Хатын-кызлар өчен татар телендә
бердәнбер әдәби-нәфис журнал
1913 елда чыга башлады
1926–1991 елларда «Азат хатын»

Февраль, 2016

03 февраля 2016
1242 карау

Кучкар.


Эшләгән эшләрегезнең нәтиҗәсен күрерсез. Ләкин моның өчен шактый тырышырга туры килер. Көтелмәгән хәлләргә дә әзер торыгыз. Эштәгеләр белән сүзгә килүегез ихтимал. Яңалыктан курыкмаучы кешеләргә март ае уңыш вәгъдә итә.
 

Үгезбозау.


Ыгы-зыгылы, мәшәкатьле ай булырга охшаган. Ачу килгән, теңкәгез корыган чаклар аз булмас. Яңалыкларга бай ай. Иҗади кешеләргә уңыш елмаячак. Мөмкинлек чыкса, ял итеп алырга тырышыгыз, сезгә хәзер ял бик кирәк.
 

Игезәкләр.


Күңелле вакыйгалар, куанычлы хәлләр көтелә. Яңа эшкә керешәсез икән, ул уңышлы төгәлләнер. Шулай да артык җитди, зур игътибар сорый торган эшләргә алынудан тыелыгыз. Дәрманыгыз ташып торса да, ул озакка бармас.
 

Кысла.


Тыныч ай. Эшләрегез җай гына барыр. Яңа эшләргә алынмый торыгыз, мәшәкатеннән ничек котылырга белмәссез. Дусларыгыз янында сүзләрегезне уйлап әйтегез. Чын дус санап йөргән кешегез белән уйламый әйтелгән сүз аркасында араларыгыз бозылуы ихтимал.
 

Арыслан.


Эшләрегез муеннан һәм аларның һәрберсе галәмәт зур тырышлык таләп итә. Ай ахырына таба тәмам йончысагыз да әллә ни зур нәтиҗәләргә ирешүегез икеле. «Кәҗәсе түгел, мәзәге кызык» дип йөрүчеләр генә үзләреннән канәгать калыр. 
 

Сөмбелә.



Яңа эшләр һәм...  яңа хаталар ае булырга ошаган. Шулай да яңалыклардан курыкмагыз. Тирә-юньдәгеләрнең игътибары гел сездә булыр. Чыгышлар ясау, кемгәдер мөрәҗәгать итү, ярдәм сорау өчен кулай вакыт – гозерегез үтәлми калмас.
 

Бизмән.


Үзегезне күрсәтү өчен яхшы гына форсат чыгып тора. Иҗади сәләтегез ачылыр. Алдан күрүчәнлегегез аркасында күп кенә күңелсезлекләрдән котылып кала алырсыз. Акылыгызны, гаделлегегезне бәяли торган сүзләр ишетерсез. 
 

Чаян.


Үсеш юлының яңа чорына керәсез. Айны бер зур эш белән башлап җибәрерсез.Ул көчегезне шактый суырачак. Күңелегез гел яңалыкка, тормышыгызга үзгәрешләр кертергә омтылачак. Авырлыклар алдында каушап калмасагыз, теләкләргә ирешү ихтималы бик зур.
 

Укчы.


Яңа теләктәшләр табарсыз. Алдыгызда зур мөмкинлекләр ачылыр, йоклап ятып, аларны кулдан ычкындырмагыз. Тирә-юньдәгеләрнең сезне дөрес аңламаулары ихтимал, нәрсәдер эшләргә җыенасыз икән, кат-кат уйлагыз.
 

Кәҗәмөгез.



Четерекле мәсьәләләрне хәл итәргә туры килер. Өстәвенә, болар барысы да ашыгуны таләп итәчәк. Бу исә барысын да уйлап эш итәргә яраткан кәҗәмөгезләрнең фикерен чуалтачак.Үзегез бик ышанган кешенең сүзләренә колак салыгыз. 
 

Сукояр.


Зур үзгәрешләр белән бәйле ай көтелә. Яңа вазгыятькә күнегү җиңел булмас. Тирә-юньдәгеләр сездән  гамәл көтә, әмма сез әле яңа адым ясарга әзер түгел кебек. Ышанычлы кешедән киңәш сорарга тайчанмагыз, бу айда хата җибәрү ихтималы зур. 
 

Балык.



Мәшәкатькә бай булса да, уңышлы ай. Ай башында көчегез бетеп киткән сыман күренсә дә, ай урталарына таба дилбегә кабат сезнең кулда булыр. Алдыгызда яңа мөмкинлекләр тора, авыз ачып калмаска тырышыгыз, активрак булыгыз.

фото: http://pixabay.com

Сезнең фикер

Загрузка..
Загрузка..
Казан шәһәре Совет районы буенча Россия Пенсия фонды идарәсенең матбугат чаралары белән элемтәләр урнаштыру бүлеге белгече
ТР кеше хокуклары буенча вәкаләтле вәкил
Кукмара районы Камышлы авылы имам-хатыйбы
Татарстан Республикасының Этил спирты һәм алкогольле продукция җитештерүне, әйләнештә йөртүне, сыйфатын дәүләт тикшерүен тәэмин итү һәм кулланучылар хокукларын яклау буенча дәүләт инспекциясенең Казан бүлеге җитәкчесе.
Врач-кардиолог, терапевт, кандидат медицинских наук
Intertat
Татар-информ
Татмедиа
16+
Сделано в iCC Design Group
www.icc-otk.com