Хатын-кызлар өчен татар телендә
бердәнбер әдәби-нәфис журнал
1913 елда чыга башлады
1926–1991 елларда «Азат хатын»

Ай календаре

​Лилия Гәрәева
​Лилия Гәрәева
26 февраля 2018
209 карау
26 февраль – дүшәмбе, 11 нче ай тәүлеге, үсүче ай.
Ай Кысла йолдызлыгында.
Бүген башланган эшләр яхшы төгәлләнә. Күбрәк аралашырга тырышыгыз. Яңа һөнәргә өйрәнү өчен әйбәт вакыт.
Орлыклар чәчү, гөлләрне күчерү белән бик рәзәтләнеп шөгыльләнә аласыз.

27 февраль – сишәмбе, 12 ай тәүлеге, үсүче ай.
Ай Арыслан йолдызлыгында.
Активлык көне. Арыганлык, сресслар, күңел киеренкелеге көчәячәк.
Орлыклар чәчү, күчереп утырту өчен яхшы вакыт

28 февраль – чәршәмбе, 13 нче ай тәүлеге, үсүче ай.
Ай Арыслан йолдызлыгында.
Киеренке көн. Организмга ял бирү, җылы ванна кабул итү яки мунча керү яхшы була. Арка, йөрәк-кан тамырлары системасы зәгыйфь.
Орлыклар чәчү өчен әйбәт көн, әмма туфракка ашлама кертү белән мавыкмагыз.

1 март – пәнҗешәмбе, 14 нче ай тәүлеге, үсүче ай.
Ай Сөмбелә йолдызлыгында.
Хисләр көчәеп китә торган вакыт. Үз-үзегезне кулда тотмасагыз, ахыры күңелсез дә тәмамланырга мөмкин.
Организмның яшәү көче азайган чор.
Үсемлекләр белән эшәү өчен кулай көн түгел.

2 март – җомга, 15 нче ай тәүлеге, тулы ай.
Ай Сөмбелә йолдызлыгында.
Организм өчен авыр көн. Хисләр йөгәнсез вакыт, тыныч булырга, юкка-барга игътибар итмәскә тырышыгыз.
Организмга ял бирү, җиңелчә генә ризыклар белән туклану әйбәт.
Үсемлекләр белән эшли торган көн түгел.

3 март – шимбә, 16 нчы ай тәүлеге, кимүче ай.
Ай Бизмән йолдызлыгында.
Актив, эшчән кешеләр өчен бик шәп көннәр. Бүген укылган никахлар гомерле була.
Орлыклар чәчү өчен әйбәт көн түгел. Бүген үсемлекләгә хәтта су да сипми торсаң яхшырак.

4 март – якшәмбе, 17 нче ай тәүлеге, кимүче ай.
Ай Бизмән йолдызлыгында.
Ял итә торган гына көн. Яңа әйбер сатып алырга була. Яңа гаилә кору өчен дә бик яхшы вакыт.
Үсемлекләргә әлегә кагылмый торыгыз, чәчмәгез дә, утыртмагыз да.

Сезнең фикер

Загрузка..
Загрузка..
ТР кеше хокуклары буенча вәкаләтле вәкил
Матбугат чаралары белән элемтәләр урнаштыру булеге белгече
Кукмара районы Камышлы авылы имам-хатыйбы
Татарстан Республикасының Этил спирты һәм алкогольле продукция җитештерүне, әйләнештә йөртүне, сыйфатын дәүләт тикшерүен тәэмин итү һәм кулланучылар хокукларын яклау буенча дәүләт инспекциясенең Казан бүлеге җитәкчесе.
Врач-кардиолог, терапевт, кандидат медицинских наук
Intertat
Татар-информ
Татмедиа
16+
Сделано в iCC Design Group
www.icc-otk.com