Хатын-кызлар өчен татар телендә
бердәнбер әдәби-нәфис журнал
1913 елда чыга башлады
1926–1991 елларда «Азат хатын»
Баш битХатын-кыз галәмеБала → Балаң җитлекми туса

Балаң җитлекми туса

Алсу Хәбибуллина
Алсу Хәбибуллина
30 января 2017
1822 карау
Икенче улымны көткәндә табиблар: “Йөреп бетерә алмаячаксың,” – кебек сүзләрне 12нче атнадан соң ук әйтә башладылар. Башта куркып калдым. Аннан ияләштем: гел начар, начар дип тора башлагач, ул начар да яхшы кебек тоела башлый икән. 20нче атнадан соң табиб саклануга ятарга тәкъдим иткән саен аңлатма язарга ияләшеп киттем. Үзеңне начар хис итмәгәндә хастаханә диварына төбәлеп яту әллә ничек тоелды. Бер җирем дә авыртмый, бер нәрсә дә борчымый дип, авылга ук кайтып киттем. Моның кадәресе үк артыграк булган икән – 30 атна дигәндә, кан китеп, ашыгыч рәвештә бала табу йортына юл алырга туры килде.

“Хәл киеренке, бүген үк операция ясыйбыз. Әзерлән!” – дигәч, ни-нәрсә уйларга да белмәдем. 30 атналык бала! 2 кило да авырлыгы юк! Сәламәтлегенә бәйле бернинди гарантия бирелми! Минем үксеп елаганны күргән табиб: “Ярар, тагын бер тапкыр узи ясыйбыз, аннан карарбыз”, - дип чыгып китте. Аллаһ рәхмәте белән хәл җиңеләйде! Операция кичектерелде!

Караваттан бик торып йөрмичә, авыр күтәрмичә, сакланып тагын ай ярым түздем әле. Ашыгыч операцияне 35 атнада ясадылар. Шулай итеп мин 2700 граммлы, 43 сантиметрлы нәни малайлы булдым.

Әгәр дә сезгә дә озак вакыт саклануда ятарга диләр икән, киреләнмәгез! Ятыгыз! Баланың карында үткәргән һәр көне кадерле. Кайберәүләр 7 айдан туган бала 8 айда туганына караганда яхшырак та тернәкләнә әле ул дияргә ярата. Ышанмагыз! Бер ай карындагы бала өчен бик мөһим срок ул. Бу вакыт эчендә аның эчке органнары, нерв системасы, баш мие камилләшергә, ныгырга өлгерә. Шуңа күрә табиблар кушкан әйберләрне үтәргә тырышыгыз: ятып кына торасы икән – ятыгыз, күтәрергә ярамый икән – күтәрмәгез. Көн яктысын да күрмичә дүрт дивар эчендә яту рәхәт түгел, әмма сабый җитлекмичә туса, икегезгә дә авыр булачагын онытмагыз. Аннан, хәзер саклануда ятучылар аз түгел. Кемдер ике атна ятса, кемдер – ике ай, ә кемдер барлык тугыз аен да хастаханәдә табиблар күзәтүе астында үткәрә. Моның файдалы яклары да җитәрлек – ул-бу була калса, ярдәм тиз арада күрсәтелә.

Әгәр дә бала табу процессы вакытыннан алда өйдә башланган икән, кичекмәстән бала табу йортына эләгергә кирәк. Чөнки җитлекми туган баланың сәламәтлеге беренче мизгелләрдә күрсәтелгән табиблар ярдәменең нинди булуыннан тора. Казанда мондый сабыйларга югары сыйфатлы ярдәм Республика клиник хастаханәсенең перинаталь үзәгендә һәм 7нче шәһәр хастаханәсенең 1нче бала табу йортында күрсәтелә. Биредәге балалар реанимациясендә иң заманча җиһазлар, барлык тиешле аппаратура һәм квалификацияле белгечләр бар.

Димәк, әгәр дә сабый дөньяга 28 атнадан 37 атнага кадәр туа һәм аның авырлыгы 1000-2500 грамм, буе 35-45 см аралыгында була икән, ул җитлекмәгән булып санала. Мин саклануда ятканда 1нче бала табу йортында 25-26 атналык балалар да туды. Әмма аларның тормышы кыл өстендә була. Мондый балаларны кеше итү бик авыр. Табиблар кулларыннан килгәнне эшли, ә калганы инде Аллаһ кулында: көтәсе генә кала.

Бала тапканнан соң ничек тә неонатолог белән күрешеп сөйләшергә тырышыгыз. Әмма бала реанимациядә ятканда һәм әнигә ашыгыч операция ясалган очракта бу шактый катлаулы мәсьәлә. Үзе тапканда да кайвакыт яшь әниләр баланың Апгар буенча балларын, хәлен сорарга җитешми калалар. Чөнки баланы шунда ук махсус җайланмага салып реанимациягә алып китәләр.

Неонатолог-реаниматолог белән сөйләшкәндә хисләргә урын бирмәскә тырышырга кирәк. Үксеп елап торган әни кешене анда яратмыйлар. Чөнки бала белән әнинең халәте беренче мәлдә турыдан-туры бәйле. Әни җебеп төшсә, төшенкелеккә бирелсә, баланың да тормыш өчен көрәшергә көче булмый. Шуңа күрә, иң беренче эш итеп, үзеңне кулга алырга кирәк. Беренче мәлдә (гадәттә, беренче тәүлектә) әнине бала янына кертмәскә мөмкиннәр. Бу гадәти хәл. Борчылмагыз! Табибтан баланың тугач та сулый башлау/башламавын, хәзерге вакытта үпкәләре ясалма сулыш алдыру аппаратындамы/юкмы, ашату зонд аркылымы/юкмы икәнен сорашыгыз. Конкрет диагнозлар турында беренче көнне үк түгел, алга таба билгеле булачак.

Реанимациядә булган баланың хәле турында сорашканда: “Начар”, “Стабиль начар”, - кебек сүзләргә артык игътибар бирмәскә тырышыгыз. Чөнки биредә, беренчедән, беркем дә кәнфитләнеп тормый. Икенчедән, җитлекми туган балаларның хәле беренче тәүлекләрдә кискен үзгәрергә мөмкин: әле генә үзе сулаган баланың сулыш алуы начарланырга, үзе имгән баланы тагын зондка күчерергә туры килергә, көтмәгәндә кан саварга һәм башка күңелсезлекләр килеп чыгарга мөмкин. Шуңа күрә реанимациядә әниләрне артык өметләндермиләр, тынычландырмыйлар. Ничек бар – шулай әйтәләр. Моңа беренче көннән үк ияләнергә туры киләчәк.

Җитлекми туган сабыйның әнисе өчен иң мөһиме – тынычлык саклау һәм сөтне югалтмау икән. Ана сөте – һәр сабыйгә файдалы һәм кирәк. Ә вакытыннан алда туган нәниләр өчен ул икеләтә кирәк! Ләкин, кызганыч, беренче көннән үк борчуда, стресста булган әни кеше еш кына сөтен саклап кала алмый.

Сөтне югалтмас өчен беренче көннән үк күкрәкләрне саварга күнегергә кирәк. Балагызның табибы белән киңәшеп, реанимациягә үзегезнең сөтне илтергә мөмкин. Мин икенче көнне үк көненә 7 тапкыр реанимациягә сөт ташый башладым. Палатадагы кызларның барысына да нәниләрен алып киләләр. Минеке генә юк. Мин дә үземнең улымны күз алдыма китерәм, аны кочаклыйм, күкрәк ашатам, дип хис итәм. Могҗиза белән күкрәккә сөт төште! Беренче тәүлектә үк улыма 3-5 миллилитр угыз сөте алып килдем. Уңайлы булсын өчен аны шприцта алып бара идем. Икенче-өченче көннәргә инде улыма 15-20 миллилитр сөт сава идем. Сөт юк әле минем, сава алмыйм, дип утырган әниләргә кыенга туры килде – күкрәккә сөт кисәктән төшеп, аны савып бетерә алмыйча мастит башланып, нәтиҗәдә, бөтенләй сөтсез калучылар шактый булды.

Бер генә мизелгә дә начар уйларны башыма кертмәскә тырыштым. Әни кеше баласының сәламәт буласына, барасының да яхшы тәмамланасына чын күңелдән ышанырга тиеш. Баланың башыннан, аягыннан, борыныннан тырпаеп торган системаларны күргән һәр әни беренче мизгелдә шок кичерәдер инде ул. Әмма моны шулай тиеш дип кабул иткәндә җиңелрәк булып китә. Бераздан ул күренешкә ияләшәсең икән.

Реанимация ишеге төбендә: “Бу бала кеше була алмас инде, авыру булып калыр”, - дип елап утырган әниләрне җилтерәтеп аласы килә иде минем. Үз әнисе дә шулай дип уйлагач бала ничек көрәшергә тиеш соң?! Ул үзенә ышанганнарын, өметне тоярга тиеш. Җиде айда игезәк малайлар тапкан бер танышым сөйләде: “Балалар икесе дә реанимациядә. Төнге унда табиб: “Малайларның берсенең башына кан сауды. Хәле кискен начарланды. Әзерләнегез!” – дип шалтыратты. Мин үземне кулга алдым һәм баланың нәни генә баш миен күз алдыма китердем. Уч төбенә генә сыя торган кечкенә. Ул канга баткан. Мин уйларымда чүпрәк алам да, аның башын каннан чистартам. Тагын каный, мин тагын чистартам. Эчтән генә сөйләшәм: “Улым, әйдә, тырышыйк! Хәзер сөртеп бетерәм, хәзер бетә”, - дим. Шулай итеп иртәнге сигезгә кадәр уйларымда улым белән идем. Ышанасыңмы, сигездә табиб шалтыратып, малайның хәле уңайга үзгәрүен хәбәр итте!” Күрәсезме, әнинең уйлары, теләге, догасы гаҗәеп көчкә ия ул!

Бала янына кертә башлагач, аның белән бертуктаусыз сөйләшә идем. Аны ничек көтүебез, өйдә әтисе, абыйсы, дәү әни-дәү әтиләре, әби-бабайлары ничек сагынып, зарыгып көтеп торулары, өйдә ничек яшәячәгебезне – барысын-барысын да сөйли идем. Гадәттә, палатада берничә бала ята. Димәк, берничә әни. Еш кына әниләр оялып, сөйләшергә кыенсыналар. Һич тә оялырга кирәкми икән!

Гадәттә җитлекми туган балаларны тиешле температура һәм басым саклана торган җайланмада – кувизда тоталар. Әмма кувизда ятса да, сабыйны сыйпарга, аңа кагылырга, үз җылыгызны аңа тапшырырга тырышыгыз. Кулга алырга рөхсәт итсәләр – бик шәп! Кечкенә, куркыныч дип торулар ярамый – сак кына кочарга, үбәргә, сыйпарга кирәк. Бала үзен яратуларын, кадерләүләрен, үзенә ышануларын тоярга тиеш. Кувизда яткан 1-1,5 килограммлы нәниләр дә елмая, елый, сөенә белә. Барысын да аңлап, тоеп, сизеп яталар. Безнең улыбызны кувизга салмадылар. Ул махсус караватта, ясалма кислород астында ятты. Беренче көннәрдән үк нәни куллары белән минем бармакны кысып-кысып тота башлады. Мин килгәч елаган җиреннән туктый, елмая иде. 1нче балалар хастаханәсен күчергәч тә, икенче көнне табибтан күкрәк биреп карыйм әле дип сорадым. Бу авантюраның уңышсыз тәммланасына ышанган табиб “Ярар”, - диде. Һәм... улым беренче тапкырдан ук күкрәкне алды!

Бала ята торган кувиз яки караватны үзегезчә матурларга да мөмкин. Кемдер баланың исеме һәм туган көне язылган кәгазьне матур рәсем белән бизи, икенчеләр берәр талисман-бөти куя. Мин улым якан урынга догалык кыстырып куйдым. Рус милләтеннән булган кызлар кечкенә иконалар да куйгаладылар. Болар барысы да ике арадагы җепләрне ныгыту, элемтә булдыру өчен кирәк. Табиблар моңа каршы сүз әйтмиләр иде. Үзләре үк: “Укыйсы булса, догаларыгызны укыгыз, куясыгыз килсә, догалыклар, иконалар да куегыз!” – дип тордылар.

Еш кына җитлекми туган балаларны туры өйгә кайтармыйлар. Тикшереп бетерү, авырлык җыю, ныгу өчен балалар хастаханәсенә күчерәләр. Гадәттә бу Республика клиник балалар хастаханәсе яки 1нче балалар хастаханәсе була. Бала реанимациягә күчерелсә әнине хастаханәгә салмыйлар. Ул көн саен килеп, сөт китереп китә. Бала янына берничә минутка гына кертәләр. Гади палатага күчерелгәндә бала белән бергә әни дә хастаханәгә ята. Әлегә әни белән бала бергә ята торган палаталар күп түгел. Әмма мөмкинлек булганда шундый палатаны сайларга тырышырга кирәк. Чөнки әнисе янында булганда балалар тизрәк тернәкләнә һәм авырлыкны яхшырак җыя. Мин үзем улым белән бергә ята алмадым. Без, әниләр, аерым, ә балалар аерым ята иде. Ике сәгать саен алар янына барып, ашатып, аралашып килә идек.

Хастаханәдә җитлекми туганнарны табиблар тулысынча тикшерә. Диагнозларны кызганмыйлар – һәр балага су буе диагноз языла. Аңа артык борчылмагыз, интернетка кереп, һәр диагнозны укып, хафага төшмәгез. Бу диагнозлар уртача 6 ай – 1 елга кадәр шулай өстерәлеп бара да, аннан әкренләп алына. Иң мөһиме – сабыйны яхшы невропатологка, яхшы күз табибына күрсәтегез. Алар биргән киңәшләрне исәпкә алганда, вакытында массаж ясатканда, бала белән шөгыльләнгәндә барысы да уңай якка үзгәрә икән.

Шулай да өйгә кайтканнан соң беренче мәлдә кунаклар чакырмаска, кеше күп йөри торган урыннарда булмаска, ерак юлларга чыкмаска тырышырга кирәк. Җитлекми туган сабый барыбер бераз нәзберегрәк була. Еш авырмасын өчен вируслар һәм бактерияләр белән элемтәләрне чикләү урынлы булыр. Әмма сабыйны артык кайгырту да кирәкми. Аны төреп, артык саклап, булган иммунитетны да юкка чыгарырга мөмкин. Шуңа күрә алтын урталыкны сайлау мөһим.
Баланы ашыктырырга, аннан артыгын таләп итәргә кирәкми. Аның әйләнә башлавы, утыруы, үрмәли башлавы, йөреп китүе соңрак булачак. Әмма ситуацияне кулдан ычкындыру да ярамый. Кулны пульста тоту яхшырак. Вакытында табиб белән киңәшеп, тиешле чарасын күрергә кирәк. Чөнки башлангыч чорда күп кенә неврологик проблемалар җиңелрәк хәл ителә.

Җитлекми туган сабыйлар өчен беренче ел – иң җаваплы чор, диләр. Аннан соң алар яшьтәшләрен куып тота һәм үсеш үзенчәлекләре буенча алардан аерылмый башлый. Шуңа күрә, сабыегыз дөньяга вакытыннан алдарак туарга булган икән, борчылмагыз! Статистика мәгълүматлары һәр унынчы бала дөньяга җитлекми туа, ди. Һәр бала үз вакытында, үз язмышы белән килә. Моны без берничек тә үзгәртә алмыйбыз. Хәерлегә өметләнергә һәм яхшыга ышанырга гына кирәк!
 

Сезнең фикер

Загрузка..
Загрузка..
Казан шәһәре Совет районы буенча Россия Пенсия фонды идарәсенең матбугат чаралары белән элемтәләр урнаштыру бүлеге белгече
ТР кеше хокуклары буенча вәкаләтле вәкил
Кукмара районы Камышлы авылы имам-хатыйбы
Татарстан Республикасының Этил спирты һәм алкогольле продукция җитештерүне, әйләнештә йөртүне, сыйфатын дәүләт тикшерүен тәэмин итү һәм кулланучылар хокукларын яклау буенча дәүләт инспекциясенең Казан бүлеге җитәкчесе.
Врач-кардиолог, терапевт, кандидат медицинских наук
Intertat
Татар-информ
Татмедиа
16+
Сделано в iCC Design Group
www.icc-otk.com