Хатын-кызлар өчен татар телендә
бердәнбер әдәби-нәфис журнал
1913 елда чыга башлады
1926–1991 елларда «Азат хатын»
Баш битХатын-кыз галәмеБелмәсәң - бел! → Сез кем? Сапиосексуал түгелме?

Сез кем? Сапиосексуал түгелме?

Камилә Димөхәммәтова
Камилә Димөхәммәтова
08 февраля 2018
736 карау
«Сапиосексуал» дигән терминны безнең көндәлек тормышка Бөекбритания актрисасы, музыкант һәм җырчы Марианна Ивлин Фейтфулл кертте. Латин теленнән тәрҗемә иткәндә, «sapio» «акыллы, төпле булу, уйлап эш итү» дигәнне аңлата. Ә «сексуал» – «sexus» (җенес) дигән латин сүзеннән ясалган.

Сапиосексуаллар партнердагы интеллектны кешедәге иң кызыклы, башкаларны иң җәлеп иткән сыйфат дип саныйлар. Технологик прогресс вакытында бу феномен бик популяр булган, хәзер, технологияләр зур тизлек белән үскән чорда да, кешенең акылы, аның фикерләү сәләте белән соклану беренче урында тора.

«Сапиосексуал»лар турында соңгы вакытта еш сөйли башлауларының бер сәбәбе – кино һәм сериалларда югары интеллектлы геройларны күп күрсәтүләре белән дә бәйледер. Шерлок Холмсны гына искә төшерик: белеме, тапкыр сүзләре, тирә-юньдәгеләр турында әйткән фикерләре белән ул безне үзенә гашыйк итте ләбаса!

Социаль челтәрләр бүген яшьләр өчен аралашуның төп чарасына әйләнде. Анда язылган сүзләр – текст хәзер яңа бер кыйммәткә ия. Таныш кызларым арасында, ким дигәндә бишесе, әңгәмәдәшенең хата белән язганын күрсәләр, борын җыералар һәм ул кешене шунда ук «дуслар» арасыннан алып атарга ашыгалар.

Ә хәзер түбәндә тәкъдим ителгән берничә сорауга җавап биреп карагыз әле.

1.​ Акылсыз, аңгыра кешеләр сезнең ачуны китерәме?

2.​ Партнерыгызның аралашкан вакытта ялгышлар җибәрүе чыгырдан чыгарамы? Аның һәрвакыт дөрес сөйләве, сәясәт, бизнес, әдәбият, тарих белән бәйле сорауларда «судагы балык кебек йөзүе» сезнең өчен бик мөһимме?

3.​ Сөйләгәндә теле телгә йокмаган, әйтергә теләгән фикерен эзлекле, аңлаешлы, үтемле итеп җиткергән кешене тыңлап кына торасыгыз киләме?

4.​ Егетегез (кызыгыз) белән сез күбрәк көнкүреш мәсьәләләре түгел, ә югары интеллектуаль проблемалар хакында бәхәсләшәсезме?

5.​ Хыялыгызда йөргән ир-атны интеллектуальлар күбрәк булган җирдән – тренинглар, китапханәләр, галереялардан эзлисезме?

6.​ Сез җор, үткен сүзләр табып, әңгәмәдәшегезне шаярта аласыз һәм үзегез дә аның сүзгә тапкыр булуын көтәсезме?

 

Әгәр бу сорауларның күбесенә «әйе» дип җавап биргәнсез икән, димәк, сез, мөгаен, «сапиосексуал»дер. Юк, юк, борчылмагыз, бу куркыныч диагноз түгел, җенси ориентациягез турында да сөйләми. Алдарак әйткәнемчә, сүз заман җилләре китереп чыгарган яңа термин турында гына бара.

Сезнең фикер

Загрузка..
Загрузка..
Казан шәһәре Совет районы буенча Россия Пенсия фонды идарәсенең матбугат чаралары белән элемтәләр урнаштыру бүлеге белгече
ТР кеше хокуклары буенча вәкаләтле вәкил
Кукмара районы Камышлы авылы имам-хатыйбы
Татарстан Республикасының Этил спирты һәм алкогольле продукция җитештерүне, әйләнештә йөртүне, сыйфатын дәүләт тикшерүен тәэмин итү һәм кулланучылар хокукларын яклау буенча дәүләт инспекциясенең Казан бүлеге җитәкчесе.
Врач-кардиолог, терапевт, кандидат медицинских наук
Intertat
Татар-информ
Татмедиа
16+
Сделано в iCC Design Group
www.icc-otk.com