Хатын-кызлар өчен татар телендә
бердәнбер әдәби-нәфис журнал
1913 елда чыга башлады
1926–1991 елларда «Азат хатын»

Ай календаре

​Лилия Гәрәева
​Лилия Гәрәева
19 февраля 2018, 09:00
287 карау
19 февраль – дүшәмбе, айның дүртенче көне. Үсүче ай.
Ай Кучкар йолдызлыгында.
 
Буш вәгъдәләр бирергә, кешене тикшерергә ярамый торган вакыт. Ә менә сәламәтлекне ныгыту өчен кулай чор. Шушы көннәрдә кан тамырларын киңәйтә торган даруларның шифасы зуррак була.
 
Яшелчәчеләр өчен кызу эш көннәре башлана. Тиз үсә торган үсемлекләрне чәчү өчен әйбәт вакыт.
 

20 февраль – сишәмбе, айның бишенче көне, үсүче ай.
 
Ай Үгезбозау йолдызлыгында.
 
Мунча керү, саунада парлану, бассейнда коену өчен яхшы вакыт, тир белән бергә күзәнәкләрне томалап торган шлаклар да чыгып бетәчәк.
 
Орлыклар чәчү өчен дә шәп көннәр.
 

21 февраль – чәршәмбе, айның алтынчы көне, үсүче ай.
 
Ай Үгезбозау йолдызлыгында.
 
Тынычлыкка этәрә торган вакыт. Организмның киеренкелектән бушанган чоры.
 
Колак, тамак, борын чирләре баш калкытырга мөмкин.
 
Орлыклар чәчү өчен шулай ук кулай көн.
 

22 февраль – пәнҗешәмбе, айның җиденче көне, үсүче уй.
 
Ай Үгезбозау йолдызлыгында.
 
Организмга төрле инфекцияләр белән көрәшергә ярдәм итә торган көн. Дару
 
үләннәре төнәтмәләренең шифасы бу көннәрдә бик үтемле була. Тәнен чистарту процедураларының да нәтиҗәсе бик уңай була торган вакыт.
 
Орлыклар чәчү эшен дәвам итегез.
 

23 февраль – җомга, айның сигезенче көне, үсүче ай.
 
Ай Игезәкләр йолдызлыгында.
 
Бүген – Ватанны саклаучылар көне.
 
Чисталык урнаштыра торган көн. Тәнеңне, торган йортыңны гына түгел, уйларны да чистарта торган көн бу. Ләкин организмны артык талчыгудан саклагыз. Бигрәк тә кулларга һәм үпкәләргә игътибарлы булыгыз.
 
Орлыкларны чәчәүгә әзерләү өчен кулай көн.
 

24 февраль – шимбә, айның тугызынчы көне, үсүче ай.
 
Ай игезәкләр йолдызлыгында.
 
Канны һәм бавырны чистарту яхшы нәтиҗәләр бирә торган көн. Әгәр дә тән тиресе белән проблемалар булса, ничек туклануыгызга игътибар итегез. Организмга төрле аллергеннарның йогынтысы бик көчле вакыт.
 
Орлыклар чәчәргә мөмкин.
 

25 февраль – якшәмбе, айның унынчы көне, үсүче ай.
 
Ай Кысла йолдызлыгында.
 
Бүген башлаган эшләр уңышлы төгәлләнә торган була. Яңа эш башлау, белем үзләштерү, яңа эшкә өйрәнү өчен бик шәп көн.
 
Үрмәле гөлләрен күчереп утырту, берьеллык чәчәкләр чәчү өчен дә кулай вакыт.

фото: https://pixabay.com

Сезнең фикер

Загрузка..
Загрузка..
Казан шәһәре Совет районы буенча Россия Пенсия фонды идарәсенең матбугат чаралары белән элемтәләр урнаштыру бүлеге белгече
ТР кеше хокуклары буенча вәкаләтле вәкил
Кукмара районы Камышлы авылы имам-хатыйбы
Татарстан Республикасының Этил спирты һәм алкогольле продукция җитештерүне, әйләнештә йөртүне, сыйфатын дәүләт тикшерүен тәэмин итү һәм кулланучылар хокукларын яклау буенча дәүләт инспекциясенең Казан бүлеге җитәкчесе.
Врач-кардиолог, терапевт, кандидат медицинских наук
Intertat
Татар-информ
Татмедиа
16+
Сделано в iCC Design Group
www.icc-otk.com