# Бала / Хатын-кыз галәме / Сөембикә
Хатын-кызлар өчен татар телендә
бердәнбер әдәби-нәфис журнал
1913 елда чыга башлады
1926–1991 елларда «Азат хатын»

Аша инде!

Гүзәл ЯРУЛЛИНА, Татарстан Республикасы Сәламәтлек саклау министрлыгының баш педиатры.
Гүзәл ЯРУЛЛИНА, Татарстан Республикасы Сәламәтлек саклау министрлыгының баш педиатры.
02 декабря 2016
1258 карау
Нәрсә бирсәң шуны ашаган баладан да рәхәте юк. Ә менә ашамаса нишләргә?!
Авырган чагында баланың аппетиты бетүе, ашыйсы килмәве гаҗәп түгел. Савыккач ашар әле. Ләкин кайбер бала таза-сау килеш тә начар ашый. Мондый очракта, беренчедән, балагызның кем булуына игътибар итегез: «ябалак»мы ул, әллә «тургай»мы? «Төнге кош» бик соң уяна, торуга ук ашамый. Киреләнә дип уйламагыз, «ябалак» баланың азык эшкәртү системасы әкрен «уяна», бавыры тиешенчә, кирәкле микъдарда үт суы эшкәртеп җиткерә алмый, ашказаны асты бизләре майлы кислоталарны эретеп бетерергә әзер түгел. Шуңа күрә солы боткасын яисә йомырка тәбәсен күрү дә баланың күңелен болгата.

Балагызны уянуга ук түгел, ә  сәгать ярымнардан соң җиңелчә генә ашатыгыз: майсыз йогурт, җимешле күмәч ише әйберләр бирегез. Аппетиты күтәрелсен өчен бер-ике йотым минераль су яисә сок тәкъдим итегез. Төшке һәм кичке ашны да бер-ике сәгатькә соңгарак күчерегез.

Икенчедән, балагызны гел бер вакытта ашатыгыз. Физиологларның әйтүенә караганда, шулай иткәндә, организм, азык үзләштерүгә алдан ук әзерләнә башлый. Иртәнге, төшке һәм кичке аш арасында печенье, конфет ише әйберләрне онытыгыз!

Өченчедән, балага үзе ярата торган ризыкларны бирегез. Сезгә тәмле һәм файдалы тоелганны ул ошатмаска мөмкин. Пешкән балыкка, әчкелтем тәм килеп торган бавырга, тамакка «тыгылып» интектергән эремчеккә дә исе китми аның. Бәлкем балыкны балык котлеты, ә бавырны паштет итеп әзерләп караргадыр? Гомумән, бала-чага ашауга килгәндә үтә нәзберек ул.

Дүртенчедән, һаман бер ботка булмас бит инде. әгәр дә ботка өстенә варенье яисә җимешләр белән кояш сурәте ясап куйсагыз?! Пешкән йомырканы әйтик, урталай бүлеп, өстенә помидордан эшләпә кидертеп, гөмбә формасында тәкъдим итсәгез… Матур бит, кызыгып ашарсың…

Бишенчедән, баланы, уйнаган җиреннән бүлеп, ашарга чакырмагыз. Уен белән мавыккан нәниегезне берни белән дә кызыктыра алмаячаксыз. Шундый вакытта «кухня» аның уен бүлмәсенә күчә.

Шулай да, ашауга битарафлар күп очракта вак сөякле, кечкенә гәүдәле, аз хәрәкәтчән балалар арасында очрый. Аларга ярап булмый. Яраткан ризыклары да юк сыман. Ашау аларга кызык түгел. Андый баланы әти-әнисе уен белән мавыктырып ашатырга тырыша. Ләкин ул барыбер ашамый, чемченеп кенә утыра. Моңа карап, бала авырый дигән нәтиҗә ясарга ашыкмагыз. Сәламәт ул, тик кирәкле дозада витамин һәм микроэлементлар кабул итеп кенә җиткерә алмый. Шуңа да витаминнар кулланыгыз.

Һәм соңгысы, әз ашый торган балагызны (ә бу күбрәк дүрт яшь белән алты яшь арасында була) «әти өчен», «әни өчен», «әби өчен», дип ирексезләмәгез: авырлыгы, буе нормаль булса, борчылыр сәбәп юк. Әгәр дә инде ул, аппетиты булмау белән бергә, баш авыртудан зарланса; тиз арыса; чирләсә; еш коса башласа; эче катып китсә; температурасы күтәрелсә, йә кинәт төшеп китсә; авырлыгын югалта башласа; гел «туңам» дип зарланса, кичекмәстән, балалар табибына мөрәҗәгать итегез!

 

Сезнең фикер

Загрузка..
Загрузка..
ТР кеше хокуклары буенча вәкаләтле вәкил
«Татарстан Республикасы эшлекле хатын-кызлар» иҗтимагый оешмасы президенты
Россия Федерациясе Пенсия фондының Казан шәһәре Совет районы буенча матбугат чаралары белән элемтәләр урнаштыру бүлеге баш белгече
Кукмара районы Камышлы авылы имам-хатыйбы
Intertat
Татар-информ
Татмедиа
16+
Сделано в iCC Design Group
www.icc-otk.com