Хатын-кызлар өчен татар телендә
бердәнбер әдәби-нәфис журнал
1913 елда чыга башлады
1926–1991 елларда «Азат хатын»

Ай календаре

​Лилия Гәрәева
​Лилия Гәрәева
07 февраля 2018
294 карау
5 февраль – дүшәмбе, айның 20 нче көне, кимүче ай.
Ай Бизмән йолдызлыгында.
Бөерләр, эндокрин система, ашказаны асты бизе зәгыйфь вакыт. Ашказаны асты бизе, шикәр чире белән авыручыларга бу көннәрдә аеруча сак булырга киңәш ителә. Артык күп су эчүдән тыелып торыгыз.
Теш дәвалату, ябыгу өчен бик кулай вакыт.
 
 
6 февраль – сишәмбе, айның 21нче көне, кимүче ай.
Ай Чаян йолдызлыгында.
Сулыш-тын юлларын дәвалау, чистарту өчен яхшы көн. Ә менә исерткеч эчемлекләр куллану бүген аеруча зыянлы.
Көннең энергиясе ачуны чыгара, ярсыта торган, үзегезне кулда тоту өчен көч куясы булыр.
Үсемлекләрне ашлау өчен дә әйбәт көн.
 
 
7 февраль – чәршәмбе, айның 21/22 көне, кимүче ай.
Ай Чаян йолдызлыгында.
Көннең энергетикасы уңай. Яхшы нияттән чыгып эшләнгән эшләр җиңел генә тормышка ашса, начар нияттән булган эшләргә, киресенчә, илаһи көчләр аяк чалачак.
Яңа белем үзләштерү өчен дә бик яхшы көн.
 
 
8 февраль – пәнҗешәмбе, айның 22 нче көне, кимүче ай.
Ай Укчы йолдызлыгында.
Россиядә фән көне.
Бүген кешенең асылын ачыклау җиңел. Яшерен серләрегез булса, читләр белән азрак аралашырга тырышыгыз. Зур әйберләр сатып алу өчен кулай көн түгел.
Терәк-хәрәкәт системасы, умыртка баганасы, кан тамырлары зәгыйфь. Көннең энергетикасын Бизмән, Укчы, Кәҗәмөгез йолдызлыгында туучылар көчлерәк тоячак.
 
9 февраль – җомга, айның 23 нче көне, кимүче ай.
Ай укчы йолдызлыгында.
Пассив көн. Тынычлык, сүлпәнлек хөкем сөрер. Ә шулай да яңа эш башлар өчен әйбәт вакыт бу.
Чәчү эшләренә әзерлек башлап җибәрегез.
 
 
10 февраль – шимбә, айның 24 нче көне, кимүче ай.
Ай Укчы йолдызлыгында.
Рухи көчләр уяна торган көн. Ашыкмый, кабанланмый, үз хисләрегезне анализлап, уйланып уздырыгыз бу көнне. Күңелегезне борчып торган сорауларга үз күңелегез үк җавап бирер.
 
 
11 февраль – якшәмбе, айның 25 нче көне, кимүче ай.
Ай Кәҗәмөгез йолдызлыгында.
Көчегезне йортыгызга, гаиләгезгә багышлый торган көн.
Көннең энергетикасы организмда сыеклык йөрешенә комачаулый. Сөякләр, буыннар, чәч, тырнак, тире зәгыйфь.
Туфракка бүген чәчелгән орлыклар авыр тишелә, аның каруы тишелеше яхшы була.
Чәчү, күчереп утырту, агачларга ялгам ясау, үрчетү өчен агач ботаклары кисү эшләрен башкарырга була.
 

Сезнең фикер

Загрузка..
Загрузка..
Казан шәһәре Совет районы буенча Россия Пенсия фонды идарәсенең матбугат чаралары белән элемтәләр урнаштыру бүлеге белгече
ТР кеше хокуклары буенча вәкаләтле вәкил
Кукмара районы Камышлы авылы имам-хатыйбы
Татарстан Республикасының Этил спирты һәм алкогольле продукция җитештерүне, әйләнештә йөртүне, сыйфатын дәүләт тикшерүен тәэмин итү һәм кулланучылар хокукларын яклау буенча дәүләт инспекциясенең Казан бүлеге җитәкчесе.
Врач-кардиолог, терапевт, кандидат медицинских наук
Intertat
Татар-информ
Татмедиа
16+
Сделано в iCC Design Group
www.icc-otk.com