Хатын-кызлар өчен татар телендә
бердәнбер әдәби-нәфис журнал
1913 елда чыга башлады
1926–1991 елларда «Азат хатын»

Август, 2017

17 июля 2017
444 карау
Кучкар. Вакыйгалар үзәгендә булырсыз. Игътибар юклыктан да зарлана алмыйсыз. Ай дәвамында янәшәгездә яхшы кешеләр генә йөрер, күңелегез тулы шатлык-сөенеч булыр. Таулар күчерердәй энергия ташкыны якынлаша. 

Үгезбозау. Тормышыгызда җете бизәкләр, күңел күтәренкелеге, зур хисләр көтелә. Үзегезне аллы-гөлле куласага утыргандай тоярсыз, бер күңелле вакыйга икенчесен алыштырып кына торачак. Яңа сәләтләр ачыла торган ай.

Игезәкләр. Хисләр ташкыны бөтереп алыр. Үз-үзегезне ныклы контрольдә тотарга туры килмәгәе, ул хисләргә артык ирек бирмәгез. Тормышны төптән үзгәртер вакыт түгел, әлегә сабыр итегез. Азрак сөйләп, күбрәк тыңлагыз.

Кысла. Иртәгәсе көн өчен борчылмасагыз да була, бик тыныч, рәхәт чорга керәсез. Ниһаять, ашыкмый-кабаланмый, үз көегезгә генә яшәү мөмкинлеге туар. Күптән хыялланып йөргән теләгегезгә ирешерсез.

Арыслан. Ыгы-зыгылырак, әмма күңелле вакыйгаларга, маҗараларга бай ай көтелә. Нәрсәгә генә тотынсагыз да, күңелегез рухи канәгатьлек кичерер. Гәрчә йолдызлар сезгә күбрәк ял итәргә, көчне артык туздырмаска киңәш итә.

Сөмбелә.  Организмны киеренкелектән арындыру өчен яхшы вакыт. Бу айда барысы да ничектер үзен­нән-үзе генә хәл ителә сыман тоелыр. Дуслык җеплә­ре күптән өзелгән дип йөргән кешегезне очратырсыз. 

Бизмән. Кәефегез шәп булыр. Марс планетасының тәэсире бу. Һәр эштә уңышка ирешә торган вакыт. Күптән башыгызда йөрткән планнарыгызны тормышка ашыруга, көтелмәгәнчә шөһрәт казанырсыз.

Чаян. Үзгәрешләр ае. Яшәү рәвешен, гадәтләрне, хәтта яшәү урынын да алыштырасыгыз килер. Мөһим карарлар кабул иткәндә күңелегезне тыңлагыз, эчке сизгерлегегез бик яхшы.

Укчы. Тормыш девизыгыз: «Бүгенге эшне иртәгә калдырма!» булсын. Бүгенге көнегезнең тәмен тоеп яшәргә тырышыгыз. Август урталарыннан җаныгызга нидер җитмәгән кебек тоелыр. Йолдызлар сезгә яңа шөгыль табарга киңәш итә.

Кәҗәмөгез. Энергиягезнең болай ташып торганын тагын кайчан тойдыгыз икән?! Башкаларны тоя, ишетә белү сәләтегез артачак. Кешеләр үзләре дә сезгә тартылачак. Кайчандыр бозылган араларны – җайлау, өзелгән җепләрне ялгар вакыт.

Сукояр. Уңышлы һәм эш күрсәтә торган вакыт. Эштә дә, гаиләдә дә мөнәсәбәтләр бик яхшы. Имеш-мимеш, хорафатларга игътибар итүдән туктагыз. Тормышы­гыз­га яңалыклар кертүдән курыкмагыз.

Балык. Тормыш кыйммәтләрен башкачарак бәяләрсез, өстенлекне башка нәрсәләргә бирергә кирәген аңларсыз. Яңача яши башлау теләге көчле. Гомерегез­дә беренче тапкыр диярлек, шәхси мәнфәгатегезне алгы планга куярга туры килер. 

Сезнең фикер

Загрузка..
Загрузка..
ТР кеше хокуклары буенча вәкаләтле вәкил
Россия Федерациясе Пенсия фондының Казан шәһәре Совет районы буенча матбугат чаралары белән элемтәләр урнаштыру бүлеге баш белгече
Кукмара районы Камышлы авылы имам-хатыйбы
Татарстан Республикасының Этил спирты һәм алкогольле продукция җитештерүне, әйләнештә йөртүне, сыйфатын дәүләт тикшерүен тәэмин итү һәм кулланучылар хокукларын яклау буенча дәүләт инспекциясенең Казан бүлеге җитәкчесе.
Врач-кардиолог, терапевт, кандидат медицинских наук
Intertat
Татар-информ
Татмедиа
16+
Сделано в iCC Design Group
www.icc-otk.com