Хатын-кызлар өчен татар телендә
бердәнбер әдәби-нәфис журнал
1913 елда чыга башлады
1926–1991 елларда «Азат хатын»
Баш битХатын-кыз галәмеБала → Үпкәчел бала

Үпкәчел бала

Миләүшә КАСЫЙМОВА, тәрбияче.
Миләүшә КАСЫЙМОВА, тәрбияче.
26 января 2016
1638 карау
«Кызым әллә артык нечкә күңелле, балачактан ук көйсез булды, юк кына нәрсәләргә дә бик тиз хәтере калучан. Шул гадәте аркасында дус кызлары белән дә арасы тиз бозыла, үзе якын күргән яшьтәшләренең бүтән кызлар белән дуслашуыннан да, аңа карата игътибарсыз булуыннан да көнләшә, елый. Аңа әйтми кинога китсәләр дә үпкәли. Бишектәге бишкә төрләнер, үсә-үсә акыл керер, үзгәрер әле дип өметләнсәк тә, холкы элеккечә: бала-чага кебек үпкәчел. Инде аптырыйбыз: ялгыш кына бер кыек сүз әйтер хәл юк, авызын салындырырга гына тора. Үзенә ошамаган сүзгә рәнҗеп көннәр буе сәйләшмәскә мөмкин».

Мин беләм, мондый мәсьәләләр белән белгечләр — психологлар, табиблар шөгыльләнергә тиеш. Әмма ­дөнья күргән кешеләр буларак, һәркайсыбызның бала тәрбияләү өлкәсендә азмы-күпме үз тәҗрибәсе, димәк ки, кү­ңеле әрнеп, киңәш бирүебезгә өметләнеп безгә хат юллаган анага әйтер сүзебез бар…

Бала тездә чакта сөйдерә, тездән төшкәч, көйдерә, ди халык. Әйе, берәү дә нәни кеше үсеп җитәр дә ата-анасына кайгы китерер, дип уйламый. Күз нуры кебек күргән кадерлесенең кеше арасында сүзе үтемле, тормышы җитешле булуын тели.
Әмма никадәр генә тырышсаң да, хәтта Макаренко, Сухомлинский тәгълиматларын яттан белсәң дә, тормышта адым саен очрый торган мәшәкатьләрдән җиңел генә котыла алмыйсың. Һәр гаилә тәрбия юлында котылгысыз тоелган зур һәм вак түмгәкләргә абына-сөртенә үз баласын үзе белгәнчә, булдыра алганча тәрбия кыла. Кемгәдер иркә-наз тансык, ә кемдер кирәксә-кирәкмәсә дә каешка тотына. Берәүләр иркә-елак, ялкау, икенче берәүләр кыю-тәвәккәл, эшсөяр-тырыш булып үсә. Балачакта авыз турсайтырга маһир, үпкәчел бала үскәч тә шул гадәтен куа, дигән фикер белән килешү кыен. Хәтере калучан кыз-малайларга бәлки нәкъ менә гаилә җылысы, аңлау, игътибар җитмидер. Без — эшем кешеләре, ашыгабыз, арттан нужа бабай куа, дип каударланабыз. Тыныч табигатьле балага әлләни зур игътибар күрсәтүне кирәксенмибез, тик борчымасын гына! Еламаган балага ими бирмиләр. Көйсезләнеп елый башласа гына үчтекиләп юатучысы табыла. Нарасый дисәк тә, үз дигәненә ирешү өчен еларга, көйсезләнергә кирәген бик тиз төшенә ул. Хәер, берәү дә еламый гына үсми. Ашыйсы килсә дә елый ул, авырткан җире булса да… Белеп тә елый, көйсезләнеп тә. үпкәләп-елап максатына ирешергә өйрәнгәч, бу гадәтен үзенә гомерлек юлдаш итсә гаҗәпме?! Түгел.

Шулай да була, балалар үзара аңлаша, тыныша алмыйлар, этешәләр, төртешәләр, үпкәләшәләр. Бакчадан, урамнан балаң елап кайткан саен иптәшләре, дусларының әти-әниләре белән мөнәсәбәтләр ачыкларга тырышу да фәкать кире нәтиҗә бирергә мөмкин. Баламны кыерсытканнар, рәнҗеткәннәр дип, ашыгыч нәтиҗә чыгарып, каршы якка сугыш игълан итәргә ашыкмый. Ипләп кенә сораштырып, гаеп кемдә икәнлеген ачыкларга тырышыйк. Бервакытта да тик бер як кына хаклы-хаксыз булмый. Гауга чыга икән — атта да, тәртәдә дә гаеп бар дигән сүз. Ихтимал, сезнең балагыз да кызып киткәндер, уен вакытында бу табигый, юл куя белү, үз гаебеңне тану өчен дә кыюлык, батырлык кирәк. Ызгышлы ситуациядән чыгу юлларын эзләү мөһим. Мондый чакта, минем балам дип яклашу урынына аны төркемдәге балалар арасына куеп карау дөрес, әгәр талашкан, үпкәләшкән бул­салар да, ачу сакламаска, килешү юлларын эзләү кирәклеген аңлату тиеш. әгәр күрше малайларын яки кызларын гына гаепләп, бала күңеленә нәфрәт орлыклары чәчсәк, алар кайчан да булса тишелеп, тамырланып, үсеп, кеше холкын тәмам бозарга, явыз, үпкәчел, ачу тотучан, усал адәм формалашырга мөмкин. Бала уйнарга гына түгел, коллективта үзен тотарга да өйрәнә.
Әйе, бала уенчык түгел шул. Кая утыртып куйсаң, шунда тыныч кына утыра алмый: егыла, терсәген дә каната, киемен дә ерта. Ачулансаң, үпкәли.

Алияне тәрбиячеләре сүз тыңламаган өчен еш кына почмакка бастырып куя икән. Бала үз эченә йомыла. Күңеле үсми. Уенга катнашмый. Ачулансалар, елый. Кызның бәхетенә, ялга киткән усал апалары урынына йомшак күңелле икенче тәрбиячене вакытлыча бу төркемгә күчерәләр. Алиянең битарафлыгы, берни белән дә кызыксынмавы Зилә Галиевнаны баштарак аптырашта калдыра. Аны үпкәчел дип читкә этәрәләр. ә тәрбияче алдына утыртып сөйләштереп карый. Бала ачылып китми, билгеле, шулай да ул яралы җанны аңлый, кызның ятим үсүен белә.

Зилә Галиевна өеннән яңарак кына чәчкәгә бөреләнгән бик матур гөл алып килә. «Бу гөлне безнең Алия караячак», — дип белдерә. Кыз шатланып риза була, шул көннән гүя алыштырып куялар аны. Вакытында су сибә, чүлмәк тирәсендәге тузаннарны сөртә. Туфра­гын йомшарта. Бер-ике атнадан гөл гаҗәп матур чәчкә ата. «Алия гөле» ди тәрбияче апалары. ә кыз шулкадәр үзгәрә, аны инде беркем дә: «Әйдә, үпкәлә, үпкәләсәң, песи үпкәсе ашатабыз», — дип үртәми. җавап­лылык хисе, яшьтәшләренең аңа сок­ланып каравы, яратуы, тәрбияченең ихтирамы, күрәсең, баланы шулай үзгәртә.
үпкәчел баланы кыерсыту, ачулану, бертуктамый: «Алай итмә, болай ит», — дип өйрәтү уңай нәтиҗәләр бирмәскә мөмкин. Аны тиң күреп сөйләшү, киңәшләшү, мактау үз көченә ышаныч ­тудыра.

Бала үзен яратуларын, гаиләдә кирәкле кеше булуын гел сизеп, белеп торырга тиеш. үз өендә аны һәрвакыт аңлаячаклар дигән уй күңеленә сеңсен. Тормыш юллары катлаулы, сикәлтәле. Егылмый, адашмый алга бару өчен күп көч, кыюлык, тырышлык зарур. Туган йорт җылысы гына кешегә бөтен гомеренә җитәрлек көч, дәрт, дәрман бирә.

«Сөембикә» журналы, № 8, 2007.

Сезнең фикер

Загрузка..
Загрузка..
ТР кеше хокуклары буенча вәкаләтле вәкил
Матбугат чаралары белән элемтәләр урнаштыру булеге белгече
Кукмара районы Камышлы авылы имам-хатыйбы
Татарстан Республикасының Этил спирты һәм алкогольле продукция җитештерүне, әйләнештә йөртүне, сыйфатын дәүләт тикшерүен тәэмин итү һәм кулланучылар хокукларын яклау буенча дәүләт инспекциясенең Казан бүлеге җитәкчесе.
Врач-кардиолог, терапевт, кандидат медицинских наук
Intertat
Татар-информ
Татмедиа
16+
Сделано в iCC Design Group
www.icc-otk.com