Хатын-кызлар өчен татар телендә
бердәнбер әдәби-нәфис журнал
1913 елда чыга башлады
1926–1991 елларда «Азат хатын»
Баш битХатын-кыз галәмеБала → Мин тиздән әни булам!

Мин тиздән әни булам!

Сылу Камалова
Сылу Камалова
03 сентября 2014
2991 карау

I адым

Иң элек хатын-кызлар консультациясенә бардым. Әни булырга теләвемне һәм кирәкле анализлар тапшырырга әзер икәнемне белдергәч, гинеколог сөенә-сөенә башын какты – практикасында бу сорауга җитди якын килүчеләр әзрәк булган, күрәсең. Табиб анализга бер кочак юллама язып бирде, дөрес, аларның күбесен түләп тапшырырга туры килде. Шулай итеп, кан (инфекцияләргә, гормоннарга һ.б.), сидек, мазоктан тыш, аналык муентыгын тикшереп, кольпоскопия үткәрде. Кан группасы һәм резус-фактор иремнеке белән туры килүен белгәнгә күрә, боларын тикшертүнең кирәге калмады. Әгәр хәбәрдар булмасагыз – тикшертегез, туры килмәгән очракта табиблар коррекцияләр. Ультратавыш тикшерүе исә кече оча сөягенең торышын, аналык миомасы һәм башка авыруларның булу-булмавын ачыклар. Боларга өстәп, табибтан кирәкле вакцинация турында сораштырыгыз.

Стоматологка һич тә бармыйча калырга ярамый! Теш табибына барып җиткәч, рәхәтләндем генә – тешләремне хәтта чистарттырып агарттым да! Балага узгач, барыбер теш табибына барачаксыз. Ул вакытта инде авыру тешегезне укол белән дәваламаслар – авыртуга түзәргә туры киләчәк! (Дәваланмаган кариес балага зарар китерә!)

Мәче белән электән дус булгач, токсоплозмоз куркынычы янамады – аның микроблары белән минекеләр алышынып беткән, иммунитет барлыкка килгән! Йөклелек вакытында гына өйгә песи алып кайтып әлеге чирне йоктырсагыз – эш харап.


II адым

Унике атнага кадәрге авыр халәтемне табиблар токсикоз дип тә атамады. Укшу, көнгә биш-алты мәртәбә косу, тора алмыйча яту – менә шул була инде җиңелчә токсикоз. Баш әйләнеп китүләр, күңел болгануларга түзәргә генә кала. Шәхсән үзем моның үтемле чарасын таптым – иртә белән ашаганчы бер чынаяк җылымса су эчәм дә шунда ук кире чыгарам. Хәл шуның белән җиңеләйде. Эх, тозлы помидор суы эчәргә!.. Иң яхшысы, иртән караваттан торганчы крекер кабу, лимон суыру. Кисәк торып китмәгез генә!


III адым

«Саклан-саклан!» диюләр бер колактан керде, икенчесеннән чыкты: эссе җәй көнендә фатирны ялт иттереп җыештырдым, урамнарда шактый йөреп кайттым, кунакка барып тынчу бүлмәдә утырдым. Шулар барысы үз эшен эшләде, күрәсең. Кичкә таба тамчылап кан саркыды. «Ашыгыч ярдәм» артык сүз куертмады: хастаханәгә алып китте. Ике атнага сузылган «тоткынлык» ямьсез бүлмәдә, тупас шәфкать туташлары арасында узды. Җитмәсә, бүлмәдәшләрнең юк-бар сөйләвен тыңлап утырырга туры килә – хастаханәгә ноутбук, китап китерттем – позитив уйлар кирәк! Бушлай УЗИга барган идем: чәчләрем үрә торды – табиб кыз яралгы турында әллә ниләр сөйләп бетерде! Дәвалаучы табибым, яхшы анализларыма күз салганнан соң, түләүле УЗИга җибәрде. Түләүлесе яхшырак дигән фикердә калып, алга таба да заманча җиһазландырылган медицина үзәкләренә генә бару ягын карадым.

«Хастаханәдә ясаган уколларны өйдә дә ясаттыра алам бит мин, чыгарыгыз гына!» – дип елаучылар да булды. Әмма баланы саклап каласың килсә, көн буена караватта яту кирәк шул – өйдә барыбер чистартырга, үтүкләргә, пешерергә тотыначаксың...

Авылдагы туганым турында уйлап куйдым әле. Мин кунакка кайтып, кадер-хөрмәттә генә саф һава сулап йөргәндә, ул, эче шактый зур күренсә дә, йөк машинасына җәһәт кенә чөгендер ыргытып маташа иде. Өендә ике бала, мал-туар – бернинди махсус физик күнегүләр кирәкми...


IV адым

Табибым ялганламаган – беренче триместр дигәннәре (12 атна) узуга хәл җиңеләя төшә икән. Бу – шәп яңалык!

Дөрес туклану мөһим. Табибтан яраган-ярамаган ризыклар исемлеген сорап алдым. (Интернетка кереп, тулырак исемлекләр дә эзләп таптым, мисал өчен, күгәрекле затлы сыр ашарга ярамаганлыгын белмичә калганмын...) Газлы сулар, фаст-фуд, хәтта сагыз турында да онытып торырга туры килер. (Хәмер, тәмәке ярамаганлыгы турында сүз кузгатып тормыйм.) Туганнар: «Теләгәнеңне аша, күзең кызыгып калмасын!» дип әйтер. «Теләгәннең», әмма «ярамаганның» бер кашыгын гына кабарга тырыштым, шуннан артыгы кирәкмәс... Балада аллергия булмасын өчен цитрус, җир җиләге, шоколад кебек ризыклардан мөмкин кадәр тыелып калдым.


V адым

Галимнәр: «Әни карынындагы балалар музыканы ишетә икән!» – дип дәлилләп килә. Структурага салынган Вивальди, Моцарт музыкасын, халык көйләрен һәм балалар җырларын ярата, ә Бетховен, Бах, Лист кебек композиторларның түбән ноталарга бай музыкасы тынычсызлый икән аларны. Йөкле вакытта карындагы балаларына музыка тыңлаткан әниләр: «Балам тугач та шул көйләрне таный башлады. Белмәгәннәренә игътибар итмәсә, инде ишеткәннәренә бик тырышып колак салды, аларны тыңлап тынычланды», – дип сөйләде. Музыка тыңлау, бергә җырлау курслары да бар – «Сонатал» дип атала ул. Барып килегез. Җырлау, башка әниләр белән бергә музыка тыңлау сезне тынычландырыр, гармониягә ирештерер.

Иң мөһиме – карында үсүче балага бишек җырларын көйләү икән! Булачак әтине дә бу эшкә җиктек – сабый белән сөйләшсен. (Әтиебез кулын куюга, бала «кача» – тынып кала торган иде, тора-бара ияләште тагын, әтисенең кулын таный башлады – шатланып сикеренде! Рәхәт мизгелләр...) Йокларга гына ятам – тибенә. Сикергән-дулаган баланы бишек җыры тынычландыра икән! Әллә чыннан да йокыга китәме? Димәк, алгоритм шундый: кичке аш, душ-мунча, бишек җыры – бала моңа күнексен, алга таба аны йоклату җиңелрәк булыр, диләр.

Иҗат белән шөгыльләнә башлауның нәкъ вакыты! Бала сезнең аша дөньяның матурлыгы белән таныша торсын.


VI адым

Хатын-кызлар консультациясенә килгәч стендларга игътибар иттем – булачак әниләр өчен бушлай лекцияләр дә уздыралар икән! (Балалар поликлиникасында исә тәҗрибәсез әниләр өчен нәниләрне тәрбияләүгә багышланган дәресләр үткәрелә – шуларга да йөри башладым.) Түләүле курсларга да язылдым. Махсус физик күнегүләр (туп өстендә, идәндә), дөрес сулау дәресләре... Организмдагы үзгәрешләр турында гына белем бирми ул курслар. Иң мөһиме – алар психологик яктан бала табуга әзерли! Үзем шикелле куркуга төшкән, дулкынланган, сораулары күп кызлар белән бергә булу тынычландырды. Куркуларың белән ялгызың калмау – зур ярдәм икән ул!

Тулгак тоткан вакытта дөрес суларга да өйрәттеләр. Бу дәресләрне көн саен кабатлау зарур, шул очракта гына алар кирәк вакытта баштан очып чыкмас. Табиб сезгә Кегель күнегүләрен дә ясарга өйрәтсен – аналык төшү, бәвел тотмау кебек бәлаләрдән котылырга ярдәм итәр.

Бала табу вакытындагы авыртуның сәбәбе – курку. Мускулларның киеренкелеген бетерә  белергә кирәк. Тулгак вакытында кысылырга түгел, киресенчә, бөтен тәнне йомшартырга өйрәнегез, югыйсә аналык бик озак ачылып, үзеңне дә, баланы да интектерәчәк. Шуны истә тотарга кирәк – һәр тулгак саен бала үз адымнарын ясый: әнидән ярдәм көтә ул! Тулгак вакытында каты урындыкта утырырга ярамый – баланың башына зарар килүе ихтимал. Тезләрне як-якка аерып чүгәләү, унитазга утыру, ишек яңагына, карават башына, иң яхшысы, ирнең муенына асылынып тору дөрес – болай эшләгәндә авырлык көче булыша.


Дөрес суларга алдан өйрәник

Тулгак көчле булмаганда гадәти ритмда яки тирәнрәк сулыйбыз. Тулгак көчәйгәндә еш-еш һәм кыска сулышлар алабыз – мондый сулыш диафрагманы өстә килеш тотачак һәм аналыкка басым ясамаячак, димәк, авырту көчәймәячәк. Тулгак авыртуының иң соңгы чигенә килеп җиткәндә тиз-тиз сулыш алып, берничә секундка сулыш алуны туктатып торабыз һәм салмак кына сулыш чыгарабыз.

Икенче алым. Интенсив тулгак башланганда: 1-2-3-4 дип, борын аша акрын һәм тирән сулыш алабыз, авырту соңгы ноктасына менгәч, 1-2-3-4-5-6 дип авыз аша сулыш чыгарабыз. (Авыз аша сулыйсыз икән, һаваны тел астына алыгыз – бу очракта тамак чатнамас, ирен ярылмас.) Сулыш чыгару тулгак авыртуын киметә – сулышны озын итеп чыгарырга өйрәнү бик мөһим!

Ничек кенә көчәнергә теләсәгез дә, баланың башы аска ук төшеп җитмәсә, көчәнергә ярамый! Бу вакытта еш һәм кыска итеп сулыш алырга кирәк – керпе яки эт сыман.

Тәҗрибәле әниләр тулгак вакытында акушер биргән командаларны тыңларга киңәш итә. Кирәк булганда – көчәнергә, кирәк булганда – ял итәргә. Шулай эшләгәндә генә яра-җәрәхәтсез котыла алырсыз. Акушерка «Көчән!» дигәндә борын аша тирән итеп сулыш алабыз, сулышны тоткарлыйбыз һәм көчәнәбез. Сулышны акрын гына чыгарырга кирәген онытмагыз, югыйсә диафрагма күтәрелеп, баланы кире эчкә суырып алачак, ә моның травмага китерүе мөмкин!

Хатын-кызларның бер өлеше авыртуга түзәлмичә яки табибны үз яныннан җибәрмәс өчен өзлексез кычкыра. Үзегезне кулда тотыгыз – акушер да, табиб та сезне кызганмас. Киресенчә, алар сабыйның сәламәтлеге өчен куркып, сезне ачуланып ташларга мөмкин, чөнки әни кеше ярсып кычкырганда бала һава җитмәүдән интегә һәм бик курка икән. Тын да алмый ятыгыз дигән сүз түгел бу. Сулыш чыгарганда бугазны кысмыйча (ул кысылганда, аналык та кысыла!), «А-а! Ы-ы! И-и! У-у!» дип сузарга яки яраткан җырны көйләргә киңәш ителә.

Тәҗрибәсез әниләр юлда бала табудан куркып, тулгакның еш кабатлануын көтмичә, бәби табу йортына вакытыннан алда килеп тилмерә. Теге-бу җирем авырта дигәч, табиблар хатын-кызны өстәлгә яткырып карарга мәҗбүр – ә бу организм өчен бик начар! Тулгаклар кичектереләчәк кенә!


* * *

Кызганыч, бала табу йортлары иң матур, иң уңайлы урын булырга тиеш булса да, әлегә нәкъ киресе – ремонтланмаган бүлмәләр, иске җиһазлар, хәтта душ та юк... Бала табудан болай да коты очкан хатын-кыз табибларның салкын карашы, хезмәт күрсәтүче персоналның тупаслыгы белән очрашудан куркып, куырылып төшә. Булачак әни нинди табиб, нинди акушер туры килер дип пошына – бала табучы хатынның кәефе төшә, бала табу матурлыгыннан мәхрүм кала. Кемдер бушлай да яхшы табибтан уңа, кемдер чиратын көтеп, коридорда ята... Шуның ише уйлар бимазалаган әниләр өчен иң яхшысы – табиб белән алдан контракт төзү (акчага, әлбәттә). Әлегә моның белән бернишләп булмый... Яшәешебезнең ямьсез ягын күрмичә, үзең һәм балаң турында матур уйлар гына уйлап ятасың килсә, башка чара юк.

Җиңел генә котылып, исән-сау бәби алып кайтырга язсын сезгә!

Фото: https://pixabay.com

Сезнең фикер

Загрузка..
Загрузка..
Казан шәһәре Совет районы буенча Россия Пенсия фонды идарәсенең матбугат чаралары белән элемтәләр урнаштыру бүлеге белгече
ТР кеше хокуклары буенча вәкаләтле вәкил
Кукмара районы Камышлы авылы имам-хатыйбы
Татарстан Республикасының Этил спирты һәм алкогольле продукция җитештерүне, әйләнештә йөртүне, сыйфатын дәүләт тикшерүен тәэмин итү һәм кулланучылар хокукларын яклау буенча дәүләт инспекциясенең Казан бүлеге җитәкчесе.
Врач-кардиолог, терапевт, кандидат медицинских наук
Intertat
Татар-информ
Татмедиа
16+
Сделано в iCC Design Group
www.icc-otk.com