Хатын-кызлар өчен татар телендә
бердәнбер әдәби-нәфис журнал
1913 елда чыга башлады
1926–1991 елларда «Азат хатын»
Баш битХатын-кыз галәмеБелмәсәң - бел! → Иртән көч кертә торган җиде ризык

Иртән көч кертә торган җиде ризык

11 октября 2018
422 карау
Иртән уянуы кайчак бигрәкләр дә авыр була. Күпләребез, күзен ачуга тизрәк кофега үрелә. Шунсыз хәл керми кебек. 
 
Ләкин чынлап торып көч керсен өчен бер кофе гына җитми. Моның өчен иртәнге ашны да дөрес сайларга кирәк. 
 
Кофе һәм баллы ризыклар энергия бирә кебек тоелса да, аларны кулланганнан соң бераздан киресенчә йокы килә башлый. 
 
Әгәр дә сез иртән көч кертә торган дөрес һәм файдалы ысулны эзләсәгез, иртәнге ашыгызга менә бу җиде төр ризыкны да кертегез. 
 
 
Йомырка 
 
Йомыркада организмга бик тә кирәкле омега 3 май кислотасы һәм аксым бар. Ул шунда ук хәл кертеп җибәрә. 
 
 
 
Солы боткасы 
 
Солы боткасы – катлаулы углеводлар чыганагы. Тиз таркалучы углеводлардан аермалы буларак, мондыйлары энергияне озаграк бирә. 
 
 
Авокадалы тост 
 
Авокадада туендырылмаган майлар күп. Андый майлар шулай ук энергия чыганагы һәм алар йөрәк өчен дә файдалы. Көрпәле оннан пешерелгән ипине тостерда киптереп, өстенә авокадо куйсагыз – менә дигән иртәнге аш була. 
 
 
Лимонлы су 
 
Цитруслыларның исе генә дә энергия бирә дип санала. Көнегезне лимон салынган бер стакан су белән башлап карагыз. 
 
 
Дарчин 
 
Иртәнге ашка бик шәп өстәмә. Дарчинны (корица) солы боткасына сибәргә яки кофега кушарга була. Ул кандагы шикәрне йөгәнләргә булыша. 
 
 
Чикләвек 
 
Май, аксым, углеводлар – чикләвек боларның барысына да бай. Кечкенә генә бер уч мөшкет (миндаль) чикләвеге яисә бер кашык арахис пастасы – энергия запасыгыз шактыйга җитәчәк. 
 
 
Грек йогырты 
 
Гадәти йогыртлардан аермалы буларак, монысында аксым күбрәк. Грек йогыртында иммунитетны яхшырта, көчне арттыра торган пробиотиклар да бар. Шуңа бераз гына җиләк-җимеш өстәгез дә – тәмле сый әзер! 
 
 
 
 
 
 

Сезнең фикер

Загрузка..
Загрузка..
Казан шәһәре Совет районы буенча Россия Пенсия фонды идарәсенең матбугат чаралары белән элемтәләр урнаштыру бүлеге белгече
ТР кеше хокуклары буенча вәкаләтле вәкил
Кукмара районы Камышлы авылы имам-хатыйбы
Татарстан Республикасының Этил спирты һәм алкогольле продукция җитештерүне, әйләнештә йөртүне, сыйфатын дәүләт тикшерүен тәэмин итү һәм кулланучылар хокукларын яклау буенча дәүләт инспекциясенең Казан бүлеге җитәкчесе.
Врач-кардиолог, терапевт, кандидат медицинских наук
Intertat
Татар-информ
Татмедиа
16+
Сделано в iCC Design Group
www.icc-otk.com