Хатын-кызлар өчен татар телендә
бердәнбер әдәби-нәфис журнал
1913 елда чыга башлады
1926–1991 елларда «Азат хатын»
Баш битХатын-кыз галәмеБала → Әниләр депрессиясе

Әниләр депрессиясе

Алсу Хәбибуллина
Алсу Хәбибуллина
14 декабря 2016
1638 карау
“Баланы табу түгел, багу читенрәк”, - диләр. Чыннан да, төп эш сәгатьләр буе тулгак газабыннан интегеп, берни белән дә сагыштырып булмаслык авыртулар аша үтеп баланы тапканнан соң гына башлана икән. Яшь әни нарасыйны багарга рухи һәм физик яктан әзер булса, бу эш бик җиңел, майланган кебек бара. Ә менә хатын-кыз әни булырга әзерләнеп җитмәгәндә, гаиләдә аңлашылмаучанлыклар килеп чыкканда, бала тапканчы да рухи бәргәләнүләрдән интеккән булса, эшләр шактый хөрти. Бала тапканнан соң булырга мөмкин депрессия сезне “кочак җәеп” каршы алачак һәм бик озак кочагыннан чыгармаячак.

Бала тапканнан соңгы депрессия гаҗәеп серле күренеш. Аны акушер-гинекологлар кире кагалар, ә шул ук вакытта психологлар һәм психиатрлар бик теләп дәвалыйлар. Бала тапканчы хатын-кыз аның булуына ышанмый, әмма бәбиләгәч һәр икенчесе үзен депрессия аша үттем дип саный. 

Үзе әлеге афәт белән очрашкан Гүзәл (исеме үзгәртелде) кызына бер яшь тулганчыга кадәр булган халәтен бүген куркыныч төш кебек искә ала. Гүзәлнең бала табуы бик авыр була: ике тәүлек диярлек тулгактан интегә, әмма сабый дөньяга килергә ашыкмый. Табиблар башта үзең табасың дип ышандыралар, ахырга кадәр сузалар. Соңыннан хәлсезләнгән, яртылаш кына аңда булган Гүзәлне операциягә алып китәләр. “Операциядән соң реанимациядә аңыма килгәннән соң әкренләп наркоздан айный башладым. Тулгактан та кыенрак авыртулар башланды. Үземне трактор астында калган кебек хис иттем. Шушы караватта ятасым һәм үләсем килде. “Балаң исән-сау, сәламәт, фәлән кило, фәлән сантиметр”, - дип сөйли башлаган педиатрны тыңламадым да. Нинди бала?! Минем аны күрәсем дә килми иде. Палатага чыгардылар, баланы алып килделәр. “Ашат, сөтең төшәр”, - диләр. Мин ашатырга талпынып та карамадым. Баланы күргәч, бәлки, халәтем үзгәрер, дип өметләнгән идем. Юк! Дүрт көн буе баланы алып килделәр, алып киттеләр. Минем күңелдә бер генә кыл да селкенмәде. Әллә калдырып кына чыгаргамы дип уйлаган идем башта. Аннан иремнән, туганнардан, дуслардан оят булды”. 

Гүзәлнең мондый халәте бала табу йортыннан чыкканнан соң да дәвам итә. Өстәвенә, ире аны мондый килеш кабул итә алмый – бала турында сүз чыгуга өйдә буран куба. Гүзәлне тормыш иптәше начар ана булуда гаепли, хатын үз чиратында истерика куптара, елый. Аңа кушылып кызы елый, көндез дә, төнлә дә начар йоклый, аны тынычландыру өчен күтәреп йөрергә, гел тирбәтергә кирәк була. Өйгә килеп йөри торган педиатр бала начар ашый, авырлык җыймый, дип бәйләнә. Нәтиҗәдә, кызына бер ай тулганда кеше рәтеннән чыккан Гүзәл бала белән әнисе янына кайтып егыла. Ярый әнисе кире какмый: пенсиядә  булса да эшләп йөргән Галимә апа (исеме үзгәртелде) эшеннән китә һәм оныгын багарга керешә. Гүзәл исә үзен тагын да кирәксезрәк, көчсезрәк итеп тоя башлый. Яшь әнинең сәламәтлеге какшый, әле салкын тиеп, әле кан басымы уйнап интегә. Берничә айдан ул урын өстеннән дә тормас хәлгә җитә. Гүзәлне башта табибларга, аннан им-томчы әбиләргә йөртә башлыйлар. Һәр күренгән табиб — берәр чир, ә һәр өшкерүче әби сихер таба. 

Гүзәл үзе бу вакытны ниндидер төш кебек кенә хәтерлим, ди. Бәби күрергә килгән бер танышлары аның мондый хәлгә төшүен депрессия белән бәйләп карарга киңәш итә. Танылган психотерапевтның номерын бирә. Башта әле Гүзәлне аңа күрсәтергә теләмиләр. Оят бит, акылдан язган дип хастаханәгә салып куйсалар?! Шулай да күпмедер вакыттан соң психиатрга язылалар, барып күренәләр. Гүзәлгә озакка сузылган депрессия дигән диагноз куела. Башта дарулар белән дәвалыйлар. Аннан консультацияләр ярдәмендә. Тәмам дәваланып, кеше рәтенә кергәнче Гүзәлнең кызына бер яшь тулырга өлгерә! Сабыйның туган көнендә ире белән дуслашалар һәм кабаттан бергә яшәп карарга булалар. 

“Мин томанда кебек идем. Үз-үземне контрольдә тоту, аек бәя бирү юк. Дарулар курсыннан соң ничектер җиңел булып китте. Кызымны күрә башладым. Аңа кадәр хәтта аның елаганына да игътибар итми идем. Аннан аны яратканымны аңладым! Психолог белән эшләү бик файдалы булды. Беренче сеансларда сөйли һәм бертуктаусыз елый идем. Аннан җиңел булып китте. Психолог киңәше белән мәчеткә бардым. Намаз аша күңелгә тынычлык иңде. Анда бик яхшы мөслимәләр белән таныштым. Алар белән аралашу да файдалы булды”, - ди Гүзәл.

Бу тарихны мин авызымны ачып тыңладым. Бала тапканнан соң чыннан да беренче вакытта күңел савытлары гел мөлдерәмә тулы була: елыйсы килә, сүз күтәрә алмый башлыйсың. Үзең дә кечкенә балага әверелеп каласың. Дөньяңның бер чите кителгән кебек була. Әмма мондый халәт Гүзәлнеке белән чагыштырганда чүп кенә икән!

Психолог Гөлнара Ибраһимова белән бала тапканнан соңгы депрессия турында сөйләшәбез. Аңа үз практикасында депрессиядәге яшь әниләр белән еш очрашырга туры килә икән. “Бу тема турында сөйләшкәндә иң элек бер нәрсәне искәртергә кирәк. Яңа гына әни булу бәхетен татыган хатыннарның беренче мәлдә эмоциональ фоны бик тотрыксыз була. Уйланмыйча әйтелгән һәр сүз аларны чыгырдан чыгара. Сәбәпле дә, сәбәпсез дә еларга гына торалар. Бала тапканнан соң организм әле тернәкләнмәгән, төнлә йокы туймый, өйдәге эшләргә өлгереп булмый – болар барысы да яшь әниләрнең күңел халәтенә йогынты ясый. Мондый күренеш куркыныч түгел, ул үтә – шуны онытмагыз. Бу гадәти арыганлык кына. Аны фәндә baby blues дип атыйлар. Ул гадәттә 1-1,5 айга кадәр дәвам итә. Шуңа күрә бала табу йортыннан чыккач ешрак ял итәргә, тәмле һәм төрле итеп ашарга, бала йоклаганда йокларга тырышыгыз. Моның өчен ирегезгә ял алырга яки берәр туганыгыздан ярдәм сорарга туры киләчәк. Беренче айда, ә иң яхшысы 40 көнгә кадәр (юкка гына диндә 40 көнгә кадәр ана да, бала да ике дөнья арасында була, диелмәгән инде!) күп вакытын бәби белән үткәргән, көч туплаган әнигә алга таба бик җиңел булачак. Шулай ук мондый атмосфера сабыйга да уңай йогынты ясамый калмый. Ул тынычрак була, әйбәт ашый, күп йоклый. Ә менә беренче көннәрдәге эмоциональ фон һаман саен киеренке була барса, хатын-кыз ял итмәсә, үзенә карата кайгырту һәм ярдәм тоймаса, аның рухи халәте түбән тәгәри. Бераздан яшь әни үзен кирәксез, берни булдыра алмый торган итеп тоя башлый. Ул үзен начар әни дип уйлый, тышкы кыяфәте белән канәгатьсезлек башлана, бернинди шөгыльдән дә ямь таба алмый, тормыш мәгънәсе югала. Еш кына мондый киеренкелек суицид турындагы уйларга китерә. Менә монысы инде депрессиягә килеп җитүне аңлата”, - ди психолог. Еш кына депрессиядәге хатын-кыз вакыйгаларны адекват бәяли алмый башлый. Биредә инде иренә, якыннарына вакытында чарасын күрергә, тиешле белгечне табып, тизрәк проблеманы хәл итәргә кирәк.

Депрессия, гадәттә, ике төрле була икән: психиатрик һәм невротик. Психиатрик депрессия моңа кадәр рухи авырулар белән очрашкан яки нәселендә шундый авырулар булган хатын-кызларга яный. Ул бик сирәк очрый, ди белгечләр. Ә невротик депрессия вакытында исә организмда нейроннар һәм гормоннар белән бәйле процесслар бозылган була. Аны дәвалау тиз һәм җиңел. Заманча медицина невротик депрессияне кире кабатланмаслык итеп җиңәргә ярдәм итә. 

Ә яңа гына бала тапкан хатын-кызга беренче мәлдә бераз тайм аут алып торырга киңәш итә психологлар. Сабый туганның икенче көнендә үк эшкә алыну, “үзем, үзем” дип якыннарның ярдәменнән баш тарту, барысына да җитешәм дип, көне буе ашарга пешереп, җыештырып, юып, үтүкләп хәлдән таю, баланы өйгә чыгуга ук “бишектән үстерә”, яңа методикалар белән тәрбияли башлау сезне бик тиз кеше рәтеннән чыгарачак. Иң яхшысы – беренче көннәрдән үк сабый белән бергә йоклап, аны теләгән вакытында ашатып, үзең теләгән вакытта ашап, тиешенчә эчеп, тыныч һәм ашыкмыйча тернәкләнү. 1-1,5 ай шундый режимда яшәсәгез, бала тәрбияләргә дә, ирне кайгыртырга да, өйне тәртиптә тотарга да, хәтта ниндидер шөгыль белән мавыгырга да хәлегез булыр. 
 

Сезнең фикер

Загрузка..
Загрузка..
ТР кеше хокуклары буенча вәкаләтле вәкил
Россия Федерациясе Пенсия фондының Казан шәһәре Совет районы буенча матбугат чаралары белән элемтәләр урнаштыру бүлеге баш белгече
Кукмара районы Камышлы авылы имам-хатыйбы
Татарстан Республикасының Этил спирты һәм алкогольле продукция җитештерүне, әйләнештә йөртүне, сыйфатын дәүләт тикшерүен тәэмин итү һәм кулланучылар хокукларын яклау буенча дәүләт инспекциясенең Казан бүлеге җитәкчесе.
Врач-кардиолог, терапевт, кандидат медицинских наук
Intertat
Татар-информ
Татмедиа
16+
Сделано в iCC Design Group
www.icc-otk.com