Хатын-кызлар өчен татар телендә
бердәнбер әдәби-нәфис журнал
1913 елда чыга башлады
1926–1991 елларда «Азат хатын»

Ай календаре

​Лилия Гәрәева
​Лилия Гәрәева
19 марта 2018
191 карау
19 март – дүшәмбе. Айның 2 көне. Үсүче ай.
Ай Кучкар йолдызлыгында.
Диңгезче-подводниклар көне.
Яхшы, күңелле уйлар гына уйлагыз. Начарын уйласаң, алга килеп баса. Яраткан кешеләрегез белән күбрәк булырга тырышыгыз.
Орлыклар чәчү өчен иң шәп вакыт түгел, ә менә ашлау һәм коткычларга каршы чаралар куллану өчен әйбәт көн.

20 март – сишәмбе. Айның 3 көне. Үсүче ай.
Ай Үгезбозау йолдызлыгында.
Көн-белән төн тигезләшкән вакыт.
Ялгызыгыз гына калмаска тырышыгыз. Якыннар, гаилә белән уздыра торган көн.
Ниһаять, озакка сузылган тәнәфестән соң, тәрәзә төбенә орлыклар чәчү өчен кулай көннәр җитте.

21 март – чәршәмбе. Айның 4 көне. Үсүче ай.
Ай Кучкар йолдызлыгында.
Кан тамырлары, калкансыман бизнең активлыгы көчәйгән вакыт.
Тәрәзә төбенә орлыклар чәчүне дәвам итәбез. Инде күчереп утыртырлык булганнарын күчерү өчен дә уңышлы көн.

22 март – пәнҗешәмбе. Айның 5 көне. Үсүче ай.
Ай Игезәкләр йолдызлыгында.
Хисләр ташыган чак. Битне яшәртү процедуралары узыдру өчен әйбәт көн.
Мыек җибәрә торган үсемлекләрне чәчәргә мөмкин.

23 март – җомга. Айның 6 көне. Үсүче ай.
Ай Игезәкләр йолдызлыгында.
Россия гидрометеорология хезмәткәрләре көне.
Хисләр бик кискен, аздан гына хәтер кала, күңел тула торган көн.
Көннең энергетикасы кулларга, җилкәләргә, үпкәгә баса торган.
Үсемлекләргә корткычларга каршы химикатлар сиптерү өчен кулай вакыт.

24 март – шимбә. Айның 7 көне. Үсүче ай.
Ай Кысла йолдызлыгында.
Гаиләне ныгыту өчен бик әйбәт вакыт.
Көннең ашказаны, бавыр, үт куыгына тәэсире бик көчле.
Бакчада агачларны кисү белән шөгыльләнә торган көн түгел. Бүген орлыклар чәчәргә була. Әмма алар акрын тишелә, аның каруы, соңыннан тамырлары бик көчле булачак.

25 март – якшәмбе. Айның 8 көне. Үсүче ай.
Мәдәният хезмәткәрләре көне.
Көчегезне балаларыгызга багышларга тырышыгыз.
Туңудан сакланыгыз, салкын тию ихтималы зур.
Агач-куакларга кагылмый торыгыз, ә менә орлыклар чәчәргә була.

 

Сезнең фикер

Загрузка..
Загрузка..
Казан шәһәре Совет районы буенча Россия Пенсия фонды идарәсенең матбугат чаралары белән элемтәләр урнаштыру бүлеге белгече
ТР кеше хокуклары буенча вәкаләтле вәкил
Кукмара районы Камышлы авылы имам-хатыйбы
Татарстан Республикасының Этил спирты һәм алкогольле продукция җитештерүне, әйләнештә йөртүне, сыйфатын дәүләт тикшерүен тәэмин итү һәм кулланучылар хокукларын яклау буенча дәүләт инспекциясенең Казан бүлеге җитәкчесе.
Врач-кардиолог, терапевт, кандидат медицинских наук
Intertat
Татар-информ
Татмедиа
16+
Сделано в iCC Design Group
www.icc-otk.com