Хатын-кызлар өчен татар телендә
бердәнбер әдәби-нәфис журнал
1913 елда чыга башлады
1926–1991 елларда «Азат хатын»
Баш битХатын-кыз галәмеБала → ​Гомер бүләк итәм...

​Гомер бүләк итәм...

Сылу Камалова
Сылу Камалова
11 июня 2015
1889 карау
(Бала табу йортында бала белән бергә туган ертык фикерләр)


Бала тапканнан соң палатада ятам

Рухы белән көчле хатын-кызлар гына бездәге бала табу йортларында бала таба ала. Бу җөмләдә, кызганыч, басым «бездәге бала табу йортларында» дигән сүзтезмәгә төшә. Техник җиһазландыру-аппаратура югары дәрәҗәдә, табиблар үз эшләренең остасы, әмма хатын-кызны әйләндереп алган диварлар, коридор, ашханә, туалет-душ дигәннәре, чиста булса да, әйтерсең лә, югарыда әйтелгән рухны сындыру өчен махсус шундый ямьсез һәм иске. Кайбер әниләр сабыйларына гомер бүләк иткәннән соң да, палатада урын булмаганга, коридорда ятарга мәҗбүр хәтта. Киноларда күрсәтелә торган матур бүлмәләр – кайда алар?..

«Тулгак ешайгач, кабаланмыйча роддомга җыенасыз. Су китсә, ашыгарак төшәсез», – курсларда шулай өйрәттеләр. Миңа исә, яшем утыздан узганга күрә, тулгак башланганны бала тудыру йортында көтәргә тәкъдим иттеләр. Шулай эшләдем дә. Кемдер ул тулгак тотуны көтеп морадына ирешә, срогы 41 атнадан узучылар исә стимуляциягә дучар ителә – махсус дару, гель ярдәмендә тулгакны чакырталар. Аналык муентыгын табиб үзе дә ачарга мөмкин. Әмма бу да ярдәм итмәсә, бала ятучы куыкны тишеп, капельница билгели... Күрше өстәлдә яшь ана ята – җан ачысы белән кычкыруы әле дә хәтердә, мин дә шулай кычкырдым микән?..

Бала тапкач ук акушерканың кесә телефонымны китереп бирүенә шатланып бетә алмыйм – иремә дә шылтыраттым, сабыебызны фотога төшереп, аңа ММС та җибәрдем. Каталкага яткызып, бала тапканнар катына алып киттеләр. Әйберләрем тутырылган пакетлар да шул каталка өстенә өелде. Матур кинолардагы хастаханәләргә якын да килми безнең бала тудыру йортларындагы шартлар... Әмма тора-бара болар хәтердән юып төшерелә – «котылдым!» дигән эйфория генә кала.


Эйфориядән соң

Урыннан торып йөрергә куштылар. Бу минуттан инде үзеңне үзең карыйсың. Кан­га батканмын икән. Юыну әйбер­лә­ремне көч-хәл белән эләктереп, үземә генә ышанып, коридорның икенче очында урнашкан душка юнәлдем. Биредә оят дигән нәрсә юга­ла икән. Кешенең кешедә эше юк – тузган чәч, сыгылып төшкән билләргә игътибар итмисең – таплар калдыра-калдыра коридор буйлап атлыйсың...
Кызымны көненә җиде мәртәбә имезергә алып киләләр. Әле сөт тә юньләп төшмәгән – ни суырадыр балакаем? Ач кала – алып киткәндә елый. Аңлыйм – балалар бүлегендә туклыклы катнашмалар бирерләр. Ә ашатмасалар? Әни йөрәген җиңел генә тынычландырырмын димә.

Палатадагы барлык әниләр нарасыйларыннан башка берни күрмәскә әйләнә. Арабыздан беребез генә тик ята. Аның игезәк балаларының берсен, хәле авыр булганга, үзәк хастаханәгә алып киттеләр, икенчесе исә аннан да хәлсезрәк – биредә инкубаторда, урыныннан кузгату хәтәр. Без бала имезгәндә ниләр генә кичермидер инде ул... Ә түр караваттагысы – яшь кенә үзе – монысы икенче баласы икәнен, берен­чесе­нең башындагы шеш аркасында ике яшендә үлүен әйтеп салды. Баласы турында сөйлисе килә – сизәм, әмма сораулар бирергә бере­безнең дә йөрәге җитми. Күренеп тора – ул байтак күз яше түккән – табибларга әлеге диагнозга карата тыныч кына сораулар бирә ала – «Томографияне кайчан ясатырга мөмкин? Беренчебезнең шеше тумыштан дип әйттеләр соңыннан, югыйсә УЗИ берни дә күрсәтмәгән иде... Нәселдән килмидер бит бу?» Үземне чолгап алган язмышларны күңелгә якын алмаска тырышам. Булмый. Мине ике кешелек палатага күчерделәр – алты айлык булып туган игезәк балалары инкубаторда ятучы тагын берәү. Баламны имезергә алып килгәндә ул бичара ниләр уйлый икән? Үземнең кичергәннәремне әйтә алам – мин имезгәндә, ул сөт суыртучы аппарат белән күкрәккә төшкән сөтен сава иде. Аппаратның битараф тавышы кызымны матур сүзләр белән иркәләргә киртә була алмады. Палата тынлыгында аппарат шаулавын, яшь әнинең туганнары белән бертуктамый телефоннан сөйләшүен тыңлыйбыз. Ул хатынны үзе кебекләр янына урнаштырсалар, бер-берсе белән сөйләшеп, күңел яраларын бушатырлар иде. Әмма персоналның моны уйларга вакыты да, мөмкинлеге дә юк. Гаепләп әйтүем түгел, ул мөмкинлек юк – шуның белән шул.


Балам өчен өзгәләнүләр

Баламны имезергә алып килмәделәр. «Аны капельница астына салдылар», – яшь кенә нянечка күзләрен шарландырып миңа карый. Йөрәгем, әйтерсең, убылып төшеп китте! Балалар блогына барып җиттем җитүен, кемгә мөрәҗәгать итәргә? Көчкә педиатрны табып алдым. «Сары төшкән. Лампа астында яткыру ярдәм итмәде. Капельница куйдык». Нәрсә ул сары төшү? Сабый үзен ничек хис итә? Нәни генә кан тамырларын энә авырттырмыймы?! Яңа туган балаларда бу авыру еш очрый, ул баланың кан һәм тукымаларында билирубинның (гемоглобин таркалганда хасил була торган пигмент) җыелуыннан барлыкка килә икән. Канда билирубин артып китсә, ул мигә үтеп кереп, үзәк нерв системасының күзәнәкләренә зыян китерүе мөмкин. Кичем балалар бүлеге янында таптанып узды. Кечкенә балаларын югалтып, акылдан шашкан хатын-кызларның хәлен элек аңлап бетерми идем. Хәзер исә шуларны уйласам, тетрәнеп куям... Акылдан шашуларына ышанам. Хәтта йөрәк әрнүләрен үземә «үлчәп» карый алам. Аллам сакласын... 


Тагын киләсем килә!

Күңелем белән яңадан беренче көнгә әйләнеп кайтам. Бала тапканнан соң дүрт кенә сәгать узды. Авыртмаган җир калмады сыман. Хастаханәдә уздырган ул көнемне искә төшерәм. Барлык процедуралар, табибның авырттырып караулары, үтереп бил һәм арка сызлаулар, тулгак, ачысы, җөй салулар... 

Ә акушерка баламны күкрәккә салуга... ирексездән елмаеп җибәрәм. Бер табибка, бер акушеркага карыйм, янәсе, күрәсезме, нинди матур минем кызым?! Мондый бала күргәнегез булмагандыр әле?! Үзем өчен бөтенләй көтелмәгән ачыш ясадым – хастаханә шыксызлыгы да, кече персоналның (кайбер-ләренең) тупас булуы да рухны сындыра алмый икән. Ни дисәң дә, бу авырлыкларга түзәрлек икән...

P. S. Мин яткан бала табу йортында капиталь ремонтка әзерләнәләр. Икенче баламны матур йортта табачакмын!


ИГЪТИБАР
Бала тапканнан соң аналык каннан арына башлый, ул чистара, элекке хәленә кайта. Күремгә охшаган канлы сүл (лохияләр) килү ике-өч, хәтта алты атнага да сузылырга мөмкин. Алар кимергә һәм куәтләнергә мөмкин. Бу чорда бары тик прокладка гына кулланырга ярый – тампон бактерияләр кертәчәк! Имезгәндә бүлендекләр күбрәк килергә мөмкин. 

Лохияләр тизрәк чыксын өчен бала табу өстәлендә үк гади күнегүләр ясагыз – бишкә кадәр санап, тирән сулыш алыгыз һәм шулай ук бишкә кадәр санап сулышны чыгарып, эчегезне киерегез. Палатага күчеп, табиб сезне караганнан соң, аның белән киңәшеп, әлеге күнегүләрне көненә унар мәртәбә ясагыз.
Аналыкның торышы, соңгылыкның чыгып бетү-бетмәве УЗИда карала. Әмма кайбер очракта УЗИда чиста күренгән аналыкны берничә атнадан чистартырга туры килмәгәе! Уяу булыгыз! 

Шуңа күрә:
– прокладканы сәгать саен алыштырсагыз,
– бер атна узгач та бүлендекләр ачык кызыл төстә булса,
– яткан килеш тә күп килсә,
– кан кисәк-кисәк булып оешып чыкса,
– начар ис килсә, 
– температура күтәрелеп, калтыратса, кичекмәстән табибка мөрәҗәгать итегез!

фото: pixabay.com

Сезнең фикер

Загрузка..
Загрузка..
Казан шәһәре Совет районы буенча Россия Пенсия фонды идарәсенең матбугат чаралары белән элемтәләр урнаштыру бүлеге белгече
ТР кеше хокуклары буенча вәкаләтле вәкил
Кукмара районы Камышлы авылы имам-хатыйбы
Татарстан Республикасының Этил спирты һәм алкогольле продукция җитештерүне, әйләнештә йөртүне, сыйфатын дәүләт тикшерүен тәэмин итү һәм кулланучылар хокукларын яклау буенча дәүләт инспекциясенең Казан бүлеге җитәкчесе.
Врач-кардиолог, терапевт, кандидат медицинских наук
Intertat
Татар-информ
Татмедиа
16+
Сделано в iCC Design Group
www.icc-otk.com