Хатын-кызлар өчен татар телендә
бердәнбер әдәби-нәфис журнал
1913 елда чыга башлады
1926–1991 елларда «Азат хатын»

Май, 2018

09 апреля 2018
173 карау
Кучкар. Компромисска һәм килешүләргә барырга туры киләчәк. Үз фикерегездә нык торам дисез икән, йә эшегез, йә дусларыгыз белән хушлашырга туры килмәгәе. Киреләнердән элек, вазгыятькә икенче яктан карагыз.

Үгезбозау. Берникадәр таркаулыктан интегерсез. Мондый хәлдә язмыш биргән мөмкинлекләрне дә абайламый калуыгыз бар. Йолдызбагарлар хыялларга бирелмичә, бүгенге көнне уйларга киңәш итә.

Игезәкләр. Вакыйгаларга бай ай. Моңарчы хәл ителми калган мәсьәләләр баш калкытачак. Бу ай барлык кирәкмәгән нәрсәләрдән арыну өчен яхшы вакыт: кирәкмәгән киемнән, күңелне борчыган уйлар, яман гадәтләрдән...

Кысла. Кайчандыр кылган хатаны төзәтеп, киләчәкне бераз үзгәртү форсаты чыгар. Мөгаен, бу ай тормышыгызның иң уңай чоры булмас. Тагын бер мөһим киңәш: хисләрегезне яшермәскә тырышыгыз.

Арыслан. Тормышыгызда тотрыклылык һәм гармония хөкем сөрер. Бу айда барысы да кирәгенчә барачак. Сизгерлек бар сездә. Йөрәгегезне тыңласагыз, ялгышмассыз. 

Сөмбелә. Язмыш ханым сезнең белән дуслашмакчы, күрәсең. Бик уңышлы ай. Әмма вак-төяк нәрсәләргә көчегезне һәм вакытыгызны исраф итеп, уңышны качырырга да озак түгел.

Бизмән. Уңыш тавының түбәсендә торасыз, шуны  абайлыйсыз микән? Үзегездә таулар күчерерлек көч барлыгына инанырсыз. Кызып китә торган гадәтегез бар, холкыгызны йөгәнләргә кирәк, югыйсә якын дустыгызны югалтырсыз.

Чаян. Тормышыгызның ак юлына килеп кердегез. Иҗади, юмарт, киң күңелле Чаяннарга язмыш бигрәк тә хәерхаһлы.  Ниндидер файдалы бер эш килеп чыгар. Алай да үз көчегезне дөрес бәяли күрегез. 

Укчы. Хезмәтегезнең татлы җимешен татырсыз. Бу матди керем генә түгел, абруегызның да артуы булыр. Эш дип,  кайчак гаиләгезне дә онытучансыз, боларны бизмәнгә салырга туры килмәгәе.

Кәҗәмөгез. Мәшәкатьле, әмма уңышлы ай. Уңышның нигезендә хезмәт сөючәнлегегез һәм җитезлегегез ята.  Үзегезгә карата хөрмәт тоярсыз. Якыннарыгызның берәрсе зур уңышы белән сөендерер. 

Сукояр. Айның беренче яртысы зур әйберләр сатып алу, ниндидер килешү төзү яки мөһим эшләргә алыну өчен бик яхшы вакыт. Бу айда башланган танышлык зур дуслыкка әверелер. Йолдызлар сезнең яклы.

Балык. Уңышны койрыгыннан эләктерә торган ай бу. Язмыш сезгә бик күп мөмкинлекләр ача. Аның фәрманы белән гел нәкъ кирәкле вакытта кирәкле урында булырсыз. 

Сезнең фикер

Загрузка..
Загрузка..
ТР кеше хокуклары буенча вәкаләтле вәкил
Россия Федерациясе Пенсия фондының Казан шәһәре Совет районы буенча матбугат чаралары белән элемтәләр урнаштыру бүлеге баш белгече
Кукмара районы Камышлы авылы имам-хатыйбы
Татарстан Республикасының Этил спирты һәм алкогольле продукция җитештерүне, әйләнештә йөртүне, сыйфатын дәүләт тикшерүен тәэмин итү һәм кулланучылар хокукларын яклау буенча дәүләт инспекциясенең Казан бүлеге җитәкчесе.
Врач-кардиолог, терапевт, кандидат медицинских наук
Intertat
Татар-информ
Татмедиа
16+
Сделано в iCC Design Group
www.icc-otk.com