Хатын-кызлар өчен татар телендә
бердәнбер әдәби-нәфис журнал
1913 елда чыга башлады
1926–1991 елларда «Азат хатын»

Февраль, 2017

17 января 2018
371 карау
Кучкар. Иркенәергә ирек булмас, әмма мәшәкатьләрегез күңелле мәшәкатьләр. Бу ай элеккеләреннән уңышлырак булыр, ниятләрегезне тормышка ашырырга җай чыгар. Акчаны юкка сарыф итмәгез, зур әйберләр алмый торыгыз.

Үгезбозау. Белемегезне, рухи дөньягызны баету өчен яхшы вакыт. Акчаны таба да, дөрес итеп тота да белерсез. Бу айда сатып алынган әйбрләр озак хезмәт итәчәк. Ай ахырында бераз киеренкелек булуы мөмкин, кемгәдер ярдәмегез кирәк булыр. 

Игезәкләр. Тормышыгыз күңелле вакыйгаларга бай булыр. Максатларыгызга ирешү тирә-юньдәгергә бәйле. Бу сезнең өчен яхшырак та әле, чөнки әлеге йолдызлыкта туганнарга күп очракта тәвәккәллек җитеп бетми, якыннарыгыз сезгә көч биреп, алга этәреп торачак.

Кысла. Айның беренче яртысы мәшәкатьлерәк булыр. Күп нәрсә ачуыгызны китерер. Шуңа да үзегезне кулда тоту, юк-барга игътибар итмәскә өйрәнү бик тә мөһим. Аның каруы айның икенче яртысы сөендерер. Күптәнге әҗәтегезне кайтарып алырсыз яисә көтелмәгән керем булыр. 

Арыслан. Тормышыгызны авырайткан нәрсәләрдән котылырсыз. Иңегездә канатлар тойгандай булырсыз. Күңел күтәренкелеге эшегездә дә чагылмый калмас. Алдыгызда яңа мөмкинлекләр ачылыр, яңа дуслар барлыкка килер. 

Сөмбелә. Яхшы үзгәрешләр, уңай борылышлар ае. Бар көчегезне бер йодрыкка туплап, алга барыгыз. Язмыш сезгә күңелле сюрпризлар әзерли. Идеяләрегездән баш тартмагыз, алар сезгә уңыш китерер. Уңышка ирешү өчен үзегезгә дә тырышырга туры килер.

Бизмән. Киң офыклар ае. Ниятләр чын була торган ай. Идеяләр ташкыны бөтереп алыр. Беренче адымны гына  ясавы авыррак, аннары бар да үзеннән үзе тәгәрәячәк – сездән бары тәвәккәллек кенә сорала. 

Чаян. Перспективалы башлангычлар, тормышны башка юнәлешкә борып җибәрердәй үзгәрешләр көтелә. Түземле булыгыз, үз җае белән бар да рәткә салыныр. Бу үзгәрешләрне язмышның бүләге дип кабул итегез, сез дөрес юлда.

Укчы. Яңалыкларга әзер торыгыз. Әгәр дә үз ярыгызны тапмаган булсагыз, менә хәзер табачаксыз. Тормышыгыздагы кара полоса тәмамланып, ак полоса башлана. Үзгәрешләр үз көчегезгә ышаныч, ныклык та алып киләчәк. 

Кәҗәмөгез. Уңыш ае. Күп кенә хыялларыгыз нәкъ шушы айда чынга ашар. Тормышыгызда үзгәрешләр булыр. Барысын да үзләре хәл итәргә күнеккән «кәҗәмөгез»ләр үзгәрешләрне өнәмәсә дә, алар сезнең файдага. 

Сукояр. Теләсә нинди мәсьәләне җиңел генә чишә алырсыз. Бу сәләтегезгә үзегез үк гаҗәпләнерсез хәтта. Сәләтегезне күрсәтү, абруй казану өчен җай чыгар. Өстәмә акча чыганагы барлыкка килер. Бу чыганакның иҗатка бәйле булуы ихтимал.

Балык. Тормышыгызны яхшыга үзгәртү өчен кулай чор. Мөмкинлекләре дә чыгарга тора. Эш алыштырырга, яңа эш башларга теләүчеләргә шушы айда активрак буларга киңәш итә йолдызлар. 

Сезнең фикер

Загрузка..
Загрузка..
Казан шәһәре Совет районы буенча Россия Пенсия фонды идарәсенең матбугат чаралары белән элемтәләр урнаштыру бүлеге белгече
ТР кеше хокуклары буенча вәкаләтле вәкил
Кукмара районы Камышлы авылы имам-хатыйбы
Татарстан Республикасының Этил спирты һәм алкогольле продукция җитештерүне, әйләнештә йөртүне, сыйфатын дәүләт тикшерүен тәэмин итү һәм кулланучылар хокукларын яклау буенча дәүләт инспекциясенең Казан бүлеге җитәкчесе.
Врач-кардиолог, терапевт, кандидат медицинских наук
Intertat
Татар-информ
Татмедиа
16+
Сделано в iCC Design Group
www.icc-otk.com