Хатын-кызлар өчен татар телендә
бердәнбер әдәби-нәфис журнал
1913 елда чыга башлады
1926–1991 елларда «Азат хатын»
Баш битХатын-кыз галәмеБелмәсәң - бел! → Карьера ясыйсыгыз киләме? - 10

Карьера ясыйсыгыз киләме? - 10

28 июня 2018
119 карау
Соңармагыз 

Җыелышка билгеләнгән вакытка берүк соңга калып килә күрмәгез. Ниндидер ваемсызлык һич килешми бу очракта. Миңа соңга калып йөрүчеләрне күп күрергә туры килде.  5-10 минутка, кайчак озаккарак та соңга калалар. 

Командировкада булсагыз, йокыдан иртәрәк торыгыз. «Йоклап калганмын» дип аклану бер кысага да сыймый. Будильник куегыз. Кунакханәдә дежурныйдан шакып уятуын сорагыз. Кирәкле вакытта кирәкле урында була белергә кирәк. 

Җаваплы киңәшмәгә соңга калып килү бик зур хилафлык булачак! Нинди киңәшмә икәнен чамалыйсызмы? Анда сезнең босс, боссыгызның боссы утыра... Киңәшмәләр залының ишекләре, соңга калучыларны фаш итеп, туктаусыз дөпелдәп ачыла. Залдагылар дәррәү ишеккә борыла. «Гаеплене» энә күзеннән үткәрәләр. Кичтән тамчы да эчмәгән булсагыз да, алдагы көнне шактый бәйрәм иткән икән дип уйлаячаклар. 

 Кирәк икән, өч будильник куегыз, дустыгыз иртән шалтыратып уятсын. Вакытында торыгыз, вакытында киңәшмәгә килегез. 

 

Телефоныгыз шалтыраса, җавапсыз калмагыз 

Телефоныгыз шалтыраса, трубканы алыгыз. Топ-менеджер телефонын үзе алса, кешеләр хәтта гаҗәпкә кала. Ә бу исә «Сәлам, мин сөйләшүгә әзер!» яки «Мин булышырга әзер» дигәнне аңлата. 

Сүз дә юк, кайчак телефоннан ялыктыргыч коммерсантлар белән дә аралашырга туры килә. Мин үзем тыныч карыйм моңа: һәркемнең үз эше инде. Андыйларга, кагыйдә буларак, ярты минут вакытымны бүләм: тәкъдимнәре мине кызыксындырырлык булмаса, итагать белән генә саубуллашу ягын карыйм. 

Җавапсыз калган шалтырауның нинди мөһим буласын беркайчан белмисең бит. 

 

Аванс отчетларыгызны күпертмәгез 

Легитим чыгымнарны каплауны гына таләп итегез. Үз компаниягезнең бухгалтерия кагыйдәләрен өйрәнегез һәм кабул ителгән нормалардан тайпылмагыз. 

Компания аванс отчетларын тикшерү өчен аудиторлар чакырганда сез кристаллдай чиста булырга тиеш. Аудиторлар үз эшенең осталары, алар беркайчан да күз буяуларга юл куймаячак. 

Аванс отчеты сезнең намуслылыкка имтихан ул. 

Сезнең фикер

Загрузка..
Загрузка..
Казан шәһәре Совет районы буенча Россия Пенсия фонды идарәсенең матбугат чаралары белән элемтәләр урнаштыру бүлеге белгече
ТР кеше хокуклары буенча вәкаләтле вәкил
Кукмара районы Камышлы авылы имам-хатыйбы
Татарстан Республикасының Этил спирты һәм алкогольле продукция җитештерүне, әйләнештә йөртүне, сыйфатын дәүләт тикшерүен тәэмин итү һәм кулланучылар хокукларын яклау буенча дәүләт инспекциясенең Казан бүлеге җитәкчесе.
Врач-кардиолог, терапевт, кандидат медицинских наук
Intertat
Татар-информ
Татмедиа
16+
Сделано в iCC Design Group
www.icc-otk.com