Хатын-кызлар өчен татар телендә
бердәнбер әдәби-нәфис журнал
1913 елда чыга башлады
1926–1991 елларда «Азат хатын»

Март, 2018

09 февраля 2018
644 карау
Кучкар. Уй-фикерләрегезне тагын бер кат анализларга туры килердер.  Гомумән алганда, ай уңышлы. Иң мөһиме: энергиягезне булмаган проблемаларны чишүгә сарыф итмәгез һәм хыялга бирелүдән сакланыгыз. 
 
Үгезбозау. Айның беренче яртысы шактый ыгы-зыгылы, мәшәкатьле булыр. Шул ук вакытта көч-куәтегезнең дә артуын тоярсыз. Үз максатыгызга ирешү өчен зур көч куярга туры килер. Аның каруы, тырышлыкның нәтиҗәсе озак көттермәс.
 
Игезәкләр. Нинди генә эшкә алынсагыз да, тиз һәм җиңел хәл итәрсез. Креатив һәм оригиналь идеяләргә чумарсыз. Әгәр дә аларны тормышка ашырсагыз, финанс ягыгыз шактый ныгыр. Айның беренче яртысында күңелле вакыйгалар көтелә.
 
Кысла. Хәл итәсе мәсьәләләр шактый. Уңышка ирешү түземлегегезгә бәйле. Кыенлыклардан курыкмагыз. Март аенда планеталарның тезелеше сезнең файдага, барысын да көткәннән дә яхшырак итеп башкарырсыз. 
 
Арыслан. Таулар күчерерлек тәвәккәллек сездә. Нәкъ менә шушы сыйфатыгыз куйган максатларга җиңел генә ирешергә булышачак та. Планеталарның уңышлы тезелүе яңа эшләргә әйдәр. 
 
Сөмбелә. Күп мөмкинлекләр, һөнәри үсеш белән каршы алырсыз бу айны. Хыялларыгызны, ниятләрегезне чын итәр форсат чыгар. Бу ай яңа эшкә өйрәнү, яңа белем үзләштерү өчен дә яхшы вакыт. Күңел сизгерлегегез гаҗәеп.
 
Бизмән. Тормышыгызга тынычлык һәм гармония хуҗа. Айның беренче яртысында яхшы хәбәр алырсыз. Бу исә күңел күтәренкелеге, көч өстәр. Финанс ягы да куандырыр, күптән хыялланып йөргән берәр әйбер сатып алу ихтималы зур. 
 
Чаян. Гадәти мәшәкатьләр белән мәшгуль булырсыз. Яңа эшләр көтелми. Алай да күптәнге танышыгыз яки туганыгыз белән күрешү ихтималы бар. Иҗат эшчәнлеге белән шөгыльләнүчеләргә бераз ял итеп алырга кирәк. Алдан план корып яши белүегез финанс ягыгызны җайларга бик булышачак. 
 
Укчы. Тормышның кискен борылышларына әзер торыгыз. Үзегезне басып торган җаваплылыктан, сезне файдаланырга гына торучы танышлардан арынырсыз. Сезнең өчен тормышның яңа этабы башлана. 
 
Кәҗәмөгез. Бәхет йолдызыгыз кабынган ай бу. Нинди эшкә алынсагыз да, илаһи көчнең ярдәмен тоярсыз. Моңарчы тотынырга куркып торган теләсә кайсы мәсьәләне кузгата аласыз, барысы да җиңел генә хәл ителәчәк. 
 
Сукояр. Кызык вакыйгаларга бай булып истә калыр бу ай. Сезне алыштырып куйганнар диярсең, күңел күтәренкелеге, тырышлык бөтереп алыр. Бәхетегезгә таба беренче адым ясаганыгызны үзегез тоясыз микән? Моңарчы йоклап яткан сәләтегез уяныр. 
 
Балык. Тормышыгызны җайлау белән мәшгуль булырсыз. Яңа эшкә урнашу ихтималы бар. Планеталарның торышы сезнең өчен бик уңышлы.  Кәефегез дә яхшы булыр, сәламәтлегегез дә. Ай башында җитди сынаулар, зур мәшәкатьләр көтелми. 
 
 
 
 
 
 

Сезнең фикер

Загрузка..
Загрузка..
Казан шәһәре Совет районы буенча Россия Пенсия фонды идарәсенең матбугат чаралары белән элемтәләр урнаштыру бүлеге белгече
ТР кеше хокуклары буенча вәкаләтле вәкил
Кукмара районы Камышлы авылы имам-хатыйбы
Татарстан Республикасының Этил спирты һәм алкогольле продукция җитештерүне, әйләнештә йөртүне, сыйфатын дәүләт тикшерүен тәэмин итү һәм кулланучылар хокукларын яклау буенча дәүләт инспекциясенең Казан бүлеге җитәкчесе.
Врач-кардиолог, терапевт, кандидат медицинских наук
Intertat
Татар-информ
Татмедиа
16+
Сделано в iCC Design Group
www.icc-otk.com