең үзара ярашуын да истән чыгармагыз. Буй-буй юллы классик костюм кигән ханым муенына алсу төстәге шарф бәйләп куйса, бик көлке күренәчәк. Көлсу костюмнарга энҗе белән чигелгән аксыл төстәге шарфлар килешә, кара төстәге киемне бер генә төсле әйбер белән ачып җибәрергә мөмкин. Өстегездә зәңгәр төстәге җитди костюм һәм ачык төсле блузка булса, муеныгызга алсу палантин урый аласыз. 

- Син дизайнер гына түгел, психолог та икәнсең.
- Килешәм. Шундый очраклар да була: кемдер безгә киемне киеп карарга дип килә. Ә үзенең ярсуы кыяфәтенә чыккан, күзендә яшен чаткылары, йөзенә карарлык түгел. Ачуын кемнән алырга белмәгәне күренеп тора. Шулай итеп, миңа кайчакларда «яшенүткәргеч» тә булырга туры килә. Аңлыйм, тормышта төрле хәлләр була. Хатын-кыз ул иң элек хис-тойгылар иясе. 
Берәр киемгә заказ бирергә килгән хатын-кызны өйрәнергә тырышам. Кешене өйрәнеп, мин аңа нәрсә кирәген беләчәкмен, кием аша аның эчке дөньясын ача алачакмын.
Хыялым – хатын-кызны, ничә яшьтә генә булса да, үз-үзе белән гармониядә яшәтү. Үзен, нинди булуына карамастан, яратсын. Хатын-кызлар, үзегезгә нәрсә ошаганын әйтүдән тартынмагыз.

Киңәш:
Хәзер җаның теләгән аксессуарны сатып алырга була. Әмма бары тик синдә генә булганын да уйлап табарга мөмкин.
Мәсәлән, «Тиссура» тукымалар салоныннан палантин тегү өчен берничә төрле затлы тукыма сатып алыгыз. Көз һәм кыш бәйләр өчен йомшак кәшемир һәм йон, ә яз һәм җәй өчен юка ефәк тукыма яхшы. 40 сантиметр тукыма кисәге сатып алып, читләрен бөктерегез дә, рәхәтләнеп бәйләп йөрегез.
Яңа ел бәйрәме дә якынлаша. Бәйрәмгә киеп барасы күлмәкне дә кайгырта башлар вакыт. Шул ук салонда тукымалар искиткеч күп. Алар Англия, Австрия, Бельгия, Италия, Франция, Швейцариядә җитештерелгән. Дөньядагы иң гүзәл хатын-кыз булыгыз! 

Сезнең фикер

Загрузка..
Загрузка..
Казан шәһәре Совет районы буенча Россия Пенсия фонды идарәсенең матбугат чаралары белән элемтәләр урнаштыру бүлеге белгече
ТР кеше хокуклары буенча вәкаләтле вәкил
Кукмара районы Камышлы авылы имам-хатыйбы
Татарстан Республикасының Этил спирты һәм алкогольле продукция җитештерүне, әйләнештә йөртүне, сыйфатын дәүләт тикшерүен тәэмин итү һәм кулланучылар хокукларын яклау буенча дәүләт инспекциясенең Казан бүлеге җитәкчесе.
Врач-кардиолог, терапевт, кандидат медицинских наук
Intertat
Татар-информ
Татмедиа
16+
Сделано в iCC Design Group
www.icc-otk.com