Хатын-кызлар өчен татар телендә
бердәнбер әдәби-нәфис журнал
1913 елда чыга башлады
1926–1991 елларда «Азат хатын»
Баш битХатын-кыз галәмеБала → ​Үсәбез — айлап түгел, көнләп!

​Үсәбез — айлап түгел, көнләп!

Сылу Камалова
Сылу Камалова
29 сентября 2015
2302 карау
(баланың дүртенче-бишенче айлары)
 
Киноларда кайчак геройлар әңгәмәләрен «Сезнең балагыз бармы?» дип башлап җибәрә дә, уртак тел дә табып куялар. Кешенең баласы булу-булмавының ни катнашы бар инде дип аптырый идем?! Ачуым да килгәли иде хәтта. Хәзер генә төшендем — катнашы бик зур икән шул! Чөнки баласы булган һәм баласыз кеше икесе ике дөньяда яши икән ләбаса. Баласыз кеше өчен бөтен планета — кечкенә бер шарчык, кая телисең, шунда барасың. Балалы кешенең планетасы — яраткан сабые: кая барсаң да, уйларың, эш-гамәлләрең шул кечкенә зу-ур (!) кеше әйләнәсендә бөтерелә.

Балалы кеше – куркак ул. Мин дә куркак. Телевизор, Интернеттагы яңалыкларны карамаска тырышам хәтта – ямьсез, коточкыч хәбәрләрне колагым ишетмәсен, күзем күрмәсен! Кеше үтерү, мыскыллау, талау, бәла-казалар – болар турында ишетү йөрәкне бер мәлгә туктатып куя! Баламны ничек йолып калырмын?! Ю-ук! Нинди дискотекаларга йөрсен ул! Җибәрмим! Йә әтисе белән тагылып барырбыз – читтән саклап торырбыз. Мәктәпкә җитәкләп кенә алып барып, җитәкләп кенә алып кайтырбыз. Менә шундый куркакка әйләндем – тегене-моны уйлап куйсам, колак шаулый башлый... Дискотекаларга әле ерак – олы тормышка кадәр өйдә дә никадәр куркыныч хәлләр сагалап тора үзен! Боларыннан саклап калыр өчен Интернеттан доктор Е. О. Комаровскийның «Неотложная помощь. Справочник для родителей» китабын сатып алдым (бу танылган педиатрның тагын бик күп китаплары, видеороликлары бар – эзләп карагыз, файдасын күрерсез). Китапны укып чыккач, үземдә берникадәр ышаныч туды.


Бала пешкән очракта

Пешкән урынны (I-II дәрәҗәдәге пешкән урын кызарган, ул авырта, тире кабарып чыга) 15-20 минутка агып торган салкын су (бозлы су ярамый!) астына куярга һәм чиста чүпрәк белән капларга. Парацетамол яки ибупрофен эчертергә. (Мондый очраклар өчен аптечкагызда пантенол кебек аэрозоль булып торсын.) Табибка күренергә.

III дәрәҗә пешү вакытында (тире авыртуны сизми, корый, хәтта кара янган була) су тидермичә чиста чүпрәк белән каплыйсы һәм ашыгыч ярдәм чакыртасы.

ЯРАМЫЙ:

* Ябышкан киемне кубарырга;
* Кабарган тирене тишәргә;
* Җәрәхәтләнгән тирегә кул белән тияргә;
* Җәрәхәткә мамык, боз куярга, пластырь ябыштырырга;
* Җәрәхәткә үсемлек, атланмай, каймак, кефир, косметик лосьон, крем, мазьлар сөртергә, бәвел агызырга;
* Җәрәхәткә йод, зеленка, водород перекисе тидерергә, дару порошоклары сибәргә.


Бала егылганда

Бала хәрәкәтләнә! Биләүдәге вакытын сагынып куям кайчак – урынына салдың да, тынычлап йөр. Ә хәзер!.. Бала аркасыннан корсагына көтмәгәндә генә әйләнеп куя – сизми дә каласың. Бишегендә, диванда әйләнепме-әйләнә! Миңа гел әйтеп торалар – караватта, арбада берүзен калдырма! Башкалар исә: «Егылмаган бала бик сирәк була ул», – дип көлә. Моңа әзер тору мөһим. Башы белән мәтәлеп төште, ди. «Каравыл!» дип кычкырасы килер, әмма паникага бирелмәскә! – сезнең реакциядән баланың куркып китүе бар. Педиатрлар шуны тәкрарлый: бер яшькә кадәрге балаларның егылуы күп очракта коточкыч нәтиҗәләргә китерми (бер яшьлек баланың егылуы биш айлык баланың егылуыннан хәтәррәк), чөнки табигать-ана бу хакта уйлап куйган – балаларның баш сөяге арасындагы җөйләр сыгылмалы, анда сыеклык та күбрәк, ул бәрелгән вакытта амортизация мөмкинлеген тудыра. Әмма егылу очрагына битараф булу дигән сүз түгел бу! Бала егылачак, бернишләп булмый. Шуның өчен алгоритмны алдан ятлап куйыйк.
 
Егылуга ук бала елап җибәрә, кочагыгызда 5-10 минут елап ала да, уйнарга керешә. Үзен гадәттәгечә тота. Бәрелгән урында шеш чыкса яки ул кара янса, тынычлана аласыз. Бәрелгән урынга салкын компресс куегыз. Якын арада табибка күренеп чыгыгыз. Беренче тәүлектә мөмкин кадәр тыныч уеннар уйнасын, аның халәтен күзәтеп торыгыз.

Бала егылгач тына, елап җибәрми. Яисә шундук елый башлый һәм бик озак тынычлана алмый. Имәсе килми, йокымсырый, хәрәкәтләре дөрес түгел, бала ярсулы. Укшу, пульсның үзгәрүе, лепкәнең (родничок) шешүе, тәнгә салкын тир бәреп чыгу баш миенең селкенүе турында сөйли. Күз карасы төрле зурлыкта булса – хәл яхшылардан түгел. Ашыгыч ярдәм чакыртыгыз! Табиб килгәнче баланы йоклатмагыз!

Бала шундук елап җибәрә, бераздан тынычлана һәм үзен гадәттәгечә тота башлый. Берничә сәгатьтән соң (хәтта берничә көннән соң да булырга мөмкин!) башында йомшак шеш килеп чыкса (тире астында җыелган сыекчаны хәтерләтә) – шундук табибка барыгыз! Баланың баш мие селкенгән булуы ихтимал.


Стоматит

Баланы нинди генә чирләр сагалап тормый! 
Стоматит (башка исеме – сөт авыруы, ягъни молочница) турында белеп тору кирәк. Төкерек үзенең саклагыч сыйфатларын югалтса, авыз куышлыгындагы бакте­рияләрне үтерүче антибиотиклар кулланылса, шушы авыру килеп чыгарга мөмкин икән. Стоматит сабыйның авызын авырттыра башлый, нәтиҗәдә, бала имүдән баш тарта. Яңакларның эчке өлешендәге лайлалы тышчасында, уртларда, аңкауда, телдә эремчекләнеп торган ак тамчыларны хәтерләткән ак таплар күренүгә табибка ашыгыгыз! Кайбер әти-әниләр авыз куышлыгын зеленка яки водород перекисе белән эшкәртә башлый – болай эшләргә һич ярамый! 

Профилактика – төкерекнең кибүенә юл куймаска кирәк. Моның өчен бала бүлмәсендә салкынча һәм дымлы һава булдырырга, вакытында борын куышлыгын чистартырга, урамда ешрак йөрергә, күбрәк су эчертергә кирәк.

Дәвалау – бармакка марля чорнап, 2% сода эремәсенә манып алабыз. Шуның белән баланың телен сөртеп, ахырдан чиста су белән дә сөртеп алабыз. Аптекаларда махсус витаминлы комплекслар да сатыла, аның белән сөрткәннән соң су белән юдырырга кирәкми. Шуны онытмагыз: бүлмә һавасы коры һәм җылы булса, бернинди дәвалау ярдәм итмәячәк!


Отит

Баланы рәхәтләндереп ваннада коендырдык, өстенә су сиптердек. Шикләнсәм дә, колакларын сөлге белән генә корытып алдым. (Мамыкны бөтереп, колак эчен корытырга кирәк булган икән.) Ә бер көнне колагына кагылып китүгә кычкырып елап җибәрде бәләкәч... Табибка чаптык. Урта отит, диде.
Отит – колакның бер бүлегенең ялкынсынуы ул. 
Отит өч төрле була – тышкы, урта һәм эчке. 

Тышкы отит еш булмый, әмма бу бик җитди авыру. Эчке отитурта отит яки инфекцион авырудан өзлегү, томау аркасында килеп чыгарга мөмкин.
Температура булмагач, табиб антибиотиклар эчәргә кушмады. Колакка һәм борынга тамчы салырга, диде. Әйе, борынга да кирәк – дару Евстахий көпшәсенең лайлалы тышчасында шешне киметергә ярдәм итә.Табибка бармыйча, теләсә нинди тамчылар белән дәвалау тыела! 
Иң элек отитның нинди икәнен ачыкларга кирәк – аларның дәвалау ысуллары төрле. Табибка барып җиткәнче авырткан колакны җылыда тотыгыз.

Отитны булдырмау өчен нишләргә соң? Борыннан чыккан сыек бүлендекләр куркыныч түгел. Иң мөһиме – аларның куеруын булдырмаска кирәк. Моның өчен күбрәк су эчертергә киңәш итәләр. Бүлмәне еш җилләтергә, тузанны юеш чүпрәк белән еш сөртеп торырга оныт­магыз. Бүлмәдә 18-20 градус җылы булырга тиеш.


Матурлык

Баланы күкрәктән аеруга, сөт бетүгә, күкрәкләр кечерәеп калачак, ямьсезләнәчәк... Моны булдырмас өчен күнегүләр ясарга вакыт!

Учларны бер-берсенә куеп, күкрәк турысына якынайтабыз (бармаклар өскә караган, терсәкләр 90о хасил итә). Бер-ике диюгә, учларны бер-берсенә кысабыз, өч-дүрт дигәндә, кул торышын үзгәртмичә, бушатабыз.

«Кайчы». Куллар як-якка аерылган. Бер диюгә, кулларны күкрәк алдында чалыштырабыз. «Ике» диюгә, аерабыз. Һәр чалыштыруда куллар өскәрәк күтәрелә бара. Ун дигәндә, куллар баш түбәсе өстендә чалыштырыла. Шул рәвешле башлангыч хәлгә кайтканчы ясыйбыз.
Тезләрне идәнгә тидереп, 11 мәртәбә «отжимание» ясыйбыз. Аннары кул-иңбашларны тартабыз да, тагын 5-11 мәртәбә кабатлыйбыз. Әлеге күнегүне көнаралаш кабатлыйсы.

Пресс булдыру
Эчне элеккеге хәленә кайтару өчен махсус күнегүләр ясарга кирәк!

Яткан килеш аякларны тезләрдә бөгәбез һәм диван яки кресло астына кыстырабыз. Кулларны баш астына салып, салмак кына күтәреләбез, төшәбез. Әлеге күнегүне көн саен берничә минут дәвамында башкарабыз.
Яткан килеш салмак кына аякларны күтәрәбез. Авырсынасыз икән, аякларны бик югары күтәрмәгез – моңа тора-бара ирешерсез.
Аякларны тез киңлегенә куябыз. Ике якка тегендә-монда бөгеләбез – кул белән идәнгә тияргә тырышабыз.

Тагын менә дигән бер күнегү: кулларны өскә күтәреп, арка белән диварга терәлеп басабыз. Диварга үкчә, арт сан, калак сөякләре, баш, кул чуклары белән «ябышабыз». Шулай өч минут басып торабыз. Җиңел эш түгел бу. Тырышырга туры килер! Нәтиҗәсе – искиткеч.

Болай да нечкә күңел нечкәргәннән-нечкәрә бара түгелме?.. Элек, йомшак кына әйткәндә, ялкаулык баскалаган вакытта, үземне мәҗбүриләп тормыйча, кәеф булганда гына эшли идем. Хәзер исә «кәефе ул түгел» дигән нәрсә бөтенләй юк. Сикереп торам да эшкә тотынам. Арыганлык сизелсә дә, ул ниндидер... рәхәт бер арыганлык — әниләр шундый буладыр!

КИҢӘШ
Бала һич тик тормый, гел хәрәкәттә. Астындагы клеенкага куелган бала чүпрәге йомарланып, әллә нишләп бетә. Балага да уңайсыз, миңа да: минут саен рәтләп торасы килми. Тукта! Идея! Ноу-хауымны сезнең белән дә уртаклашыйм – клеенкага капчык рәвешендә тышлык тегеп киертә башладым! Менә хәзер ул йомарланмый!

Бала чәчемне йолкый! И кызык та инде үзенә. Кызымны кулга алуым була... Чыелдап ук җибәрәм! Менә шул бик ошый да инде аңа – кызыксынып күземә бага, үзе өчен яңа эмоцияләр ача! Чәчемне ничек сакларга соң?! Әһә! Уйлап таптым! Бәйләнгән муенсамны тасмага җыеп тагам мин хәзер. Хәтерлисезме, журналыбызның бер санында, агач шарчыкларны «Ирис» җебе белән бәйләп чыгып, муенса ясарга өйрәттеләр? Менә шундый муенса коткара мине. Балам салават күпере төсләрендәге шарчыклар белән уйный, бар көчен шуны өзеп алырга сарыф итә. Икебез дә канәгать! 

Сезнең фикер

Загрузка..
Загрузка..
ТР кеше хокуклары буенча вәкаләтле вәкил
Россия Федерациясе Пенсия фондының Казан шәһәре Совет районы буенча матбугат чаралары белән элемтәләр урнаштыру бүлеге баш белгече
Кукмара районы Камышлы авылы имам-хатыйбы
Татарстан Республикасының Этил спирты һәм алкогольле продукция җитештерүне, әйләнештә йөртүне, сыйфатын дәүләт тикшерүен тәэмин итү һәм кулланучылар хокукларын яклау буенча дәүләт инспекциясенең Казан бүлеге җитәкчесе.
Врач-кардиолог, терапевт, кандидат медицинских наук
Intertat
Татар-информ
Татмедиа
16+
Сделано в iCC Design Group
www.icc-otk.com