Хатын-кызлар өчен татар телендә
бердәнбер әдәби-нәфис журнал
1913 елда чыга башлады
1926–1991 елларда «Азат хатын»
Баш битХатын-кыз галәмеБала → Ахирәтләргә киңәшләр

Ахирәтләргә киңәшләр

Ландыш Әбүдарова
Ландыш Әбүдарова
14 августа 2017
743 карау
Дус кызыгыз кияүгә чыкканчы, сез тигез идегез: икегез дә укыйсыз (эшлисез), бергәләшеп ял итәсез, күңел ачасыз, шатлыкларны бергә уртаклашасыз, хәсрәтләрне бергә, проблемаларны иңгә-иң куеп хәл итәсез. 

Матурлык салонына барсагыз, берегез – массаж, икенчегез маникюр ясата; кибеттә дә бер-берегез өчен – стилист. Маҗараларны бергә табасыз – борылып карасаң, сагынып сөйләрлек хатирәләр шактый. Егетләр мәсьәләсендә фикерләр бераз үзгә булса да, социаль хәлегез уртак: икегез дә менә дигән булачак кәләшләр... иде. 

Һәм көннәрдән бер көнне ахирәтегезнең күкләрдә укылган никах сәгате сукты да, ул ир хатынына әйләнде. Аннан, тугыз ай узуга, әни булып куйды. Әйтерсең лә, тормыш эстафетасындагы таякны ул алданрак эләктерде... 

Юллар әкренләп аерыла кебек – һәркайсыгыз үз дөньясында яши хәзер. Әмма дуслыктан алай гына баш тартып буламыни? Һәм көннәрдән бер көнне сез ахирәтегезгә шалтыратып, кунакка килергә җыенуы­гыз турында хәбәр итәсез. Бу җөмләдә «кунакка» сүзен кызыл белән язасым килә, чөнки ахирәтегез бәби тапканчы аларга кунакка килеп йөргән булсагыз, монысы ул барулардан бөтенләй аерылачак. 

Иң яхшысы: бәбигә нинди бүләк алып килергә икәнен алдан белешегез. Әлбәттә, сез, үзегезчә, матур да, кыйммәтле дә бүләк алырга мөмкин. Ләкин бәби тугач, аны туганнары, якын кешеләре киләсе ике-өч елга җитәрлек кием-салым, уенчык белән тәэмин итеп куя: сезнеке мең дә беренче күлмәк булуы ихтимал.
Бу – беренчедән. Икенчедән, әни кеше балага әйбер алганда, һәрнәрсәнең составын энәсеннән җебенә кадәр тикшереп чыга, зыянлы булырдай әйберләрне матур, дип тормый, бракка чыгара. Хәтта ки дус кызыгызның моңа кадәр андый гадәте булмаса да, ул сез күрмәгән арада кинәт кенә параноикка әйләнгән. Ә менә кабы белән подгузник алсагыз – оттырмассыз. Дус кызыгыз моның өчен сезгә әле бик озак рәхмәт укыр. Бигрәк тә эшкуар яки күп акчалар алып эшли торган түрәгә кияүгә чыкмаган булса, ихтимал, ул әле коляска, карават һәм бала өчен кирәкле булган бихисап әйберләрне сатып алганнан соң, экономияли дә башлагандыр.
Ни дисәң дә, өч кешелек гаиләдә бер әти кешенең генә эшләве сиздерә ул. 

Үзенә бүләккә исә яраткан авторының яңа китабын алып килергә була. Моның белән сез дус кызыгызның бу дөнья кешесе икәнен исенә төшерерсез. Югыйсә соңгы ике-өч айда ул үзе турында бөтенләй онытты, кибеткә чыкканда (кибеткә чыгу – дөнья тирәли сәя­хәткә тиң!) балалар әйберләре сатыла торган бүлектән узганы юк. Ә инде кайчандыр интеллектуалка булуын социаль челтәрләрдә бик күптәннән яңар­тылмаган сәхифәләре генә искә төшереп тора. Аның каруы, ул хәзер педиатрия буенча үзе дә күпмедер дәрәҗәдә лекцияләр укый ала. Теләсә кемгә, хәтта сезгә дә. Шуңа да тамак кырып, бу турыда вакыты җиткәч сорашырмын әле, дип бүлдерергә дә мөмкин. 

Ишек ачылуга дус кызыгыз урынына аңа охшаган кешене күрсәгез, аптырап калмагыз. Бу – ул, ләкин бизәнмәгән, бары түгәрәкләнгән генә. Кайчандыр
үзенә генә күңелсез булмасын өчен сезне дә мәҗбүри диетада тоткан кеше шушы инде, шушы. Бәлки болай күбрәк тә килешәдер әле үзенә. Гәрчә бала тапканнан соң, котылгысыз рәвештә үзенә сөйрәп ала торган депрессия галә­мәте дә булырга мөмкин аның бу кыя­фәте. Әгәр шулай икән, сез – аның өчен коткаручы. Бүген генә булса да. 
Кайчандыр юылмаган савыт тормасын, дип, яңа пешкән ашны да түгеп, кәстрүлен юып куя торган дустыгызның раковинасына күз салыгыз. Тау кадәр өелгәнме? Чәй кайнаган арада аны юа торсагыз да була.  

Сүз уңаеннан, килешли аның яраткан ризыгын алсагыз да була. Баласына аллергия бирерлек булмаса, әлбәттә. Яисә, килгәч, үзегез пешерегез. Шулай ук кер үтүкләргә, дустыгызны ваннага юынырга кертеп җибәреп, бала карап торырга да мөмкин. Баланы киендереп бирүен сорап, урамга алып чыгып китәргә дә була. Иркенләп юынсын – соңгы ике-өч айда ул, бәлки, өстенә су гына коеп чыгадыр.

Дус кызыгызның сезнең белән сөйләшеп утырырга да вакыты кала икән, иманым камил, ул сезгә бала тудыру йортында күргәннәрен сөйләячәк. Әзер булыгыз, сабырлыгыгызны туплагыз. Әлбәттә, сезнең өчен кызык тема түгел, чөнки сез әле анда булмадыгыз, сезнең өчен бикле дөнья ул. Дус кызыгызга исә анда күргәннәре турында кат-кат сөйләргә – эчен бушатырга кирәк. 

Нишләп бу мәшәкатьләрне ире дә азрак үз өстенә алмый икән, дигән вәсвәсәле уй үтмәдеме башыгыздан? Дөрсен әйтәм, дус кызыгыз да бу хакта иренә үпкә белдереп караган инде. «Миңа булышмыйсың, без сине күрмибез, иртән китәсең, кич кайтасың», янәсе. Ире дәшмәде. Ләкин аның мәшәкатьләре дә бихисап булып чыкты: гаилә хакына эшли, аптекадан – дарулар, ки­бет­ләрдән бөтен кирәк-яракны алып кайта... Кайда ватылган, кайда кителгән – төзәтә. Квитанция­ләр, кредитлар вакытында түләнеп бара, өйдә телефон, интернет ише коммуникацияләр төгәл эшләве – аның өстендә. Ял көннәрендә бала белән саф һавада йөри. 

Йә ничек? Кунак булу ошыймы сезгә? Тизрәк кияүгә чыгып, бәби алып кайтасы килү теләге сүрелмәдеме әле? Арыдыгызмы? Ахирәтегез хакына түзәсез инде:
ул көн дә башкара бит бу эшләрне. Аның һәр минуты исәптә, эш режимыннан бераз тайпылдымы, бөтен көненең асты-өскә килә. Шуңа да кунакка килгәч, сезгә тиешле игътибар күрсәтә алмаса, үпкәләмәгез. Ярдәм итегез, югыйсә нинди ахирәт инде сез? Ул моны гомерендә дә онытмаячак. Һәм үз чиратында сезгә дә шундый ук игелекләр кылачак. Әгәр оныта икән – бигайбә. Игелек эшлә дә суга сал, диләрме әле? 

P. S. Һәм сез шалтыратканда, телефонын алмаса, зинһар, үпкәләмәгез. Юк, ул эреләнмәгән. Борынын да күтәрмәгән. Ул элеккечә сезне сагына, хөрмәт итә, дуслыкның кадерен белә. Телефон алмавының сәбәбе исә бик гади – вакыты юк. Вакыты булгач, үзе шалтыратыр. Бүген булмаса, берәр айдан. 

Сезнең фикер

Загрузка..
Загрузка..
ТР кеше хокуклары буенча вәкаләтле вәкил
Россия Федерациясе Пенсия фондының Казан шәһәре Совет районы буенча матбугат чаралары белән элемтәләр урнаштыру бүлеге баш белгече
Кукмара районы Камышлы авылы имам-хатыйбы
Татарстан Республикасының Этил спирты һәм алкогольле продукция җитештерүне, әйләнештә йөртүне, сыйфатын дәүләт тикшерүен тәэмин итү һәм кулланучылар хокукларын яклау буенча дәүләт инспекциясенең Казан бүлеге җитәкчесе.
Врач-кардиолог, терапевт, кандидат медицинских наук
Intertat
Татар-информ
Татмедиа
16+
Сделано в iCC Design Group
www.icc-otk.com
Orgy