Хатын-кызлар өчен татар телендә
бердәнбер әдәби-нәфис журнал
1913 елда чыга башлады
1926–1991 елларда «Азат хатын»

Июнь, 2016

03 июня 2016
863 карау
Кучкар. Вакыйгалар бик тиз алмашына. Тормыштагы үзгәрешләрне җиңелрәк кичерер өчен гаиләдәге мөнәсәбәтләрне ныгытыгыз. Ялкауланмасагыз, яңа мөмкинлекләрдән файдалана белсәгез,  уңыш казану өчен яхшы нигез булдырырсыз.

Үгезбозау. Гадәти генә эшләргә дә галәмәт зур көч түгәргә туры килер. Шуңа күрә бу айда катлаулы эшләргә алынмый торсагыз хәерле. Мәсьәләләрне минутында хәл итәргә омтылуыгыз, хәлне катлауандырачак кына. 

Игезәкләр. Күңелле яңалыклар көтелә. Үзегезне күрсәтү, уңышка ирешү өчен менә дигән вакыт. Экспериментлардан һәм яңа идеяләрегезне тормышка ашыра башлаудан курыкмагыз. Яңа эшкә күчү форсаты килеп чыгар.

Кысла. Хыялларыгыз чынга аша торган ай, ләкин бер шарты бар: чынга ашардайлары хакында гына хыялланыгыз. Эшегездә зур үзгәрешләр юк, бар да үз көенә бара. Әллә кайчаннан бирле төгәлли алмый торган мөһим эшкә нокта куярсыз.

Арыслан. Күңел бушлыгы тоярсыз. Кирәкмәгән артык йөктән арыну теләге туар. Плутон планетасының тәэсире бу. Фатирда гына түгел, уйларда да тәртип урнаштыру өчен яхшы вакыт. Хезмәттәшләрегезнең көнләшүен сизәрсез.

Сөмбелә. Рухи күтәренкелек ае. Бик күп яңалык ишетерсез,тормыштагы күп нәрсәләргә карата фикерегез үзгәрер. Яңа мөнәсәбәтләр кору, ярдәм сорау, юридик мәсьәләләрне хәл итү өчен бик кулай чор, файдаланып калыгыз.

Бизмән. Көч-куәтегез барысына да җитәрлек. Яңа эшләр башлау, якын көннәргә планнар кору өчен әйбәт вакыт. Кайчандыр аңламаган нәрсәләрнең асылына төшенерсез, күңел күзегез ачылыр.

Чаян. Шәп ай. Күңелегез бөтен, гаиләгездә татулык, рәхәтлек. Күптәннән күрешмәгән танышларыгыз белән очрашырсыз. Моңа кадәр ачылмаган сәләтегез ачылыр. Иҗат эше белән шөгыльләнүчеләргә уңыш елмаячак. 

Укчы. Мәшәкатьле вакыт. Тоткан юнәлешегезнең дөреслегенә шикләнерсез, фикер каршылыклары туар. Үзегезне кулда тотар өчен күп көч сарыф итәрсез. Бернинди яңа эш башламагыз, айны сабыр гына уздырып җибәрергә тырышыгыз.

Кәҗәмөгез. Барлык мәсьәләләр дә җиңел хәл ителә торган ай. Теләсә нинди катлаулы эшне дә ерып чыга алачаксыз. Башланып та, төгәлләнмәгән эшләр «калкып» чыгар. Көтелмәгән җирдән керем алу ихтималы бик зур.

Сукояр. Моңарчы ни теләгәннәрен белеп гомер иткән Сукоярларны икеле-микеле уйлар бимазалар – Плутон тәэсире. Көчегезне ниндидер бер яңа шөгыльгә юнәлтегез – уңышка ирешеп, өстәмә керем булдырырсыз. 

Балык. Ару-талчыгу үзен сиздерәчәк. Ял итү мөмкинлеген ычкындыра күрмәгез, сезгә бик тә кирәк ул хәзер. Бернинди дә яңа эшкә алынмагыз. Шәп тәкъдимнәрегез булса да, әлегә аларны белгертми торуыгыз хәерле.

Сезнең фикер

Загрузка..
Загрузка..
ТР кеше хокуклары буенча вәкаләтле вәкил
Россия Федерациясе Пенсия фондының Казан шәһәре Совет районы буенча матбугат чаралары белән элемтәләр урнаштыру бүлеге баш белгече
Кукмара районы Камышлы авылы имам-хатыйбы
Татарстан Республикасының Этил спирты һәм алкогольле продукция җитештерүне, әйләнештә йөртүне, сыйфатын дәүләт тикшерүен тәэмин итү һәм кулланучылар хокукларын яклау буенча дәүләт инспекциясенең Казан бүлеге җитәкчесе.
Врач-кардиолог, терапевт, кандидат медицинских наук
Intertat
Татар-информ
Татмедиа
16+
Сделано в iCC Design Group
www.icc-otk.com