Хатын-кызлар өчен татар телендә
бердәнбер әдәби-нәфис журнал
1913 елда чыга башлады
1926–1991 елларда «Азат хатын»
Баш битХатын-кыз галәмеБала → Без ничек мультфильмнардан биздек

Без ничек мультфильмнардан биздек

Алсу Хәбибуллина
Алсу Хәбибуллина
15 февраля 2016
1676 карау
(баланы мультик коллыгыннан азат итәргә теләүчеләр өчен)
 
Әле бәби көткәндә үк бала тәрбияләүгә багышланган шактый фәнни-популяр китап укып чыккан әни кеше буларак, мин баланы мультфильмнар күрсәтми үстерермен дип уйлаган идем. Минем теория буенча без мультикларны ике яшьтән соң гына карарга, анда да мин сайлаганнарын гына тамаша кылырга тиеш идек. Әмма практика теориядән ерак булып чыкты...

Улым Азамат мультфильмнар белән 8 айда танышты. Массаж ясарга килгән шәфкать туташы елап интектергән сабыйны ни белән булса да җәлеп итәргә кушты һәм телефоныннан 3 айлык балалар да яратып карый торган «Тини Лав» мультфильмын кабызды. Азамат шунда ук шым булды: экрандагы геройлар җырлыйлар, бииләр, улыма «Сәләм! Сәлам!», «Хуш! Хуш!» - дип дәшәләр. Ул аларга карап көлә, җырлагандай итә, биергә маташа. Аннан бик тыгыз вакытларда үзем дә шуны кабызгалап куя башладым. Җайлы бит! Бала тыныч, көйсезләнми. Тиз генә үз эшеңне эшләп алырга була.
Тиздән бу мультсериал янына малайлар үлеп китеп карый торган «Фиксики», аннан соң «Поли Робокар» өстәлде. Улым сөйләшә башлагач, эшләр бөтенләй хөрти булды. Иртән уяна да, «Әни, пи!» - ди. Мультфильмны үзенчә шулай «Пи» дип кыскартуы. Кайсы «Пи» кирәк икәнен дә шәрехләп үтә: «Фиксики» булса , «тссс», - ди, «Поли Робокар» булса - «оли». Шулай ярты еллап көн саен 1-2 сәгать мультик карагач, мин бу хәлгә нокта куярга булдым. Чөнки баланың сәгатьләр буе экранга төбәлеп утыруының яхшыга илтмәячәге беркем өчен дә сер түгел.

Беренчедән, тиз-тиз алышына торган ачык төстәге картиналар баланың күз күреме өчен зыянлы. Икенчедән, баланың җитлегеп бетмәгән нерв системасы ул картиналардан, сюжетлардан нык арый. Ярты сәгатьләп экран каршында утырган балага игътибар итсәгез, аның көйсезләнүен, үзе нәрсә теләгәнен үзе үк аңламый торган халәткә керүен күрергә мөмкин. Бу уңайдан психолог Гөлнара Ибраһимова 3 яшькәчә балалар өчен мультфильмнарның зыяны файдасына караганда күбрәк, ди. «Мультфильм аша сабый дөньяны танып-белергә өйрәнә. Өлкән кеше өчен яхшы тоелган сюжетны да бала психикасы бөтенләй башкача кабул итә. Мисал өчен «Маша и медведь» олылар өчен бер гөнаһсыз мультфильм кебек тоела. Ә балада ул үз-үзен тотыш формасын пропагандалый: Маша кебек тәртипсез булырга, олыларны тыңламаска, гел үз дигәнеңне эшләп йөрергә. Яки «Лунтик»ны алыйк. Бер караганда әхлакый кыйммәтләрне пропагандалаучы мультфильм инде. Әмма төп герой Лунтик килеп чыгышы төгәл билгеле булмаган, үз-үзенә ышанмаган зат. Аның шәмәхә төстә булуы да яхшы билге түгел. Шәмәхә - психологиядә депрессия төсе. Балалар бик ярата торган «Барбоскиннар»ны карыйк. Төп геройларның берсе гел сүгенә (аннан карадым, ул чыннан да гел «Гвоздь мне в кеды!» - дип әйтә икән - А.Х.), икенчесе «р» авазын әйтә белми. Сөйләмдә хилафлыклар булган мультфильмнар балалар өчен аеруча зыянлы. Чөнки сабыйның сөйләме формалашуда аның нәрсә каравы да зур роль уный.

Шуңа күрә ата-ана бала белән караган фильмнарны анализларга, аңлатмалар бирергә, яхшы белән яманны аерырга өйрәтергә тиеш.Баланың үзен генә экран белән япа-ялгыз калдыру - зур хата. Шулай ул мультфильмнар фон буларак та яңгырамаска тиеш. Кайбер гаиләләрдә көне буе балалар каналын эшләтеп тору гадәти күренеш. Фон буларак сеңдерелгән мәгълүмат бала психикасына аеруча зыянлы» - ди психолог. 

Күз табибы Асия Мансурова да минем баланы мультфильмнардан биздерү теләген хуплады. «Баланың күз күременә әлегә зыян килмәгән, әмма шушы рәвешле дәвам итсәгез, зыянын һичшиксез күрәчәксез», - диде. Офтальмологлар да мультфильмнарны балага 2 яшьтән соң гына күрсәтергә киңәш итә. Шуңа 3-4 айлык балалар өчен дип чыгарылган мультфильмнарга саграк карарга кирәк. Аларның файдасына караганда зыяны күбрәк.  «Бала бер утыруда мультикны 15 минуттан да артык карамаса яхшы. Мультфильм карау көненә 1 сәгатьтән артмасын. Сабыйны төрле-төрле мультфильмнарга ияләштермәсәң яхшы. Даими карый торган сюжетлар 2-3 кенә булсын», - ди Асия ханым.

Кыскасы, минем Азаматны мультфильмнардан биздерү теләге максатка ук әйләнде. Башта кискен биздерү ысулын сынап карарга булдым. Көннәрдән бер көнне телефонны да, планшетны да, ноутбукны да яшердем. Әмма бу алым көтелгән нәтиҗә бирмәде: көне буе елау, көйсезләнү, истерика, һаман «пи» сорау. Мин үкереп елаган балага тыныч кына карый алмадым - бирештем.

«А» планы барып чыкмагач, «Б» планына күчәргә туры килде. Улым яратып карый торган «Фиксики» һәм «Поли Робокар»ның 2-3 сериясен планшетка «йөкләтеп» алдым, планшетның Интернетын өздем (замана баласы буларак, улым интернетка ничек керәсен һәм каян мультфильм табасын бик яхшы белә!), телефон һәм ноутбукны ераккарак яшердем (ноутбук эш өчен еш кына яшерелгән җиреннән чыгарыла, әмма ул хәзер беркайчан да (!) мультиклар күрсәтми). Һәм улым сораган саен шул 4 серия мультфильмны күрсәттем. Башта 3-4 көн ул аларны бик теләп, озаклап карады. Аннан туйды - бераз карый да, торып китә башлады. Бер атнадан соң «пи»ләргә исе китми башлады. Бу минем өчен чын җиңү иде! 

Әлбәттә, мультфильмнарга булган кызыксынуны ни беләндер алыштырырга кирәк булды. Без пластилин, камыр белән уйный башладык, рәсем ясарга, аппликация ябыштырырга өйрәнергә керештек. Азамат хәзер дә мультфильмнарга бөтенләй битараф димәс идем. Кунакка барганда берәрсендә мультиклар күрсәтелә торган балалар каналына эләксә, экран каршыннан китми интектерә. Яраткан мультфильмнарының яңа, теге 4 сериягә керми торганнары күзенә чалынса, аларның дәвамын сорап интектерә. Шуңа күрә мин теге 4 серияне ай саен алмаштыргалап торам. Исемлеккә татар телендәге мультикларны, Совет чорындагыларын өстим. Аларны без көненә ярты сәгатьтән артык карамыйбыз. Улым экан каршында утырганда үзем гел янында булырга тырышам. 

Кыскасы, хәзер «пи» карау процессы азмы-күпме контрольгә алынды һәм идарә ителә башлады. Шунысы сөендерә!

фото: http://pixabay.com
 

Сезнең фикер

Загрузка..
Загрузка..
Казан шәһәре Совет районы буенча Россия Пенсия фонды идарәсенең матбугат чаралары белән элемтәләр урнаштыру бүлеге белгече
ТР кеше хокуклары буенча вәкаләтле вәкил
Кукмара районы Камышлы авылы имам-хатыйбы
Татарстан Республикасының Этил спирты һәм алкогольле продукция җитештерүне, әйләнештә йөртүне, сыйфатын дәүләт тикшерүен тәэмин итү һәм кулланучылар хокукларын яклау буенча дәүләт инспекциясенең Казан бүлеге җитәкчесе.
Врач-кардиолог, терапевт, кандидат медицинских наук
Intertat
Татар-информ
Татмедиа
16+
Сделано в iCC Design Group
www.icc-otk.com