Хатын-кызлар өчен татар телендә
бердәнбер әдәби-нәфис журнал
1913 елда чыга башлады
1926–1991 елларда «Азат хатын»
Баш битХатын-кыз галәмеБала → Ата белән бала

Ата белән бала

Сылу Камалова
Сылу Камалова
26 декабря 2014
3570 карау
«Хатыннарның кайберләре баланы, ирне үземә бәйлим, дип таба бит. Син бу хакта ни уйлыйсың?» — диде минем сыман декрет ялында утыручы бер әни (без аның белән Интернет аша танышкан идек). Уйга калдым. Бер ерак туганым белән дә бу темага сөйләшкәнебез бар. Тагын бер бала табарга хыялланганымны белеп алгач: «И-и, бүгенге көндә ирне бала белән генә бәйләп кую мөмкинме соң?» — дип, мине аптырашта калдырган иде. Димәк, бу — туганымның фикере генә түгел... Әйдәгез соң, «бәйләп» карыйк.
 

Таныштыру

Әтисен балабыз белән таныштыруны йөкле вакытта ук башладым. Җимешебезнең ничек үсүен тасвирлаган Интернет-язмаларны иремә атна саен укып тордым, үз кичерешләрем белән даими уртаклаштым, аның да нәрсә хис итүе белән кызыксындым. Үзем дә, бала да әтиебезнең ярдәменә мохтаҗ. Шуны һәрдаим сиздереп тордым. Йоклар алдыннан карындагы балага бишек җырын көйләү гадәткә кереп китте. Ирем шулай үзен әкеренләп булса да әти дип хис итә башлады. 

Ышанасызмы-юкмы, ирләрдә дә бала табудан соң депрессия була икән, имеш! Әйе-әйе! Баланы тугыз ай күтәреп, тулгак газаплары кичереп тудыручы, аннары көннәр, төннәр буе багучы – мин, ә депрессия – аңарда! Арттырып әйтүем, әлбәттә. Әмма ирем бер мәлне үзенә булган игътибар кимегәнен сизеп, чыннан да, төшенкелеккә бирелде. Ташкын сыман ургылып чыккан бар назым балага юнәлгән, ә иремә «ашадымы – ашады, өсте-башы чистамы – чиста» мөнәсәбәте калган сыман булды. Һәр яктан ярдәм итеп торсалар да, бик арый идем шул. Кичке тугызда баланы имезгәннән соң үзем дә киләсе имезүгә кадәр йокыга талам.
 

Команда

Башкалар кебек үк без дә көнозын кызым белән мәш киләбез. Ә әти кешеләрнең бу вакытта: «Мине яраталармы соң болар? Күр, уртак серләре, уртак кызык­лары да булырга өлгергән. Кызым белән сирәгрәк күрешәбез шул… Командаларында мин кирәкме?» – дип борчылганын беләсезме соң? Менә шуңа да, аның «команданың» әгъзасы гына түгел, ә бәлки, капитаны икәнен һәрдаим белдереп тору мөһим. Әтигә багышланган җырлар уйнату (моны көндез генә түгел, әти кешенең кайтып керү вакытын чамалап кую да яхшы), әтине һаман мактап тору кирәк икән! 

Әтиебезне эштән каршы алу бер матур гадәткә әйләнде. «Көтүче хатыны көтү кайтканда бизәнә» дигәнне истә тотып, өс-башымны төзәтәм, хушбуй сибенәм, кызымны да матуррак кыяфәткә кертәм: яңа күлмәк, кызыклы башлык, нәни муенса – барысы да эшкә җигелә. Безне күрүе була, әтиебезнең арган йөзе балкып китә, хәтта телефонына сурәткә дә төшерә башлый! Кичебез дә матур башланып китә. Моны эшләү авыр түгел бит?
Гаилә бәхетле булсын дисәң, бала белән мәшгуль арада, аз гына вакыт табып, иреңнең чәченнән сыйпап кую, үбеп алу, яныннан үтешли кагылып китү бик мөһим икән. Бу аны: «Мине онытмаганнар! Яраталар!» дигәнгә инандырыр. 
 

Бер булып

«Юк-юк! Мин ваннада йөздермим! Куркам! Су йоттырсам?!» – шундый хәйлә белән бала коендыру вазыйфасын әтисенә йөкләдем дә куйдым. Аларның анда чырык-чырык көлешкәннәрен ишетү шулкадәр рәхәт! Әлбәттә, колак торгызып, ванна тирәсендә генә йөрим – елау тавышына шунда ук кереп җитәргә тырышам: әти кешене кыен хәлдә калдыру ярыймы соң? 

Әйе, вакыт-вакыт баланы әтисенә ышанып тапшыру бик кирәк. Нигә куркырга! «Әй, син булдырмассың! Менә шулай эшләргә кирәк, болай түгел!» дип, һәр эшне үз өстемә алу дөрес булмас дидем үземә. «Мә, үзең эшлә сәнә», – дип үпкәләп, алга таба балага кагылышлы эшкә тотынмас – аралары шулай суынуга да озак түгел бит! 

Кайбер чакта, хәер, «еш кына» дип әйтү дөресрәк булыр, ирем елаган баланы кулына алып, тынычландырырга маташа. Кая тынычлансын ди инде тегесе! «Китер, булмый синнән!» – диюдән тыелам (бу сүзләрне хәтта йомшак тавыш белән әйтү дә коткара алмас). Килеп, икесен берьюлы кочып алам да икеләнеп торган кыяфәт ясап: «Тукта, имәсе килми микән?» – дип, баланы куеныма күчерәм. Шулай итеп, әти кешенең горурлыгына тими калам. 

Кайбер табигый тоелган нәрсәләр – хәзер нинди кием кидертәсе, кайсы уенчыгын тоттырасы, кайсы крем сөртәсе – миңа кала. Ирем аларны белми дип уйлыйм. Минем уйларымны уку авыр аңа! Берара бу белмәүләре теңкәгә дә тиде, ә аннары аңладым – хәзерге секундта нәрсә кирәк икәнен әйтүемне көтә бит ул! Булышырга тели бит әнә – ваннадан баланы алып чыккач, аны миңа тоттырып борылып китеп бармады. Хәзер кирәк әйберне китереп торуын ир заты аңларлык итеп сорыйсы гына кала – «теге нине тегеннән нитәле» дип түгел! Ирләр алдына мәсьәләне конкрет куярга кирәк – комод өстендә, уң якта, стена кырыенда үрдәк рәсеме төшерелгән крем (анда бит ун төрле крем тора!), икенче киштәдә, сулда, шәмәхә күлмәк… Ир канәгать – мин аннан башка баланы карый алмыйм, аның ярдәменә мохтаҗмын! Моны үзенә дә гел әйтеп тору артык булмас. Мактау сүзләрен кызганмагыз! Ассызыклыйм – кызганмагыз мактау сүзләрен!
 

Чынында исә… 

Ә чынында, бала белән ата арасын ничек кенә җылытма… әти кеше баланы хатынын яратканда гына ярата… Хатынына булган мәхәббәте сүрелдеме, ир аны да, баласын да ташлап чыгып китүе ихтимал. Хатын-кызның башка иргә гашыйк булып гаиләсеннән киткән очраклар исә бик сирәк. 
Гаиләнең бәхетле булуы – зур хезмәт нәтиҗәсе икәненә бик тиз төшендем. 


Кечкенә хәйләләр
Өйләнешеп бергә яши башлаганда ук үзем өчен бер нәрсәне хәл итеп куйдым: өйдәге бөтен эшне үз җилкәмә генә алу тора-бара миндә ризасызлык уятыр. Ашарга пешерүче, кер юучы, үтүкләүче, бала караучы, кибеткә йөрүче... хәленә төшеп бетсәм, үземне бер мескенкәй итеп хис итәчәгем көн кебек ачык бит. Моңа күпме мисал бар! Аннары, ачу килеп, гаилә иминлеген бозачак фетнә чыгуга да бер генә адым кала! 

Бу хакта ирем белән ачыктан-ачык сөйләштек. Ул миңа булдыра алганча ярдәм итәчәк, дигән «килешү» төзедек. Аның куллары белән әзерләнгән иртәнге аш, ял көннәренең бәйрәм сыена тиң төшке ашлары никадәр шатлык китерә! Бу «батырлыкларны» кылган ирне мактарга-мактарга-мактарга! Ә мактарга җай табылып тора ул! Бер көнне ирем эштән кайтышлый печенье-конфетлар алып керде. «Нишләп алдың инде? Бар бит! Шылтыратсаң, кирәк нәрсәләрне әйткән булыр идем!» Тукта, ашыкма! Болай әйтмик! «Син телепат, ахрысы! Каян белдең чәйгә тәмле әйбер беткәнен?!» – дип, киштәдәге ачылмаган печенье тартмасын эчкәрәк этеп куям. Рәхмәтләр укый-укый чәй эчәм. Икенче көнне ул кибеттән: «Берәр нәрсә кирәкме?» – дип үзе шылтыратты... 

Ял көнне өйне тәртипкә китерәм. Үзем исә ачуымның кабарганнан-кабара баруын тоям – ирем һаман үз эшләре белән шөгыльләнә. Дөрес: «Чүпне түгәсе иде», – дидем, чыгарып түкте. «Эш коралларың аунап ята», – дидем, җыеп алды. Болай булмый! Үзе белеп эшләсен! Һм… Тоттым да, эшлисе эшләрнең исемлеген төзеп бирдем. (Арага: «Мине үбәргә!» – дип язарга да онытмадым.) Бик эшлекле кыяфәттә барысын да эшләп чыкты! Миңа боерыклар биреп торасы да булмады! Ә аннары… Икенче бүлмәдән ул ишетерлек итеп телефоннан дус кызыма «пышылдадым»: «Минеке бүген идәнне дә суыртып чыкты, киштәне дә борып куйды! Кайдан гына таптым мондый алтын ирне?!» Киләсе ялда ирем исемлекне үзе сорап алды.

Бер кичне ирем дуслары белән кафега чыгып китте. Мин инде өйдәге бөтен эшне эшләп бетердем, кичке ашны да әзерләдем, хәтта баланы да коендырып куйдым, ә әтиебез һаман юк... Эч поша башлады – ул анда күңел ача, ә мин монда утырам! Кочаклашып кино карарбыз дип хыялланган идем бит! Эчемнән шулай дип дулый ук башладым (югыйсә гомергә бер мәртәбә дуслары белән очрашып, һава алыштырып кайтуы яхшы гамәл икәнен аңлыйм да! Кыскасы, акыл бер нәрсә уйлый, йөрәк икенчене – хатын-кыз инде, нишләтәсең). Сәгатькә карыйм – соң инде! У-у-у! Җилтерәтеп телефонга тотындым. «Алло!» Бер җөмлә генә әйттем! …Озак та үтмәде, ирем өйгә кояштай балкып кайтып та керде! Керүгә кочаклап алды, көнем-кичем ничек узуы, баланың яңа һөнәрләре турында сораштырды. Кыскасы, кичнең азагы бик матур тәмамланды. Нәрсә дип әйттең инде дисезме? «Без сине сагындык… Синсез өй шундый буш икән…» 

«Гаиләдә савыт-саба шалтырамый тормый» дигән гыйбарә миндә ризасызлык тудыра. Бер-берсен яратучы ике кеше ничек инде «савыт-саба шалтыратсын» ди?! Тыныч, кайбер очракта тимер чыңнары өстәлгән тавыш күпкә үтемлерәк. Ә бер сүз әйтмичә, күз белән генә канәгатьсезлекне белдерә белү – монысы инде виртуозлык! Икегез арасында туган бәхәстә: «Җиңдем!» – дип куанасыз икән, ялгышасыз. Берегез җиңеп, икенчегез үпкәләп калганда да икегез дә җиңелгән дигән сүз... Компромисс эзләп табу – минемчә, гаиләне менә нәрсә ныгыта. Һәм тагын бер сер. Бергәләшеп көләргә кирәк. Бер-берегезне көлдерә аласыз икән, уртак мәзәкләрегез, икегез генә аңлый торган сүзләрегез бар икән, димәк, бер-берегезгә бик нык бәйләнгәнсез. Ә бала – гаилә алмагачының җимеше ул.

Сезнең фикер

Загрузка..
Загрузка..
Казан шәһәре Совет районы буенча Россия Пенсия фонды идарәсенең матбугат чаралары белән элемтәләр урнаштыру бүлеге белгече
ТР кеше хокуклары буенча вәкаләтле вәкил
Кукмара районы Камышлы авылы имам-хатыйбы
Татарстан Республикасының Этил спирты һәм алкогольле продукция җитештерүне, әйләнештә йөртүне, сыйфатын дәүләт тикшерүен тәэмин итү һәм кулланучылар хокукларын яклау буенча дәүләт инспекциясенең Казан бүлеге җитәкчесе.
Врач-кардиолог, терапевт, кандидат медицинских наук
Intertat
Татар-информ
Татмедиа
16+
Сделано в iCC Design Group
www.icc-otk.com