Хатын-кызлар өчен татар телендә
бердәнбер әдәби-нәфис журнал
1913 елда чыга башлады
1926–1991 елларда «Азат хатын»
Баш битХатын-кыз галәмеБала → Балага ничек китап яраттырырга?

Балага ничек китап яраттырырга?

Алимә Сәләхетдинова
Алимә Сәләхетдинова
01 декабря 2015
2331 карау
Алимә Сәләхетдинова («Сабыйлар» балалар үзәгенә нигез салучыларның берсе, «Бишектән үстерү» дәресләренең методисты, 3 бала әнисе, хәзерге вакытта гаиләсе белән Канадада тора.)

Безнең балалар китап ярата! Кечкенәдән аларга иң кадерле бүләк китап булды. Яңа гына 9 яше тулган улыбызга әтисе электрон китап уку җайланмасы — Kindle алды менә. Аның ничекләр итеп сөенгәнен күрсәгез: төрле телләрдә китап укый алачак бит ул хәзер. Мактануым түгел бу минем. «Улым (яки кызым) китап яратмый, кулына да тотканы юк», — диючеләргә җавап бирүем генә. Безнең гаиләдә өч бала үсә: өчесендә өч төрле холык. Кемнәрнеңдер сүзен кабатлавым түгел, үз тәҗрибәмнән чыгып әйтәм — баланың китап яратуы әти-әнидән, аларның китапны ничек укуларыннан тора. 

Безгә кунаклар килгән иде. Малайлар бүлмәләрен кунак абыйга биреп, үзләре ул көнне зал ягында йоклады. Икенче көнне бик иртә торсам да, миннән дә алдарак уянган ике улым... китап укып утыра иде инде! Ку­нак­ларны уятырга, тавышланырга ярамый бит – китап­ның ләззәтен тоеп, бер сәгатькә якын утырды алар шулай. Моңа бик сөендем. Аеруча кече улым – Салихым өчен: ул моңарчы китап белән бөтенләй кызыксынмый иде кебек. Шулай тоелган гына икән. Күңелендә китапка карата мәхәббәт уты кабынган икән инде. «Тыры­шу­ла­рым юкка булмаган, файдасы тигән!» – дип уйладым эчемнән.

Балада китапка мәхәббәт уяну – интерактив рәвештә уку нәтиҗәсе дип уйлыйм. Хәзерге вакытта иң популяр алымнарның берсе санала бу. Әмма, баксаң, бу алымны безнең әби-бабаларыбыз әллә кайчан белгән инде! Оныклары белән китап укып утырган өлкәннәрне, мөгаен, сезнең дә күзәткәнегез бардыр. Алар бит мондый вакытта, беренче чиратта, бала белән аралаша. Бертуктаусыз аңа ниндидер сораулар бирәләр яки баланың сорауларына үзләре җавап кайтаралар, рәсемнәрне тасвирлап, төрле авазлар, тавышлар чыгаралар яисә, бүлдермичә, баланы тыңлыйлар...

Бу хакта «Рожденный читать» китабында бик кызыклы итеп язылган. (Табарга, танышырга тырышыгыз әле!) Аны Америка журналисты Джейсон Буг үзенең кызы белән китап уку тәҗрибәсенә нигезләнеп язган. Ахырда, бала туганнан алып 6 яшькә кадәр укырга тиешле китап-лар исемлеге дә китерелгән: минем үземә анысының да ярдәме тиде. 

Балага китапны ул әле бишектә ятканда ук укый башларга кирәк. Мин үземнекеләрне алдыма куеп китап укый башлаганда алар әле берничә атналык кына иде­ләр. Озын әдәби әсәр укымадым, билгеле, рәсемле китап кына алдым. Каралы-аклы зур-зур рәсемле китапны, баладан 20-30 см ераклыкка куеп, тыныч тавыш белән тасвирлап чыгарга берничә минут вакыт җитә иде. 

Беренче китаплар аңлаешлы, матур сурәтле булсын дип тырыштым. Балаларым үсә барган саен, китап уку вакыты да, китаплар да арта барды. Китапларның нинди телдә икәнлеге мөһим түгел иде – бары тик матур рәсемле булсын! Чөнки кайсы телдә язылса да, мин аларны барыбер татарчага тәрҗемә итеп укыдым. Уку­дан бигрәк, сөй­ләү иде бу. Кечкенә сабый да аңлар­лык ымлыклар, аваз ияртем­нәре кушып сөйләү. Китаптагы рәсемнәр­дә булган барлык персонажлар, предметлар, геройлар «телгә» килә, эмоцияләремне кушам, сорауларымны яудырам, җавапларын тыңлыйм яисә үзем үк җавап бирәм (монысы – баланың теле әле ачылмаган чакта)... 

Гел китап белән генә утыра алмыйсың, кәефсез чагың да була, арган мәлләрең дә, бала үстергәндә вакыт та бик җитми диярсез. Андый очракларда мин рәсемнәрдә кемнәр, нәрсәләр сурәтләнгәнне санап кына чыга идем: бу да балага кызык, ул да аның игътибарын арттыра. 

Малайлар үсә төшкәч, без укыган китапларны... сәхнәләштерә башладык. Үзенә күрә кечкенә генә «өй театры» барлыкка килде. Спектакльдә катнашучы «актерлар» – балалар­ның яраткан уенчыклары: лего, хайваннар, курчаклар, машиналар... Башта балаларга бик таныш булган, йә алар яраткан әкиятләрне сәхнә­ләш­тердем. Өйдәге спектакльләрнең нәтиҗәсен мин шунда ук күрдем: улларым китапларны үзләре мөс­тәкыйль рәвештә кулга алып, карап утыра яки укый башлады! Бер яшьлек Салихның «Ледяная избушка» әкиятен «укуын» видеога яздырган идек, хәзер карыйбыз да рәхәт­ләнеп көләбез. Тоташ ымлыклардан гына торса да, шактый «бай» эчтә­лекле hәм бик хисле ул: «Аю лап-лап, Куян иии-ииии. Төлке ыыымм уух итте!..» 

Соңрак әкият күрсәтүгә балалар үзләре дә тартылды. Белгән әкиятләрен сөйләп чыгу алардан зур осталык таләп итә, сөйләмнәрен, тел байлыкларын үстерә. Дүрт-биш яшьләр тирәсендә без гадәти укуга күчтек: алар инде озын-озын әкият­ләрне дә сабырлары җитеп тыңлап тора алалар. Укыганда белмәгән сүзләр очраса, туктатып сорыйлар, китапта язганга кушып, искә төш­кән, үзләре белән булган вакыйгаларны да сөйләп китәләр, фикер­ләрен уртаклашалар... 

Дөресен әйткәндә, нәкъ менә шушы мизгелләр безнең арада ниндидер бер якынлык урнаштырды. Алар тормышында ни булганын белеп, тоеп тордым. Мәктәптән (яки балалар бакчасыннан соң) хәлләрен сорасаң, гел бер җавап ишетәсең: «Әйбәт!» Никадәр төпченсәң дә, шуннан ары башка бер сүз ала алмыйсың. Ә менә китап укыганда, үзләре дә оныткан хис-кичерешлә­рен искә төшерәләр, сөйләүдән тартын­мыйлар, киресенчә, уртаклашырга телиләр. 

Без әле дә кичләрен китап укыйбыз. Хәзер аларга күбрәк татар теленә тәрҗемә ителгән классик әсәрләрне укырга тырышам. Бу айда, мәсәлән, Даниэль Дефоның «Робинзон Крузо» әсәре белән танышабыз.
Олы улым Йосыф китапларны дүрт телдә (татар, рус, словак һәм инглиз телендә) үзе укый. Йота гына! Салих турында алай әйтә алмыйм, шулай да китапханәдән китаплар алып кайта, күптән түгел менә инглизчә укырга да теләге барлыгын белдерде. 

Кечкенәбез – кызыбыз Зифа белән әлегә авыррак. Ул әлегә кадәр китап уку теләген белдермәде: тизрәк битне әйләндерергә, китапны ябарга гына тора иде. Уйлана торгач, моның сәбәбе үземдә икәнен аңладым. Абый­ларының мәктәпләре, хоккейлары, драмтүгәрәкләре... аркасында Зифаны интерактив укудан мәхрүм иткәнмен ләбаса. «Гаебемне» аңла­гач, бу эшкә дәртләнеп тотындым. 
Маргарет Браунның инглиз телендәге «My world» hәм «Good night moon» дигән китапларыннан башладым. (Әйткәнемчә, безгә китапның кайсы телдә язылуы мөһим түгел, әмма олы балаларга бу да тел өйрәнергә бер стимул). Әлеге китаплар баланы искиткеч матур рәсемнәре, күп сюжетлылыгы белән хәйран калдырды. Укыган саен ниндидер яңалык белдек, яңа детальләр ача бардык. Без хәтта андагы персонажлар булып сөйләшә башладык: «Тычкан, анда менмә! Егылырсың! Учак янына якын утырма». Бер ай да үтмәде, Зифаны да китап дөньясы әсир итте. Хәзер кызым да көндез театр күрсәтеп, кичен абыйлары белән бергә зур әсәрләр тыңлый.
 
Интерактив уку — балаларны сөйләшергә, фикерләрен җиткерергә, әңгәмә корырга, уйла­нырга өйрәтү ысулы ул. 

Галимнәр сигез төрле тикшеренү үткәреп, кызыклы бер нәтиҗә ясыйлар – интерактив китап уку баланың IQ күрсәткечен алты hәм тагын да күбрәк баллга күтәрә ала. Интерак­тив уку белән иртәрәк танышкан саен, баланың күрсәткечләре шуның кадәр югарырак була. Әлеге ысул белән китап укуда, шәхсән минем өчен иң кадерлесе, әйткәнемчә, бала­ның китап белән мавыгуы гына түгел, ә хәзерге тынгысыз заманда аның белән якын мөнәсәбәт урнашу, ихлас аралашу мөмкинлеге туу ул.
 

Сезнең фикер

Загрузка..
Загрузка..
ТР кеше хокуклары буенча вәкаләтле вәкил
Матбугат чаралары белән элемтәләр урнаштыру булеге белгече
Кукмара районы Камышлы авылы имам-хатыйбы
Татарстан Республикасының Этил спирты һәм алкогольле продукция җитештерүне, әйләнештә йөртүне, сыйфатын дәүләт тикшерүен тәэмин итү һәм кулланучылар хокукларын яклау буенча дәүләт инспекциясенең Казан бүлеге җитәкчесе.
Врач-кардиолог, терапевт, кандидат медицинских наук
Intertat
Татар-информ
Татмедиа
16+
Сделано в iCC Design Group
www.icc-otk.com