Хатын-кызлар өчен татар телендә
бердәнбер әдәби-нәфис журнал
1913 елда чыга башлады
1926–1991 елларда «Азат хатын»
Баш битХатын-кыз галәмеБала → Кайсы халыктан, дисәләр...

Кайсы халыктан, дисәләр...

​Эльмира ЗАКИРОВА
​Эльмира ЗАКИРОВА
25 октября 2016
1917 карау
Этнопедиатрия – дөньяның төрле илләрендә, төрле халыкларда бала тәрбияләүдәге аермалыкларны өйрәнә торган яңа фән. Төрле ысулларны кулланып караудан чыккан нәтиҗәләр тәрбиянең яңа, оптималь юлларын табарга булыша.

Балам бәхетле булып үссен иде! Кайсы гына ата-ана, бигрәк тә әни кеше, шулай дип өзгәләнми икән! Бар дөньясы җитеш булсын, теләгәненә ирешсен, рәхәттә яшәсен, кыенлык күрмәсен дип  җаннарын фида кылалар. Һәр ата-ананың баласын бар яктан камил итеп үстерергә омтылуы табигыйдер ул. Тик моның өчен ничек тәрбияләргә, ничек багарга кирәк соң ул сабыйны?! Нинди серләре бар? Шәхес тәрбияләүне нәрсәдән башларга? Нәрсәләргә күбрәк өстенлек бирергә? Бу катлаулы заманда аны ничек үзен табарга өйрәтергә? Очсыз-кырыйсыз сораулар, аннан да күбрәк  киңәшләр, акыл сатулар...Ә аларда ничек? Башка илләрдә нинди тәрбия алымнары кулланалар икән?

Японнар... тәпи атлап киткәнче үк сөйләшә!
Игътибар иткәнегез бармы, соңгы вакытта мондыйрак сөйләшүләрне дә еш ишетергә туры килә. “Фәләннәр улларын японча тәрбияли, ди!” , “Төгәннәр балаларын яһүд мәктәбенә биргән!”, “Сингапурча тәрбия модада хәзер”, “Кызларын Англия мәктәбенә укырга җибәргәннәр”... Белмим, никтер минем күңелгә: “Безнекеләр әби-бабай тәрбиясе күреп үсә!” дигәннәре аеруча хуш килде! Хәер, бу хакта соңрак...

Японча тәрбия дигәннән... Мөхәммәт Мәһдиевнең “Бәхилләшү” романында “япон Яһүдин”гә әйләнгән Исламгали агайны хәтерлисез микән?.. Улы ташбаш малаен җәй уздырырга авылда калдырып китә, без инде япон методикасына күчтек, сез дә шулай дәвам итегез, дип, карт белән карчыкка наказын да бирергә онытмый. Оныгын алып калган Исламгали агай кичен капка төбендә “японча тәрбия” турында “лекция” укый: “Безнең тәрбия дөрес түгел ул. Без балага кычкырабыз, җикеренәбез. Сугабыз да. Әнә японнар. Алар балага берни әйтмиләр. Бала өйдә теләсә нәрсә эшли: гөлләрне йолка, чынаяк вата – аларда әйбер әйтелми. Бала үсә төшкәч үзе аңлый. Әнә минем Габделхәмитнең малае. Яңача тәрбиялиләр. Шулкадәр тере бала. Һич кенә дә тик тормый. Шулай кирәк, японнар – акыллы халык алар. Эшләгән транзисторларын гына кара син: бишенче каттан асфальтка ыргыталар икән, шайтаным да булмый...”  Ә бәләкәй варвар күкеле сәгатьнең дә башына җитә, телевизор экранын да чәлпәрәмә китерә, тәрәзә төбендәге яран гөл дә, идәнгә төшеп, чүлмәге-ние белән көл була, электр чәйнеге, зур көзге ватыла, яшелчә бакчасының рәшәткәле капкасы каерыла...Болары әле баласы гына! Чагасы алга табарак: “японча тәрбия” бу бәләкәй афәт эләктереп чыккан шырпы кабыннан бөтен каралты-кураның янып бетүе белән төгәлләнә.

 Танышларымның шулай ук малайларын японча тәрбияләү турында авыз суларын корытып сөйләгәне истә калган. Берчак өйләренә кереп чыкканда ул “метод”ны үзем дә күрдем. Ике яшьлек Ильяс көйсезләнә, аяк тибеп нәрсәдер даулый. Йокысы бар, диләр. Әни кеше кәстрүлгә карабодай ярмасын бушатып ята. Ильяс карап-карап торды да, “Идәнгә түк!” – ди. Әнисе аптырашта: ничек инде! Бала һаман көйсезләнеп үзенекен тукый. Үҗәтләнеп, “түк, түк!” дип елый ук башлады. Ничек тынычландырырга белмиләр. Әти кеше хатынына: “Түк диләр бит сиңа, нәрсә карап торасың!” – ди, тавышын күтәрә төшеп. Мин чыгып киттем – алар ярманы идәнгә чәчеп калды...

Юк, монда нәрсәдер башкача, японча тәрбия болай гына булырга тиеш түгел! Нәрсәнедер “төшереп калдырган”, ахрысы, болар. Тик нәрсәне? Эзләнә торгач, таптым кебек җавабын.

Япониядә яшь үзенчәлеген исәпкә алып тәрбияләү традициясе икән ләбаса! 5 яшенә кадәр бала – король: теләсә нәрсә эшли. Аны ачуланмыйлар, тыймыйлар. Ә инде мәктәпкә кергәч, аңа кырысланалар: 5тән 15 яшькәчә – ул кол хәлендә. Өлкәннәр сүзе – закон. Һәртөле тыюлар, чикләүләр кысасына килеп эләгә. Аның каруы, 15 яшьтән соң инде аңа шәхес итеп карый башлыйлар, тиң күреп сөйләшәләр, киңәшләшәләр. Балалар тәрбияләү япон әниләренең төп эше. Нарасыен яслегә биреп эшкә чыккан хатын-кызга эгоист итеп карыйлар. Әби-бабай булышлыгына өмет баглыйсы да юк! Үз бурычыңны башкалар җилкәсенә салу дип атала икән ул аларда. Япониядә елаган баланы сирәк очратасың. Моңа бернинди сәбәп юк чөнки! Кечкенә японнар тәпи атлап киткәнче үк сөйләшә башлыйлар! Гаҗәпләнәсе юк: чөнки әнисе туганнан бирле аны әйләнә-тирә мохит белән таныштыра, олы кешегә тиңләп сөйләшә. Япон хатыннары баланы кечкенәдән үк үз эмоцияләрен йөгәнли белергә өйрәтә. Тыенкылык, сүз тыңлау, тәрбиялелек, үз-үзеңне кайгырту, башкалардан аерылып тормау. Сүз тыңламаган малайга әнисе: “Әгәр үзеңне болай тотсаң, бөтенесе синнән көләчәк”, – ди. Ул аны шулай коллективта яшәргә әзерли.  Кызлар һәм малайлар аерым тәрбияләнә. Бер япон әйтеме буенча, “ир кеше кухняга керергә тиеш түгел”. Ир баланы гаилә терәге булырлык итеп үстерәләр, кызлар бәләкәйдән үк тегә, ашарга пешерә, юа, җыештыра. Аралашуның японча стиле дә була икән, уйларны укый белү дип атала ул. Тәрбия максатларында аны болай кулланалар. Әйтик, бала аяклары белән ишеккә тибенеп, аны боза икән, әнисе: “ишек авыртудан елый”, дип, баласының “хисләре”нә тәэсир итәргә тырышачак, җансыз предметларны да җанландырачак. Әйе, Япониядә беренче чиратта башкалар фикере һәм хисләре белән исәпләшергә өйрәтәләр. Ә бездәге әниләр: “Алай ярамый. Тәртибең начар”, – дип куячак.
Япон педагогикасының төп бурычы – коллективта эшли белә торган кешеләр тәрбияләү.

Карлсон белән Пеппи ватандашлары
Без, бер төркем журналистлар, Стокгольмга барган идек. Меларен күлен Балтик диңгезе белән тоташтыручы 14 утрауга урнашкан бу шәһәрнең дөньядагы иң матур башкалаларның берсе икәнен үз күзләребез белән күрдек. Кызыл чирәп түбәле йортлар, тар урамнар... Ә яңа Стокгольмда – киңлек, иркенлек! Мине иң сокландырганы – балаларга мөнәсәбәт булды. Урам уртасында ук баскетбол, гольф мәйданнары, адым саен балалар өчен уен мәйданчыклары, хәтта кафеларда да бала-чага өчен махсус урыннар. Юргоден утравында балалар язучысы Астрид Линдгрен персонажларына нигезләнеп ачылган “Юнибакен” әкият музее үзе генә дә ни тора!  Менә-менә түбәдә яшәүче Карлсон  килеп чыгар төсле. Миңа анда яшәүче балалар үзләре дә акыллы, шук, бераз тәртипсез Карлсонны хәтерләтте. (Хәер, швед балалары аны, мактанчык һәм ялганчы дип, бик үк өнәп бетерми.) Кечкенә генә бала да зур шәхес итеп карала. Аны түбәнсетми генә, акылына һәм җанына җәрәхәт ясамый гына, килеп чыккан проблемаларны үзе чишәрлек тәвәккәл итеп үстерәләр, аның фикере белән исәпләшәләр. Сусаган балага эчәргә биргәнче, чәйме, сокмы, дип, иң элек аның фикеренә колак салалар. 
Бирегә килгәнче үк Швециядә ирләр белән хатын-кызларның тигез хокукы абсурд дәрәҗәсендә икәнен ишетеп белә идек инде. Өй эшләре тигез бүленә. Кер уу, савыт-саба юу, ашарга пешерү, өй җыештыру... Һәммәсен булдыра швед ирләре. Алай гынамы?! Алар әле менә дигән бала караучылар да! Эш вакытында Стокгольм урамнарында коляска тартып, балалары белән паркта уйнап, аларны музейлар белән таныштырып йөрүче әти кешеләрне күреп гаҗәпләнгән идек. Җитмәсә, шундый оста карыйлар: тавыш күтәрмиләр, капризларын дипломатик юл белән җайлап хәл итәләр, үзләре дә шул сабыйлар дәрәҗәсенә төшеп, мавыгып уйныйлар. Фотожурналист Ларс Тегман, сүз уңаеннан, кызык бер яңалык ачты. Швед кызлары-малайларына бик бәләкәйдән үк акчаны дөрес тота белү серләрен төшендерәләр икән. Чөнки бала ай саен яки атнага бер акча ала, кайбер өйдәге эшләре өчен әти-әнисе хезмәт хакы биреп бара, ди. Акчаң булу яхшы, ләкин аның өчен эшләргә кирәк, шул чагында аның кадерен беләсең. Балалар үз бюджетын төзи белеп үсә, акчаны акыллы итеп “туздырырга” өйрәнә. Кино, кафе, күңел ачулар – үз хисабыңа. Кирәк-яракка дип янга да калдыралар. Кечкенәләр – уенчыкка, зурраклар – касета, яраткан башкаручыларының компакт-дискларына, кызлар – модалы күлмәккә... Швеция балаларга һәм әниләргә уңайлы ил булуы белән аерылып тора.
 Бәлки, бездәге әтиләргә дә бар җаваплылыкны тапшырып караргадыр?

И
рекле балалар, катгый таләпләр
Балачактан бер хатирә. Җәй саен туп-туры безгә Уфадан пароходта бер күзе сукыр Җәмилә апа кайтып төшә. Кардәш, туган да түгел үзе. Якын итеп кайта. Башка барыр җире юк. Кайчандыр безнең бабакайлар белән күрше булып яшәгәннәр, тик ул бик яшьли ятим калган. Үсә төшкәч, Уфа якларына чыгып киткән. Гаиләсе, бала-чагасы юк. Уфада врач яһүдләр гаиләсендә тамак ялына бала карый. Аның өчен яһүдләр – хуҗа. Ул сөйләгәннәрдән, гаилә башы Ефим Кушнер җайлы кеше, беркайчан тавыш күтәрми икән. Хатынын Циля апа дип беләбез. Бик укымышлы ханым, ди. Кызлары Рита, уллары Марик. Бер җәйне әнә шул яһүдләр – әти кеше ике баласы белән – бездә кунак булып китте! Гаҗәп бер вакыйгага әйләнде инде ул! Ир кешенең көннәр буе улы, кызы белән әвәрә килүе күрше апаларын тәмам хәйран калдырды! (Яһүдләрдә ата кеше тәрбиясенә аеруча игътибар бирелә икән!) Аларның кәефе гел яхшы, бик итагатьлеләр. Әле урманга баралар, әле су коенырга төшәләр, әле комда кабырчыклар җыеп, күбәләкләр куып йөриләр. Без бала-чагаларны да ияртәләр.  Фотога төшерәләр, шахмат, теннис уйныйлар. Әтиләре гел мактап, үсендереп тора үзләрен! “Безнең Рита пианинода уйный, ул шәп музыкант булачак!” – ди. “Марик түзем, сабыр, максатчан: шәп доктор чыгар аннан!” – дип үсендерә. Режим саклап кына ашаулары да безнең өчен яңалык иде. Әтиләренең бер тапкыр да битәрләгәнен күрмәдек. Марик кебек тавыкларны куып йөрсәкме!.. Әни пыр туздырыр иде. Ә аңа әтисе: “Шундый әйбәт малай мескен кошны ничек шулай җәфалый ала, аңламыйм”, – ди. Бездән күрмәкче койма башына менеп киткәне өчен Ритага да эләкмәде. “Ай-яй, зифа буйлы сылу кызны тәртипсез малай ролендә күрү сәер икән!” – дип кенә көлде.
Яһүдләрнең тәрбия өлкәсендә алтын кагыйдәсе бар: бала ирекле булып үссен! Ул аңа һава сыман кирәк. Әмма таләпләр дә каты! Мондый тәрбия стилен каты стеналы иркен бүлмәгә тиңлиләр. Аларны кечкенәдән үзләрен яратырга, үз эшләренә сокланырга, талантларын ачарга өйрәтәләр, аларга шәхес итеп карыйлар! Бу халыктан Нобель премиясе лауреатлары, шахмат чемпионнары, атаклы музыкантлар, комиклар, финансистлар, кыскасы, кабатланмас интеллект вәкилләре чыгу гаҗәпмени?!
 Их, менә нәрсә җитми безнекеләргә!



Балалар үз хокукларын белеп үсә!
Әлфиянең – Лондоннан, Назиләнең Германиядәге Мюнстердан кайтып төшеп, редакциягә килеп чыгулары безнең өчен һәрчак күңелле вакыйга. Әниләре белән бергә эшләгәч, кызларны мәктәп яшеннән үк беләбез. Инде алар, үсеп җитеп, кияүгә чыгып, төрле илләрдә яшәп яталар. Кыз-уллар үстерәләр. Бишек җырлары җырлап, үз балачаклары әкиятләрен сөйләп, дәү әниләре, әниләре аша күчкән күркәм гадәтләребезне бәләкәчләренә дә сеңдерергә тырышып гомер кичерүләре. Инглиз, алманнар тәрбиясен дә чит итмиләр. Яңа ысуллар, яңа менталитет...

Әлфиянең Рафаэле белән Микаэле һич тик тормый: этешәләр-төртешәләр, берсен-берсе ирештерәләр, йөгерәләр, сикерәләр... Әниләренең исе дә китми. Инглизчә тәрбиядә иң күзгә ташланганы – британ әниләренең түземлеге, дип аңлата ул. Балаларның шуклыгы беркайчан да чыгырдан чыгармый ди аларны. Киресенчә, елмаеп, тыныч кына берничә тапкыр баласына болай эшләмәскә кирәген аңлаталар. Нәрсә ярый, нәрсә ярамый... Туып берничә ай үтүгә үк бала олылар тормышында яши башлый инде! Аның белән кибеткә дә чыгалар, кафеларга да йөриләр. (Кафе гынамы соң! Әлфия, фурошики-төенчегенә яшь баласын утыртып, Казанга тикле кайтканы бар!)   Әнә шулай күкрәк баласын да аралашырга, кечкенәдән әйләнә-тирә мохиткә җайлашырга өйрәтәләр. Англиядә моңа уңай шартлар да тудырылган: һәр кибеттә имезү, өс-башын алыштыру бүлмәләре бар, һәр ресторан-кафеда балалар өстәл-урындыклары куелган. Сатучылар, официантлар, башка персонал кечкенәләргә карата ягымлы. Шуңа күрә балалар да беркемнән курыкмый, тиз ияләшәләр. 3 ай тулуга инде яслегә йөртергә дә ярый. Аларны әдәп кагыйдәләренә, абстракт фикерләргә өйрәтәләр. Англия тәрбиячеләре баланың теләсә нинди соравына җавап бирә, аз гына уңышларына да мактый. Бу исә баланың үзбәясен күтәрә, үзенә ышанычын арттыра. Киләчәктә ул төрле ситуацияләргә җайлашырга, проблемаларны чишәргә булышачак. Кыен хәлләрдә дә чын леди һәм джентельмен булып кала белү – менә нәрсә мөһим! Нечкә зәвык, аристократларча яхшы тәрбия, көн тәртибен дөрес оештыру – баланы инглиз стилендә тәрбияләүне әнә шулай күз алдына китерәләр. 

 “Бездә халык төгәл, тәртип ярата, һәрнәрсәне алдан уйлап эшли”, – ди Назилә немецлар турында. Һәм кызы Оливия мисалында аларның балалар бакчасы Kindergarten, андагы тәртипләр турында сөйләп китә. Оливияләр төркемен янгын сүндерүчеләр янына да, стоматологка да, “ашыгыч ярдәм” табибларына да, полициягә дә экскурсиягә алып барганнар. Балалар мәктәпкә барганчы ук  тормыш куркынычсызлыгы дәресләре алган шулай. Полиция нәрсә белән шөгыльләнә, юл аркылы ничек чыгарга (светофорның кызыл уты янып торганда чыгу соң чиктәге ахмаклык!), үз хокукларыңны ничек якларга, андый-мондый бәхетсезлек очрагында эшне нәрсәдән башларга... Барысы да практикада күрсәтелгән. Германиядә балалар... телевизор карамый икән! Әйе, әйе! Өйдә ул йә юк, йә аны бала йоклагач кына кабызалар. Билгеле бер яшькә җитмичә, компьютерга да якын җибәрмиләр. Никадәр озаграк белмәсә-күрмәсә, шулкадәр сәламәтрәк, дигән фикердә алар. Уенчыкларга бик сакчыл караш! Уйнамый да тормыйлар бит инде югыйсә –  кыршылмаган, тапланмаган, тузмаган – өр-яңа сыман үзләре! Әйләнә-тирәгә, кешеләргә дә игътибарлы, сак караш. Оливия, мәсәлән, машинада музыка уйнап барганда, әтисенә тәрәзәләрне ачарга рөхсәт итми: башкаларга комачаулыйсың, ди. Аларны иртәдән үк үз көннәрен планлаштырырга өйрәтәләр. Балалар бакчасында атнаның бер көнендә үзләре ашарга әзерләп карый: кыяр-помидорлар турыйлар, салатлар ясыйлар,  сокларны ачып бүләләр. Балалар мөстәкыйль булып, үз фикерләрен курыкмый әйтергә өйрәнеп үсә.
Ә бездә бер сүз әйтергә котлары очып тора: ачулансалар? 


Америкада шулай!
Аларны дөньяның теләсә кайсы илендә “американча елмаю”ларыннан танып була: үзләрен иркен тоталар, теләсә нинди кыенлыклардан да паникасыз чыга алалар, эчке ирек әллә каян сизелеп тора. Ни телим, шуны эшлим, янәсе. Мондый менталитет Америкада кече яшьтән үк салына. Ерак Америка күптән якын хәзер безгә. Студентлар, мәктәп укучылары махсус программалар буенча шунда укырга китә. Кемнәрдер яшәргә дә кала. Әллә никадәр танышлар, дуслар анда. Һәркайсы үзенчә ачкан Американы. Алар язган- сөйләгәннәрдән генә дә үзенчәлекле дөнья белән танышабыз. Аннары, Америкада шулай, Америкада болай икән дип, алардан да нәрсәләрнедер алмакчы, үзләштермәкче булабыз.   

Баланың хокукларын һәм иреген таныту – монда да тәрбиянең нигезендә шул ята. Ә уку елының һәр көне АКШ гимны белән башлана. Бөтен Америка укучылары байракка карап Ватанга, аның халкына, азатлыкка һәм гаделлеккә тугры булырга ант итә. Гаиләдә бер генә бала үсәргә тиеш түгел, өч йә аннан да күбрәк бала табигый күренеш. Дәүләт тәрбия процессын күзәтчелектә тота. Өлкәннәр балаларын хаксызга кыерсытса, суд органнары, җаваплылыкка тартып, аларны ата-ана хокукыннан мәхрүм итеп куюы да бар. Бала бу хакта үзе полициягә хәбәр итә ала. 12 яшькәчә баланың үзен генә урамда йә өйдә калдырып китү закон тарафыннан тыела.  Әниләр балаларын ясле-бакчаларга бирми, өйдә үзләре тәрбияли. Алдан ук мәктәпкә әзерләүгә артык исләре китми, “вакыты җиткәч, өйрәнерләр” принцибы белән яшиләр. Иҗади, көтелмәгәнчә фикерли торган шәхесләр әнә каян килә! Америка балаларыннан сүз тыңлаучан, күндәм, буйсынучан, начальниклар приказын йөгереп үтәүчеләр чыкмый да чыкмый инде. Гаилә тәрбиясенә зур әһәмият бирелә. Эшкә күмелеп утырсалар да, балалар һәрчак беренче планда. Бергәләп табигатькә чыгу, пикниклар, кафедагы кичке аш – Америка гаиләсенең аерылгысыз өлеше. Соңгы вакытта үзгәрүчән график буенча яки виртуаль офиста эшләү гаиләгә күбрәк вакыт калдыра. АКШта оныклар караучы әбиләр юк. Балалар – әти-әни проблемасы. Аннары американнар бик мобиль халык, яшәү урыннарын елга 4-5 тапкыр алыштырырга мөмкиннәр, ә әби-бабайлар – еракта.
Шунысын гына әйтә алам: Американча тәрбия күпләргә ошый. Бала шәхес булып үсә!

Оясында ни күрсә...
Ә үзебез нинди соң? Балаларыбызны ничек тәрбиялибез? Безнең дә бит гасырлар буена тупланып килгән тәҗрибәбез, бай педагогик мирасыбыз бар. Оясында ни күрсә, очканда шул булыр, ди татар халык мәкале. Башка халыклар да безнең милләткә, аның асыл сыйфатларына, ул кылган эшләргә сокланадыр, мөгаен. Бишек җырларын тыңлап үскән сабый берничек тә начар булалмыйдыр ул, әйеме? Үзеннән бер генә яшькә олырак булганнарга да тәмле тел белән “апа”, “абый” дип эндәшүләр, кечерәкләрне, “энем”, “сеңлем”, “акыллым”, “үскәнем” дип якын итеп, кайгыртып торулар... Өлкәннәр сүзен тыңлау, әти-әнигә терәк булу, әби-бабайга кадер-хөрмәт күрсәтү, кечкенәдән эшкә өйрәнеп үсү... “Өч яшьлек малай атага булышыр, өч яшьлек кыз анага булышыр”, – дип тикмәгә генә әйтмәгәннәрдер инде.                                                                                                                                                                                                                                                                                                                                                                                                                                                                                                                                                                                                                                                                                                                                                                                                                                                                                                                                                                                                                                                                                                                                                                                                                                                                                                                                                                                                                                                                                                                                                                                               Немец галиме Карл Фукс безнең халыкны шактый өйрәнеп, болай язып калдырган: “Татарлар горур, дан-дәрәҗә ярата, кунакчыл, чиста, ярыйсы ук укымышлы, юк-бар хорафатларга ышанмыйлар, сәүдә өчен туганнар, мактанырга әвәс, үзара дустанә, эзләнүчән, хезмәт сөючән...” Менә шундый халык, менә шундый милләт инде без. Балаларыбызны киләчәктә белемле, тәрбияле, әдәпле, зыялы шәхес итеп күрәсебез килә. Сез кайсы халыктан, дисәләр, милләтебезнең асыл сыйфатларын, гореф-гадәтләрен, йолаларын, телен, җырларын искә төшерәбез, үткәнебезгә әйләнеп карыйбыз, нәсел шәҗәрәләребезне тергезеп, ерак бабаларыбызны барлыйбыз. (Татар кешесенә җиде буын бабаңны белү фарыз дип тикмәгә генә әйтмәгәннәрдер инде!)  “Һәр халыкның үзенә генә хас традицияләре бар, шул традицияләрдә тәрбияләнгәндә генә милләт, шәхес үсеше тәэмин ителә”, – дигән атаклы мәгърифәтче һәм галим Ризаэтдин Фәхретдинов. Аның “Балалар өчен”, “Фәкать кыз балалар өчен”, “Гаилә”, “Тәрбияле бала”, “Тәрбияле ана”, “Тәрбияле хатын” кебек турыдан-туры тәрбиягә караган хезмәтләре зур бер энциклопедиягә торырлык. Бернинди махсус уку йортларында укымыйча да, ул тәрбия фәненең асыл сыйфатларына үтеп керә алган. “Тәрҗемәи хәлем” дигән хезмәтендә болай яза:”Үз балаларымны тәрбия итәр өчен ошбу кагыйдәләрне чыгардым:
1. Балаларның сораган нәрсәләрен камил игътибар белән тыңлап, мөмкин кадәр җитди сурәттә дөрес һәм дә кыска вә ачык итеп аңлатырга тиешле икән.
2. Яшь балаларны иң элек укыта башлаганда, зиһеннәре төшенеп җитмәслек нәрсәләрне аңлату дөрес түгел икән.
3. Балаларга дәрес бирелә башлау белән үз акыллары илә төшенерлек дәрәҗәдә җәгърәфия вә тарих фәннәреннән мәгълүмат бирү фарыз икән.”

Башка-башка хезмәтләрендә дә тирән мәгънәле фикерләр белән очрашасың. 
“Бала тәрбияләү – ананың гаилә генә түгел, бөтен җәмгыять алдында бурычы булып тора”.
“Тәрбияле ана – бетмәс-төкәнмәс хәзинәдер. Бик ярлы өйдә тәрбияле ана булса, олуг байлардан санала”.

Бездә тәрбия эшен халык педагогикасына нигезләп алып барган балалар бакчалары, милли мәктәпләр шактый. Татар гимназияләребез, лицейларыбыз, татар кызлар гимназиябез  бар. Кызлар гимназиясе дигәннән, анысы кыз баланың бар ягын да исәпкә алып оештырылган. Аларның нечкә зәвыгын да, талчыбыктай сыгылмалы гәүдәләрен дә, тиз уалучан күңелләрен дә... 

Тарих буенча, бәлки, белүчеләр дә бардыр. Оренбург бае кызы Фатиха Аитова узган гасыр башында ук үзенең кызлар мәктәбе белән тирә-якта дан ала. Мәгърифәтчелек белән шөгыльләнергә рөхсәт бирсә, бу өлкәдә миңа булышса, дигән шарт белән, үзеннән олы татар баена кияүгә чыгарга ризалык бирә. Һәм ире булышлыгы белән соңрак кызлар мәктәбен ачуга да ирешә. Анда бик зыялы, белемле туташ-ханымнар – милләтебезнең йөзек кашы булырдай кызлар тәрбияләнә. Алар берничә тел өйрәнә, музыка, сынлы сәнгать дөньясын аңлый, этикет кагыйдәләрен белә, киенү зәвыгын үзләштерә, аш-су әзерли, кул эшләре белән шөгыльләнә, авыруга беренче ярдәмне күрсәтә... Ныклап уйлап карасаң, бу гыйлемнәргә бит бик тирән мәгънә салынган! Халкыбызда бер әйтем бар: кыз бала тәрбияләсәң, милләтне тәрбияләрсең. Бала мәгърифәтле анадан туса, ул зуррак эшләр башкарырга сәләтле. Менә бу гимназияне ачканда да халкыбызга хас асыл сыйфатларны кызларыбызга сеңдерергә телиләр. Милли дә булсын, инсафлы-әдәпле дә, укымышлы да, уңган-тырыш та... Һәм заманча да! 

Сүз дә юк – шәп! Әмма барыбер дә күңелне тырнаган әйберләр бар. “Ярамый”, “килешми”, “алай итмә”ләр күбрәк бугай ла бездә. Балаларыбыз артык тыйнак, күндәм, өлкәннәр хаксыз очракта да, бер каршылыксыз шуларга буйсына, бәхәсләрдә, әдәп саклап, башкаларга юл куя торган булып үсмәсен иде инде! Үз дәрәҗәсен белсеннәр. Түбәнсенмәсеннәр. Үзләрен издермәсеннәр. Кыю булсыннар. Башкалардан өйрәнсеннәр. Без инде бөтенләй икенче чорда яшибез. 

Кемдә ничек?
ИТАЛИЯДӘ балаларга нәрсә эшләсә дә ярый! Тәртипсезләнсә дә, киреләнсә дә – ялгыш та җәза бирмиләр, почмакка бастырмыйлар. Алар кысаларга кертелмәгән. “Ярамый” дигән сүзне ишеткәннәре дә юк!
ИСПАНИЯДӘ әти-әниләр үз балалары турында сөйләргә, аңа сокланырга, тик торганда да бүләкләр бирергә яраталар. Көньяк эмоциональлеге белән балага ярсып кычкырган чаклары да була. Ләкин ул озакка бармый: кочаклашулар, үбешүләр, гафу үтенүләр белән тәмамлана. Балалар әти-әниләре кебек шат күңелле булып үсәләр.
ГРЕЦИЯДӘ әйбәт әти-әнинең сәер бер “юләрлеге” бар: бала һәрчак ашаган, артыгы белән ашаган булырга тиеш! Гирос ашап, түм-түгәрәк булган грек баласы гадәти күренеш. Әниләр улларын бик көйли, ә әтиләр кызларының теләсә нинди капризын үтәргә әзер.
КЫТАЙДА бала тәрбияләү безнекеннән шактый аерыла. Күз алдына китерегез, кибеттә  әни кеше баласына: “Көтеп тор”, ди дә эчкәре кереп китә, бер сәгать, ике сәгатҗ узарга мөмкин, бала тыныч кына көтүен дәвам итә. Балаларны тыңлаучан, актив, аралашучан булырга өйрәтәләр.
КОНГОДА күкрәк баласын нәрсә белән дә булса кызыксындыру бөтенләй дә юк. Сабый баланың төп эше – йоклау икән.
КУБАДА балалар кечкенәдән үк гашыйк булалар, кемнәр белән дуслашулары турында һич кыенсынмыйча туганнарына сөйлиләр. Аларда кайнар куба каны уйнап тора.
КОРЕЯДӘ гаилә бюджетының 56 процентын балаларга тоталар. 7 яшькә кадәр ул илаһи бер зат итеп карала, аңа җәза бирү тыела. Бу илдә барлык әниләр дә ярты гына көн эшли. 
ИРЛАНДИЯДӘ балалар йортлары бөтенләй дә юк. Ятимнәрне балалыкка алучы гаиләләр җитәрлек. Хатын-кызлар соңарып кына бәби тапса да, һәр өйдә дүртәр-бишәр бала үсә. 
АВСТРИЯДӘ әти-әниләр шактый кырыс, таләпчән. Ә менә балаларына уенчыклар сатып алу өчен алардан да күп акча тоткан халык Европада башка юктыр.          

Сезнең фикер

Загрузка..
Загрузка..
Казан шәһәре Совет районы буенча Россия Пенсия фонды идарәсенең матбугат чаралары белән элемтәләр урнаштыру бүлеге белгече
ТР кеше хокуклары буенча вәкаләтле вәкил
Кукмара районы Камышлы авылы имам-хатыйбы
Татарстан Республикасының Этил спирты һәм алкогольле продукция җитештерүне, әйләнештә йөртүне, сыйфатын дәүләт тикшерүен тәэмин итү һәм кулланучылар хокукларын яклау буенча дәүләт инспекциясенең Казан бүлеге җитәкчесе.
Врач-кардиолог, терапевт, кандидат медицинских наук
Intertat
Татар-информ
Татмедиа
16+
Сделано в iCC Design Group
www.icc-otk.com