Хатын-кызлар өчен татар телендә
бердәнбер әдәби-нәфис журнал
1913 елда чыга башлады
1926–1991 елларда «Азат хатын»

Гыйнвар, 2016

26 января 2016
1055 карау

Кучкар



Ниндидер мөһим адымнар ясамый торуыгыз яхшырак. Әлегә бар да үз җаена бара торсын. Бик күп яңалыклар ишетерсез, ләкин аларның барысы да дөрес дип уйламагыз. Үз-үзегезне кулда тотарга туры килгән чаклар күп булыр. 


Үгезбозау



Ниятләрегез бик тиз генә тормышка ашар кебек тоелса да, бераз көтәргә туры килер. Уйламаган кешеләрнең ярдәменә юлыгырсыз. Кызыклы идеяләрегезне берәүгә дә белгертми торыгыз. Яңа эшкә керешер өчен әлегә кулай вакыт түгел.
 

Игезәкләр



Әллә кайчаннан бирле күңелегезне бимазалап торган эшләрне җайлы гына башкарып куя торган ай. Бу форсатны кулдан ычкындырмагыз. Сәләтегезне, талантыгызны ачу мөмкинлеге дә булыр. Яңа эш тәкъдим итү ихтималы зур.


Кысла



Тормышыгызны үзгәртү өчен бик шәп мөмкинлек килеп чыгачак. Карьера баскычыннан югарырак менү ихтималы да юк түгел, тырышлыгыгызны күреп алачаклар. Күп теләкләрегез тормышка ашар.

 

Арыслан


Күп кенә эшләрдә игътибарыгыз җитеп бетмәве ихтимал. Башкаларның вазыйфаларын да сезгә йөкләмәкчеләр. Шунлыктан, үзара аңлашылмаучыл­ык-лар килеп чыгарга мөмкин. Бәхәсләрдән, низаглардан ерак торырга тырышыгыз, алар сезнең файдага булмас. 


Сөмбелә



Мәшәкатьләр җиңел генә хәл ителер. Күптән борчыган сорауга җавап табарсыз. Йолдызбагарлар башкаларның фикеренә колак салырга куша. Мөһим карар кабул иткәнче, бик ышанычлы кеше белән киңәшләшеп алсагыз, отарсыз.
 

Бизмән



Мөһим карарлар кабул итәргә туры килер. Үзегезнең чынлап та нәрсә теләгәнегезне ачыкларга тырышыгыз. Көтелмәгән вакыйгаларга таруыгыз ихтимал. Гаиләгездә бәхет хөкем сөрә, моңарчы тоймаган җылылык тоярсыз.


Чаян



Үзегезне үзегез танымассыз. Моңарчы үз сүзләрендә нык торган «чаян»нар һәркемгә юл куярга омтылыр. Әлегә яңа эшләр башламый торыгыз, башкарып чыгуы катлаулы булыр. Ялгызларның гомерлек мәхәббәтләрен очрату ихтималы гаять зур. 
 

Укчы



Вакыйгаларны үзгәртергә омтылуыгыз үзегезгә зыян гына китерер. Күзәтүче ролендә генә булыгыз. Күңелегезгә рәхәтлек бирә торган эш белән мәшгуль булырга тырышыгыз – көтелмәгән уңышка ирешерсез.
 

Кәҗәмөгез


Дөньяга карашыгызны үзгәртеп җибәрердәй мөһим хәбәр ишетерсез. Бер генә нәрсәнең дә тиктомалдан булмавына инанырсыз. Айның уннарыннан соң күңел күзегез ачылып китәр. Тәвәккәлрәк булудан курыкмагыз. 


Сукояр


Катлаулы булмаса да, үзегез өчен көтелмәгән берәр вакыйгага тару ихтималы бар. Моңа артык игъ-тибар итмәгез, ди йолдызбагарлар, аның сезгә зыяны тимәячәк. Яңа эш тәкъдим итәргә мөмкиннәр.
Кабул итсәгез, отарсыз.
 

Балык


Уңышлы ай булырга тиеш. Үзегезгә җаваплы­лык алудан курыкмагыз – мөмкинлекләрегезне раслар өчен моннан да яхшырак форсат тагын кайчан була әле. Теләсә кайсы омтылышыгыз уңышлы төгәлләнәчәк.

Сезнең фикер

Загрузка..
Загрузка..
ТР кеше хокуклары буенча вәкаләтле вәкил
Россия Федерациясе Пенсия фондының Казан шәһәре Совет районы буенча матбугат чаралары белән элемтәләр урнаштыру бүлеге баш белгече
Кукмара районы Камышлы авылы имам-хатыйбы
Татарстан Республикасының Этил спирты һәм алкогольле продукция җитештерүне, әйләнештә йөртүне, сыйфатын дәүләт тикшерүен тәэмин итү һәм кулланучылар хокукларын яклау буенча дәүләт инспекциясенең Казан бүлеге җитәкчесе.
Врач-кардиолог, терапевт, кандидат медицинских наук
Intertat
Татар-информ
Татмедиа
16+
Сделано в iCC Design Group
www.icc-otk.com