Хатын-кызлар өчен татар телендә
бердәнбер әдәби-нәфис журнал
1913 елда чыга башлады
1926–1991 елларда «Азат хатын»
Баш битХатын-кыз галәмеБала → Нинди мәктәп сайлыйбыз?

Нинди мәктәп сайлыйбыз?

Мәдинә АВЗАЛОВА
Мәдинә АВЗАЛОВА
23 августа 2016
1027 карау
Дөресен әйткәндә, мәктәп нинди генә тирәнтен белем бирмәсен, беләбез ич: “тирән” дигәне дә барыбер озакка җитми аның. Галимнәр раславынча, ел эчендә мәгълүматның 15 про­центы яңара, ягъни узган елгысы быелга ярамый. Димәк, оныгымның, тормыштан артта каласы килмәсә, гомер буе укыйсы бар әле. Шулай булгач, нинди мәктәп тә ярый… Балага мөнәсәбәт кенә яхшы булсын, булган саулыгын югалтмыйча укырлык мөмкинлек­ләре генә булсын!

Бүгенге көннең иң мөһим, иң җитди проблемасы да шул. Статистик мәгълүматларга караганда, мәктәпне тәмамлап чыгучы яшүсмерләрнең нибары 3 проценты мөстәкыйль тормышка сау-сәламәт килеш аяк баса икән. Һәр класстан бер укучы дигән сүз бу. Моның ише күңелсез-хәвефле саннарны күз алдында тотканда, билгеле инде, сабый өчен иң әйбәте — белем бирү белән беррәттән, сәламәтлекне дә беренче урынга куйган мәктәпләр, дип уйлап куясың.
Нәни американлылар кебек, дәрес вакытында йөреп торулар, теләсә — идәнгә яткан килеш тә тыңлаулар юк инде ул бездә. Булган бит ул андый “хәрәкәттәге” дәресләр элек тә. Арис­тотель, мәсәлән, дәресләрен укучылары белән диңгез буенда йөри-йөри үткәргән дип сөйлиләр. XIX гасырда Россиядә дә дәресне басып тыңлаганнар.



Безнең балалар исә мәктәп елларын — бер кыңгыраудан икенчесенә чаклы — парта арасында утырып үткәрәләр. Хәрәкәт — һаваныңүзе шикелле кирәк бермәлдә, көнозын әнә шулай. Шуңа да күпчелегенеңәле башлангыч сыйныфларда ук котылгысыз рәвештә күрү сәләте начарая, умыртка сөяге ­кәкрәя.

Медицина фәннәре докторы В. Ф. Ба­зарный инде менә егерме биш ел баланы мәктәпнең саулыкка зыян сала торган йогынтысыннан аралау юлларын эзли. Аның фикердәшләре укучыларны аягүрә укыта. Алар дәресне сәдәф таккан келәмнәргә басып тыңлыйлар, төрле якка әйләнеп карый-карый методик әсбаплар эзлиләр. Ә түшәмдә — нәниләрнең күзләрен ял иттерү өчен төрле рәсем-сызыклар… Баш мие, гадәттә, туры сызыклардан бик тиз арый. Чөнки алар табигатьтә бөтенләй юк диярлек. Укытучы туры почмактан “качу” өчен, дәрескә кирәк­ле картиналарны горизонталь итеп түгел, ә бәлки дулкынсыман элә. Бу ысул хәзер илнең йөзләрчә мәктәбендә кулланыла.

— Каян табасың андый мәктәпне, дим шул хакта сөйләп торган укыту­чыга.
— Өйгә бирелгән күнекмәләрне яхшы үзләштерсә, мәктәпкә теләп йөрсә, иңәһәмиятлесе, стресс кичермәсә… — дип тезеп китә әңгәмәдәшем.
— Әйе, стресс кичермәсә… Шуны­сын әйтик, малайлар мәктәпкә, кызларга караганда, авыррак ияләшә. Түбән сыйныфларда кызлар үсеш ягыннан, малайларны узып китә, алар яхшырак укыйлар, үз-үзләрен ышанычлырак тоталар, оста итеп сөйли дә беләләр. 5-6 нчы сыйныфка кадәр кызлар физик, интеллектуаль һәм социаль яктан да “егет”ләрдән өстен.

Ә инде малайларга килгәндә, алар гел стресс хәлендә булалар. Һич кенә үзләренә кызлардан калышуларын кичерә алмыйлар. Ахыр чиктә малайлар уку чорында ук үз-үзенә ышаныч, максатчанлык кебек ир кешегә бик тә кирәкле булган мөһим сыйфатларны югалталар. Ике сүзнең берендә: “Вика шулай ди, Вика болай”, — дип сокланып сөйләгән оныгымны аңлыйм мин. Күрәсең, кызларга охшарга тырышу бакчадан ук башлана. Хәзер күп кенә шәһәрләрдә кызлар белән малайларны аерым укыта торган эксперименталь мәктәпләр барлыкка килде. Казанда да бар андый мәктәпләр. Биредә укучы балалар аз авырый, башкасын әйтмим, гәүдә тотышларына кадәр икенче!



Шулай да: “Баланы кайсы мәктәпкә бирергә?” дигән сорауны көн үзә­геннән алырга ашыкмыйм әле. Кызыксынып, Казан шәһәренең инглиз теле мәктәбенә шылтыратам. Ни диярләр икән? Трубканыңтеге башындагы ханым, үзенең кем икәнен әйтмичә генә башта: “Йөгереп укыймы?” — дип сорады. “Яза аламы?” — булды икенче соравы. Безнең бала­лар үсеш мәктәбендә укыдылар. “Әзерлек мәктәбенә йөрдегезме?” — дип дәвам итә ул сүзен. “Без консерватория каршындагы махсус музыка мәктәбенә йөрдек”, — дим. “Ну, менә шунда укыгыз, алайса…” Сөйләшү тәмам. “Аяк астында буталып йөрмәгез” дип әйтүе булдымы инде?

“Йөгереп укыймы?”, “Яза беләме?”. Мәктәптә ни эшләр икән соң ул бөтенесен белеп баргач?! Баланың мәктәпкә әзерлеген шул рәвешле, ягъни аның гомум белем дәрәҗәсенә карап билгеләү — еш очрый торган иң зур хаталарның берсе дә инде. Сүз дә юк, зәңгәр экраннар яныннан китмәгән нәниләр бүген күпне белә, һәр яңалыкны шундук һәм теләп кабул итә. Өстәвенә, без аларны биләүдән төшүгә үк өйрәтә башлыйбыз. Биш-алты яшенә җиткәндә, улыбыз яки кызыбыз безне үзенең һөнәре, һәрнәрсәдән хәбәрдар булуы белән шаккатыра. Без еш кына балабызны “вундеркинд” санап, сәләтлеләр өчен махсус мәктәпләр эзли башлыйбыз. Һәм шуныңбелән ялгышабыз да. Баксаң, ул гап-гади бала икән лә. “Балагыз укыганны яисә сөйләгәнне исендә калдырамы, ул игътибарлымы? Әйе, димәк, мәктәпкә әзер. Юк икән, укырга барырга иртәрәк”, — дип кисәтә психологлар. Шуңа да йөгерек укуны һичкайчан максат итеп куярга ярамый. Тиз уку гына — ул әле бердәнбер күрсәткеч түгел. Шундук күз алдына кулына секундомер тотып, укучы каршында басып торган укытучы килеп баса. Баланың минутына ничә сүз “яудырганын” санап торганчы, ни хакта укыганын, эчтәлеген сораштырса, дөресрәк, нәтиҗәлерәк булмас микән?! Тизлеккә уку “ярышлары” оештыруның сабый сәламәтлегенә зур зыян салуын онытмагыз! Шариклы ручкалар белән язу да юньлегә китерми. Кара савыты һәм бер тиенлек каләмнәреңне теләсәң-теләмәсәңдә искә төшерерсең. Кәгазьдән аерылмыйча язу янә баланыңкан басымын күтәрә, пульсын ешайта икән. Җыеп әйткәндә, бүген мәктәптә кулланыла торган методлар иңэлек бала сәламәтлеген какшатуга юнәлгән.




Яшел Үзән районының Осиново мәктәбендә озак еллар башлангыч сыйныфларны укытып, лаеклы ялга чыккан Эльза ханым Дәүләтшинаның әйткәне бер дә истән чыкмый: “Бала белән тавышны чак кына күтәреп тә сөйләшергә ярамый. Сабыр булсын ул укытучы, үзен тыныч тотсын…” Мин аның ни әйтергә теләгәнен аңлыйм. Димәк, нинди мәктәп кенә түгел, нинди укытучыга да эләгәсең бит әле?! 

Алда безне әнә шундый җитди эшләр, мәшәкатьле көннәр көтә. Мәктәпкә әзерлек өчен бирелгән ике-өч ай сизелми дә үтеп китәр ул. Мәктәп тормышы… Ул нинди булыр? Улыбызга ул нинди яклары белән ачылыр? Сөен­дерерме ул аны, көендерерме? Әл­бәттә, барысы булыр. Тик күңеле генә кайтмасын, теләп кенә укысын!


Балагыз мәктәпкә әзерме?

* Бала аралашучан, агрессив түгел, яңа мохиткә тиз ияләшә.

* Һәр күнекмәне үрнәктә күрсәтелгәнчә башкара, эшен ахырына җиткерә, үзенеңкимчелекләрен күрә.

* Әйберләрнең охшашлыгын һәм аермалыгын таный, нәтиҗә ясый.

* Ун-унбиш минут дәвамында игътибарын юнәтеп тора ала, ун төрле сүзне исендә калдыра яисә өч-дүрт кабатлаудан соңдүртьюллык шигырьне яттан сөйли ала.

* Бөтен авазларны дөрес әйтә, рәсемгә карап хикәя төзи.

* Физик яктан әзер: йөгерә, сикерә, мәтәлчек ата, кечкенә предметлар белән манипуляция ясый, вертикаль һәм горизонталь сызыклар, түгәрәк һәм квадрат сыза белә.

* Төрле фигуралар, хәрефләр һәм саннар ясый, асны һәм өсне аера.

* Балагызныңукыйсы килә, нәрсә яхшы, нәрсә яман икәнен аңлый.

* Балагыз сирәк авырый, аның хроник һәм психик авырулары юк.

Сезнең фикер

Загрузка..
Загрузка..
ТР кеше хокуклары буенча вәкаләтле вәкил
Россия Федерациясе Пенсия фондының Казан шәһәре Совет районы буенча матбугат чаралары белән элемтәләр урнаштыру бүлеге баш белгече
Кукмара районы Камышлы авылы имам-хатыйбы
Татарстан Республикасының Этил спирты һәм алкогольле продукция җитештерүне, әйләнештә йөртүне, сыйфатын дәүләт тикшерүен тәэмин итү һәм кулланучылар хокукларын яклау буенча дәүләт инспекциясенең Казан бүлеге җитәкчесе.
Врач-кардиолог, терапевт, кандидат медицинских наук
Intertat
Татар-информ
Татмедиа
16+
Сделано в iCC Design Group
www.icc-otk.com