Хатын-кызлар өчен татар телендә
бердәнбер әдәби-нәфис журнал
1913 елда чыга башлады
1926–1991 елларда «Азат хатын»

Май, 2016

04 мая 2016
1051 карау
Кучкар. Кеше сүзенә игътибар итмәскә тырышыгыз. Бу айда иң мөһиме – үз көчеңә ышану. Ә ул сезгә бик тә кирәк булачак. Эш белән бәйле кыенлыклар, четерекле мәсьәләләр килеп чыгу ихтималы бар. Йолдызбагарлар ашыкмаска киңәш итә. Нәрсәнең нәрсә икәнен вакыт үзе күрсәтәчәк.

Үгезбозау. Артык зур үзгәрешләр көтәргә кирәкми. Ниндидер  бер яңа нәрсәгә өйрәнү мөмкинлеге булыр, ул тормышны яңача күрергә булышыр. Эштә үзегезне күрсәтү өчен яхшы гына форсат чыгар.

Игезәкләр. Дәрәҗәгез, абруегыз күтәрелеп китәр. Моңа кадәр сезне санламый йөрүчеләр дә сүзегезгә колак салыр. Көнләшүчеләр дә юк түгел. Ниятләрегезне, кызыклы идеяләрегезне башкалар белән бүлешмәгез.

Кысла. Бу айда күп нәрсә үзегез хакында нинди фикер тудыра алуыгызга бәйле. Хәйран яхшы перспективалар булырга тора, мөмкинлекләрне кулдан ычкындырмагыз. Ялгыз Кыслаларга гаилә кору өчен әйбәт вакыт.

Арыслан. Ай: «Алга!» шигаре белән узачак. Ниятләгән эшләрегездән ваз кичәргә теләсәгез дә, чигенмәгез – уңыш сезнең якта. Авырлыкларның барысы да узгынчы гына. Үзегез яхшы белгән кешенең киңәшенә колак салыгыз.

Сөмбелә. Тавыш-гаугаларны өнәмәсәгез дә, бу айда күп нәрсәгә каршы торырга туры киләчәк. Иң мөһиме: үзегезгә каршы дошманлык хисе тудырмау. Үзегезгә игътибар җәлеп итү, җитди мәсьәләләрне хәл итү өчен яхшы вакыт түгел.

Бизмән. Бернинди кыенлыкларга карамый, үз дигәнегезгә ирешәчәксез. Кыюлыгыгызга үзегез үк аптырарсыз. Эшегездән, тормышыгыздан канәгатьсезлек хисе артырга мөмкин. Хезмәт хакын арттыру җае форсат килеп чыгар.

Чаян. Четерекле хәлләрдән җиңел котылуның бер юлы – балаларча ихлас булу. Уңышка ирешим дисәгез, җитезлек күрсәтегез. Җитезлек эш-гамәлдә генә түгел, карар кабул иткәндә дә кирәк. Ял итү өчен июнь ае кулай ай түгел.

Укчы. Сезнең барысы да яхшы – дөрес карарлар кабул итәрсез, дөрес гамәлләр кылырсыз, кирәкле кешеләр белән танышырсыз. Тирә-юньдәгеләр сезне мактаган булып, үз максатларында файдаланырга омтылыр, аң булыгыз!

Кәҗәмөгез. Көтмәгән җирдән файда күрерсез.  Тәвәккәллек – зур ярдәмче. Төрле килешүләрне айның беренче яртысында төзергә тырышыгыз. Алдакчылар кармагына кабуыгыз бар, сак булыгыз.

Сукояр. Сезне ниндидер кысага куып кертүе авыр. Үз сүзегезне сүз иткәнче, моның кемгәдер ошамавын да уйлагыз. Бу – эшкә генә түгел, бәлки гаиләдәге мөнәсәбәтләргә дә кагыла. Яңа идеяләрне тормышка ашыру өчен яхшы вакыт.

Балыклар. Катлаулы ай. Ачуны китерә торган мизгелләр дә булыр. Нәрсә уйлаганыгызны әйткәнче, унга кадәр санагыз. Бу айда гаиләгез белән күбрәк булырга тырышыгыз. Бүген эшлисе эшне иртәгәгә калдырасыз икән, соң булачак.


 

Сезнең фикер

Загрузка..
Загрузка..
ТР кеше хокуклары буенча вәкаләтле вәкил
Россия Федерациясе Пенсия фондының Казан шәһәре Совет районы буенча матбугат чаралары белән элемтәләр урнаштыру бүлеге баш белгече
Кукмара районы Камышлы авылы имам-хатыйбы
Татарстан Республикасының Этил спирты һәм алкогольле продукция җитештерүне, әйләнештә йөртүне, сыйфатын дәүләт тикшерүен тәэмин итү һәм кулланучылар хокукларын яклау буенча дәүләт инспекциясенең Казан бүлеге җитәкчесе.
Врач-кардиолог, терапевт, кандидат медицинских наук
Intertat
Татар-информ
Татмедиа
16+
Сделано в iCC Design Group
www.icc-otk.com