Хатын-кызлар өчен татар телендә
бердәнбер әдәби-нәфис журнал
1913 елда чыга башлады
1926–1991 елларда «Азат хатын»
Баш битХатын-кыз галәмеБала → Борын суламый

Борын суламый

26 мая 2017
713 карау
"Хөрмәтле редакция! Дүрт яшьлек оныкчыгым еш авырый. Салкын тидеме, борыны тыгыла, температурасы күтәрелә. Аннан тамак төбе кызарып чыга. Әнисе ниләр генә эшләп карамый. Борынына алоэ согы да тамыза, табиблар кушканча “Гексорал” да, чөгендер суы да сала, тик файдасы гына тими. Аптырагач, борын, тамак, колак авыруы табибларына алып бардык. Ә табиб шундук “аденоид” дигән диагноз куйды, аны алдырырга, диде. Без куркабыз. Бәләкәй бит әле. Ни дисәң дә, операция ич инде ул. Операция вакытында баланың кулларын бинт белән бәйлиләр дип ишеттек. Дөресме шул? Болай итеп, балага гомерлек җәрәхәт ясамабызмы? Аны алдырмыйча гына котылып булмыймы?  Ул үзеннән-үзе бетмиме?
Әнисә ЗАКИРОВА. Яшел Үзән районы.”


Сорауны отоларинголог Халит  АЛИМЕТОВка юлладык.

— Иң әүвәле аденоидның нидән гыйбарәт булуын ачыклап үтик. Югыйсә, кайбер ата-ана аның исемен ишетүгә үк коелып төшә. Аденоид — ул йоткылыктагы бадам сыман бизләрнең үсүеннән барлыкка килгән гап-гади шеш. Баланың беренче елында аңкау бизләре шикелле борын-йоткылык бизләре дә (аденоидлар) аның иммун системасын формалаштыруда әһәмиятле функция үтиләр. Аденоидлар аңкауның өске кырында (тыштан күренми) урнашкан. Кайвакыт алар (гадәттә, еш салкын тиюләр нәтиҗәсендә) үсә башлый. Шул тикле үсеп китә ки, хәтта Евстахий көпшәсен (ишетү каналы) тарайтуга китерә. Шуның аркасында балага борын аша сулау кыенлаша. Әлеге очракта без: “Балада аденоид”, — дибез. Ул күбрәк, хатта әйтелгәнчә, дүрт-биш яшьлек балаларда күзәтелә. Борын-йоткылык бизләренең зураюы баш бәласе түгел, бер дә курыкмагыз. Чөнки бала үскән саен, аның сулыш юллары да киңәя һәм аденоидлар инде аңа комачауламый башлый.

Әмма бу һәрвакыт та шулай эзсез үтә дигән сүз түгел әле. Әгәр дө зурайган бизләр борын аша сулауны кыенлаштыра икән, проблема туа. Игътибар! Балагыз гел авызы белән сулый, авызын һәрчак ачык тота. Сабыегызның йөзенә үзенчәлекле кыяфәт чыга. Төнлә бала гырлый, йокысы туймый. Шуңа күрә көндез тиз арый, көйсезләнә. Тавышы тыңкыш чыга, борыны тыгыла. Ә инде евстахий көпшәсе тыгылган очракта, ул начар ишетә. Урта колак ялкынсынуының еш күзәтелүе дә әлеге бизләрнең үсү нәтиҗәсе. Шунысын да онытмыйк: авыз аша сулагач, лайлалы тышча нык кибә һәм организм төрле чирләргә бик тиз бирешүчөн була.

Мондый очракта өти-әнигә нәрсә эшләргә, дисезме? Аденоидка каршы кискен чара кулланырга ярамый. Балагыз күбрәк авыз аша суласа, начар ишетсә, әгәр дә анда еш кына урта колак ялкынсынуы булса яисә башка тын юллары инфекциясе күзәтелсә, аны балалар отоларингологына күрсәтергә тәкъдим итәм. Операция кирәкме-юкмы, табиб үзе хәл итә. Ул берничә минут дәвам итә: борын-йоткылык бизе җирле яисә гомуми наркоз белән алына. Операциядән соң, ике сәгать үтүгә үк, бала үзен яхшы хис итә башлый.

фото: https://pixabay.com

Сезнең фикер

Загрузка..
Загрузка..
ТР кеше хокуклары буенча вәкаләтле вәкил
Россия Федерациясе Пенсия фондының Казан шәһәре Совет районы буенча матбугат чаралары белән элемтәләр урнаштыру бүлеге баш белгече
Кукмара районы Камышлы авылы имам-хатыйбы
Татарстан Республикасының Этил спирты һәм алкогольле продукция җитештерүне, әйләнештә йөртүне, сыйфатын дәүләт тикшерүен тәэмин итү һәм кулланучылар хокукларын яклау буенча дәүләт инспекциясенең Казан бүлеге җитәкчесе.
Врач-кардиолог, терапевт, кандидат медицинских наук
Intertat
Татар-информ
Татмедиа
16+
Сделано в iCC Design Group
www.icc-otk.com