Хатын-кызлар өчен татар телендә
бердәнбер әдәби-нәфис журнал
1913 елда чыга башлады
1926–1991 елларда «Азат хатын»
Баш битХатын-кыз галәмеБелмәсәң - бел! → ​ Кышны яхшы кәеф белән каршылау серләре

​ Кышны яхшы кәеф белән каршылау серләре

08 ноября 2018
132 карау
Кыш – салкын тию һәм вируслар чоры. Монна кала, якты көннең кыскаруы, витаминнар җитмәү дә иммунитетка тәэсир итми калмый. Сәламәтлекне саклау өчен организмны салкыннарга алдан ук әзерләргә кирәк. Моның өчен гадәтләнгән тормыш рәвешен бераз гына үзгәртәсе.  

Рационга аксым һәм майлар кертегез 

Салкын тиюдән бик күптөрле ысуллар белән сакланып була. Тик ул безнең тәлинкәдән башланырга тиеш. Табиб-диетологлар салкын вакытларда аксым һәм майларны җитәрлек күләмдә  ашарга киңәш итә. Иммунитетны ныгыту өчен һәр көнне 1 аш кашыгы җитен мае һәм 2 капсула балык мае кабул итегез. Ак майдан баш тартмагыз. Олы кеше өчен аны көнгә 10-15 г ашау зарур. Көн саен ярты килограммга якын яшелчә ашау файдалы. Ул – витаминнар һәм микроэлементлар хәзинәсе. Ак-яшел төстәге яшелчәләргә өстенлек бирегез. Аларны томалап пешереп ашау отышлырак. Салкын вакытларда чөгендер, кабак, помидор, шалкан ашау файдалы.  

Диеталар хакында онытып торыгыз 

Салкыннарга кергәч, организм авыр һәм баллы ризык таләп итә башлый Бу нормаль күренеш. Безгә энергия кирәк, ә аларны организм без ашаган ризыктан ала. Табиблар кыш көне катгый диеталарда утырырга киңәш итми. Салкын диетик салатлар артык авырлыкны киметер дә, тик иммунитетны гына күтәрә алмас. Бу теләсә ничек ашый башларга мөмкин дигән сүз түгел. Һәрнәрсәнең чамасы булырга тиеш.  

Спорт белән шөгыльләнегез 

Галимнәр тарафыннан күптән расланган: актив тормыш рәвеше сәламәтлекне ныгыта. Әгәр сез тренажерлар яки спортзалда шөгыльләнергә яратмыйсыз икән, йоклар алдыннан саф һавада йөреп керү гадәте булдырыгыз. Офиста һәм көне буе утырып эшләүчеләр өчен бу бигрәк тә файдалы.  

 Көн яктысын озынайтыгыз 

 Көз-кыш вакытларында яктылык җитмәү серотонин гормонын эшләп чыгаруны киметә. Нәтиҗәдә, апатия башлана, һәрвакыт йокы килә.  Иртәнге 6.00–10.00 сәгать арасында урамда  йөреп керү мөһим. Ул сезне депрессиядән коткарыр. Иртән иртүк урамга чыгасыгыз килми икән, тәрәзә каршына басып, кояш чыкканы булса да күзәтеп торыгыз.  Кояш энергиясен күбрәк алырга тырышыгыз. 

 Тирә-ягыгызны ачык төсләргә баетыгыз 

 Көз төсләре – кызыл, кызылсары, алтын төсләр. Кызылсары хәл калмаганда булыша дип исәпләнә, кызыл эшкә тотынырга ярдәм итә, сары төс кәефне күтәрә. Әлеге төсләрне көнкүреш тормышыгызга кушыгыз. Кызыл шарф, төрле төстәге хризантема гөлләмәре, эштә төрле төстәге папкалар – кәефне күтәрә, депрессиядән дә саклый.  

Аромалампа яндырыгыз 

 Ароматерапия салкын тиюдән, күңел төшенкелегеннән саклый. Шуңа күрә эфир майлары кышны ныклы иммунитет һәм яхшы кәеф белән каршыларга теләүчеләрнең тугры дуслары. Көз-кыш айлары өчен цитрус, эвкалипт, ылыслы агачлар, лаванда, бөтнек майлары файдалы. Аромалампага һәрберсеннән 3-4 тамчы тамызыгыз. Һәр иртә 1-2 тамчы бөтнек, эвкалипт майлары белән ингаляция эшләү – томан төшүдән менә дигән профилактика.  

Сезнең фикер

Загрузка..
Загрузка..
Казан шәһәре Совет районы буенча Россия Пенсия фонды идарәсенең матбугат чаралары белән элемтәләр урнаштыру бүлеге белгече
ТР кеше хокуклары буенча вәкаләтле вәкил
Кукмара районы Камышлы авылы имам-хатыйбы
Татарстан Республикасының Этил спирты һәм алкогольле продукция җитештерүне, әйләнештә йөртүне, сыйфатын дәүләт тикшерүен тәэмин итү һәм кулланучылар хокукларын яклау буенча дәүләт инспекциясенең Казан бүлеге җитәкчесе.
Врач-кардиолог, терапевт, кандидат медицинских наук
Intertat
Татар-информ
Татмедиа
16+
Сделано в iCC Design Group
www.icc-otk.com