Хатын-кызлар өчен татар телендә
бердәнбер әдәби-нәфис журнал
1913 елда чыга башлады
1926–1991 елларда «Азат хатын»
Баш битХатын-кыз галәмеБелмәсәң - бел! → Остеопатлар безгә кайчан, ничек ярдәм итә ала

Остеопатлар безгә кайчан, ничек ярдәм итә ала

20 марта 2018
500 карау
Остеопатиянең өстенлекләре:

– авыруның хәле җиңеләю беренче сеанстан соң ук башлана;

– бишектәге бәбидән алып өлкәннәргә кадәр – барлык яшьтәге кешеләргә дә ярый;

–​ сеанс вакытында пациент бернинди авырту сизми: тәнгә рәхәт кенә;

–​ бернинди зыяны юк: дару кабарга кирәкми;

–​ сеанс атнага бер тапкыр гына була – процедураның файдасы җыелып килә;

–​ бер курс 7-8 процедурадан артмый: вакыт та янга кала, кыйммәткә дә төшми.

Нинди авыртулар белән остеопатка мөрәҗәгать итәргә:

* Балалар: туганда алган имгәнүләр, бәвел тотмау, кылый күзлелек, энцефалопатия, игътибарсызлык, үсеш дәрәҗәсе тоткарлану, неврология белән бәйле проблемалар, баш сызлау, колак-борын-тамак авырулары, ашказаны-эчәк авырулары, хәрәкәтләнү, гәүдә тотрыклылыгы белән бәйле проблемалары һәм башкалар;

* Өлкәннәр: төрле имгәнүләр, баш авырту, баш әйләнү, баш миендә кан әйләнеше бозылу, радикулит, буын авырулары, остеохондроз, гинекология белән бәйле чирләр (күрем циклы бозылу, балага уза алмау, гормональ тайпылышлар, ялкынсынулар), бронхит, ринит, начар ишетү, импотенция, хроник ару һәм башкалар.

Киңәш:

–​ Баш авырткан очракта, берничек тә кул белән чигәне кысарга ярамый. Уч төбе белән кашлардан маңгайга, аннан чәчләрдән баш артына кадәр каты итеп сыпырыгыз.

–​ Компьютер янында озак утырганнан муен авырта башласа, кулларны баш артына куегыз һәм башыгыз белән кулларны артка этә башлагыз (куллар үз урынында калсын, артка китмәсен!). Ашыкмыйча 3-4 кә кадәр санагыз да, шулай ук ашыкмыйча, әкерен генә кулларны йомшартыгыз. Күнегүне 2-3 тапкыр кабатлагыз: моңарчы эшләмәгән мускуллар эшли башлар, ә эшләп «катканнарына» җиңелрәк булыр. Сеңерләрдәге киеренкелек кими төшәр, сыгылмалыклары артыр – авырту бетәр.

Сезнең фикер

Загрузка..
Загрузка..
Казан шәһәре Совет районы буенча Россия Пенсия фонды идарәсенең матбугат чаралары белән элемтәләр урнаштыру бүлеге белгече
ТР кеше хокуклары буенча вәкаләтле вәкил
Кукмара районы Камышлы авылы имам-хатыйбы
Татарстан Республикасының Этил спирты һәм алкогольле продукция җитештерүне, әйләнештә йөртүне, сыйфатын дәүләт тикшерүен тәэмин итү һәм кулланучылар хокукларын яклау буенча дәүләт инспекциясенең Казан бүлеге җитәкчесе.
Врач-кардиолог, терапевт, кандидат медицинских наук
Intertat
Татар-информ
Татмедиа
16+
Сделано в iCC Design Group
www.icc-otk.com