Хатын-кызлар өчен татар телендә
бердәнбер әдәби-нәфис журнал
1913 елда чыга башлады
1926–1991 елларда «Азат хатын»
Баш битХатын-кыз галәмеӨй → Үземә үзем дизайнер

Үземә үзем дизайнер

18 марта 2016
1257 карау

Фатирыгызга ремонт ясау мөмкинлеге юк, ә бүлмәнең бизәлешен үзгәртәсегез киләме? Обой-фәләннәргә кагылмыйча, бары тукыма ярдәмендә генә фатир интерьерын яңартып булганлыгын күпләрегез белмидер дә әле. Моның өчен артык чыгым да таләп ителми. 

Бу җәһәттән интерьер дизайнерларының гади генә киңәшләренә колак салып карыйк.  «Элегант» тәрәзә пәрдәләре салоны җитәкчесе Лилия СӨНГАТУЛЛИНА заманча тукыма дизайнына кагылышлы берничә серне ачмакчы.


Бүгенге тормыш агымы фатирларның бизәлешенә дә үз кагыйдәләрен кертә. Хәзер авыр ламбрекеннар заманы үтте. Хәер, кигән киемнәребездәге кебек үк, стильләрне катнаштыру бүлмә бизәлешендә дә күзәтелә анысы. Бүген минимализм, өрфиядәй үтә күренмәле юка пәрдәләр, күзгә әллә ни бәрелеп тормый торган рәсемнәр модада.
Иске пәрдәгезне матур ачык төстәге тасма белән буып, аңа төрле күбәләкләр, кош, җәнлек сурәтләре беркетеп куйсагыз да, бүлмә бөтенләй башкача кыяфәт ала. Тәрәзә янындагы тәбәнәк өстәлгә матур гөл куеп, аның чүлмәген шундый ук тасма белән урагыз. Текстиль дизайнына классик һәм катнаш стильләр кире кайта. Елның кайсы фасылы булуга карап, пәрдәләрнең дә төсе төрлечә була.
Интерьер модасы гел үзгәреп торса да, кухня өйнең «йөрәге» булып кала. Бүгенге көндә ул берничә вазыйфаны берьюлы башкара: монда ашарга әзерлибез, ашап-эчәбез, дусларыбыз белән дә шушында серләшеп утырырга яратабыз. Шуңа да хәзерге дизайнерлар бу бүлмәне төрле зоналарга бүлә. Кухняга пәрдә-эленгеләр, ашъяулык, тастымал-сөлгеләр сайлаганда фантазиягә тулы ирек бирергә була. Күңелегезгә ошаган теләсә нинди төсне, теләсә кайсы юнәлешне сайлый аласыз. Әмма шулай да кайбер кагыйдәләрне бозмавың мәслихәт, югыйсә артык чуар булып китүе бар. 
Төсләр түбәндәгечә сайланырга тиеш: төп төс – 60, ярдәмче төс – 30, кычкырып торучы ачык төсләр 10 процентны тәшкил итсен.
Пәрдә сайлауга килгәндә, кечкенә бүлмәдәге зур тәрәзәләргә пәрдәне тәрәзәнең ян-ягына элегез. Шулай иткәндә тәрәзәләр тагын да зураеп киткәндәй тоелыр. Идәнгә кадәр төшеп торган һәм стена төсе белән бер тондагы пәрдәләр әйбәт. Матур бөкләмнәр ясап ятучы җиңел тукымаларга өстенлек бирегез. Андый пәрдәләр буш урынны «ашамый», күзгә дә артык бәрелеп тормый.
Бушлыкны мөмкин кадәр тулырак файдаланыгыз. Бүлмәдәге һәр нәрсәнең үз вазыйфасы булырга тиеш, аеруча кечкенә бүлмәләрдә. Бер бүлмәле фатирга «стенка» дип аталучы җиһаз кую отышлы. Бүлмәне биегәйтеп һәм киңәйтеп күрсәтү өчен вертикаль һәм горизонталь сызыклы тукымалар кулланыгыз.
Өй эчен мөмкин кадәр яктырты-гыз. Табигый, йә булмаса, ясалма яктылык бүлмәне зурайтып күрсәтә. Тәрәзәләрегез бик зур булса да, аларны пәрдә белән томаламагыз.
Текстиль дизайны өчен чикләр юк. Тукыма белән теләсә нәрсәне бизәр-гә була: карават башын капларга, урындыкларга япма тегеп кидерергә, лампаларга абажур ясарга, матур тасмалар, челтәрләр белән бизәп, ашъяулык тегәргә. Гөл чүлмәкләренә дә матур тукымадан «күлмәк» тегеп кидерергә мөмкин. Тарак, бигуди, чәч каптырмалары кебек вак-төякне сак-лау өчен матур капчык тегеп, ванна бүлмәсенең берәр җиренә элеп куйсагыз, кирәк-ярак кул астында булыр, теләсә кайда таралып та ятмас.
Дизайнерлык табышлары һәм бүлмә бизәлеше өчен Светлана ГЫЙМАЕВАга рәхмәтебезне белдерәбез.

 

Сезнең фикер

Загрузка..
Загрузка..
Казан шәһәре Совет районы буенча Россия Пенсия фонды идарәсенең матбугат чаралары белән элемтәләр урнаштыру бүлеге белгече
ТР кеше хокуклары буенча вәкаләтле вәкил
Кукмара районы Камышлы авылы имам-хатыйбы
Татарстан Республикасының Этил спирты һәм алкогольле продукция җитештерүне, әйләнештә йөртүне, сыйфатын дәүләт тикшерүен тәэмин итү һәм кулланучылар хокукларын яклау буенча дәүләт инспекциясенең Казан бүлеге җитәкчесе.
Врач-кардиолог, терапевт, кандидат медицинских наук
Intertat
Татар-информ
Татмедиа
16+
Сделано в iCC Design Group
www.icc-otk.com