Хатын-кызлар өчен татар телендә
бердәнбер әдәби-нәфис журнал
1913 елда чыга башлады
1926–1991 елларда «Азат хатын»
Баш битХатын-кыз галәмеБала → Каян алдың?

Каян алдың?

Айгөл Әхмәтҗанова, «Априори» бизнес психологиясе һәм социаль мөнәсәбәтләр үзәге җитәкчесе.
Айгөл Әхмәтҗанова, «Априори» бизнес психологиясе һәм социаль мөнәсәбәтләр үзәге җитәкчесе.
07 марта 2016
1645 карау

Бала әти-әнисенең акчасын урлый. Нишләргә? әти-әнигә үзен ничек тотарга?

«Карак» дигән мөһер сугарга ашыкмагыз. Акчагыз югалса, кем алганын ачыклагыз. Балагыз барында бертуктаусыз акчасызлык хакында зарланмагыз.

Бала бакчадан ят уенчык алып кайта, әти-әнисенең акчасын урлый. Бу — катлаулы ситуацияләрнең берсе. Мондый очракта әти-әнигә нишләргә, үзен ничек тотарга? Иң элек, эмоцияләргә бирешмәскә, ярсып-кызып китмәскә, ә килеп туган хәлдән чыгу юлларын эзләргә киңәш итәр идем. Өч яшькә кадәр балалар «үземнеке», «чит кешенеке» дигәнне бигүк аңлап бетермиләр. Шуңа да кунактан уенчык «кыстырып» кайтуны алар бернигә санамый. Ә менә әти-әни моны һич тә игътибарсыз калдырырга тиеш түгел. Әгәр дә ул кыйммәтле уенчык икән, әлбәттә, аны хуҗасына кире кайтарып бирергә кирәк. Машина яисә курчак ише вак-төяк кенә булса, ул чагында балагызга: «Син дә үз уенчыкларыңнан берәрсен бүләк ит», — дип тәкъдим ясап карагыз.

Ә менә дүрт яшьлек бала чит әйберне белә. Бу очракта балагызга тыныч кына, әмма үтемле итеп кеше әйберенә кагылуның ярамаган эш булуын аңлатыгыз. Ни өчен алганын сорагыз. «Гаиләдә моңарчы мондый хәлнең булганы юк иде» дигән сүзләр белән аны кимсетмәгез, «карак» дигән мөһер сугарга ашыкмагыз.

Акчагыз югалса, башта аны кем алуын ачыклагыз, ашыгып балага ялган бәла якмагыз. Алмаган очракта «миңа ышанмыйлар» дигән нәтиҗәгә киләчәк. Рөхсәтсез алган мәлдә дә акчаның аңа ни өчен кирәк булуы белән кызыксыныгыз. Бәлкем «дуслары» сорыйдыр. Шулай икән, бу хакта, кичекмәстән, аларның әти-әниләренә җиткерегез. Тик бу очракны янә игътибарсыз калдырырга ярамый. Бала бит акчаны сорамыйча алган. Өлкәннәргә ышанмау, борчуларын әти-әни белән бүлешмәү кайчак балагызны күңелсез хәлләргә тарытырга мөмкин. Аның башка бер сәбәбе булуы да бар: Ихтимал, улыгыз яки кызыгызның тәм-томга, үзе кызыккан кечкенә генә бер уенчыкка акчасы җитмидер. Ә иптәшләре янында «хәерче» булып күренәсе килмидер. Балагызга кирәк-яракка аз гына булса да акча биргәләп торыгыз. Өйдә акча җыю өчен ясалган тишекле кечкенә тартма булдырсагыз, тагы да яхшырак.

Урлашуның кайбер бала өчен үз-үзенә игътибар иттерү алымы булуын исегезгә төшерәбез. Еш кына өлкәннәр, акча эшләү белән мавыгып китеп, балалары, аларның ихтыяҗлары хакында оныталар. Бәлкем шуңадыр да, хәтта мул тормышлы гаиләдә дә бала-чага урлаша торган була.

Әгәр дә балагыз бер генә мәртәбә булса да рөхсәтсез чит кеше әйберенә кагыла икән, түбәндәге киңәшләрне үтәргә тырышыгыз:

Балагыз янында эштән нәрсәдер кыстырып кайтуыгыз яисә ниндидер кырын эшләр эшләвегез турында сөйләшмәгез. «Барысы да урлый!» дип, сез урлашуның гадәти эш булуына ишарә ясыйсыз.

Балагыз барында бертуктаусыз акчасызлык хакында зарланмагыз. Ул шомлана калыр. Ә кайбер бала «кара көнгә» дип урлаша да башлар. Иң яхшысы, аңа акчаның кыйммәте турында сөйләгез, кибеткә аның белән барыгыз. Нәрсәнең күпме торуын белсен.

Нәниегезгә «синеке», «безнеке», «уртак» һәм «чит кешенеке» дигән төшенчәләрне яхшылап аңлатыгыз. Ул үзен башкалар урынына куеп карарга өйрәнсен.

«Сөембикә», № 9, 2008.

фото: http://pixabay.com

 

Сезнең фикер

Загрузка..
Загрузка..
Казан шәһәре Совет районы буенча Россия Пенсия фонды идарәсенең матбугат чаралары белән элемтәләр урнаштыру бүлеге белгече
ТР кеше хокуклары буенча вәкаләтле вәкил
Кукмара районы Камышлы авылы имам-хатыйбы
Татарстан Республикасының Этил спирты һәм алкогольле продукция җитештерүне, әйләнештә йөртүне, сыйфатын дәүләт тикшерүен тәэмин итү һәм кулланучылар хокукларын яклау буенча дәүләт инспекциясенең Казан бүлеге җитәкчесе.
Врач-кардиолог, терапевт, кандидат медицинских наук
Intertat
Татар-информ
Татмедиа
16+
Сделано в iCC Design Group
www.icc-otk.com