Хатын-кызлар өчен татар телендә
бердәнбер әдәби-нәфис журнал
1913 елда чыга башлады
1926–1991 елларда «Азат хатын»

Ай календаре

​Лилия Гәрәева
​Лилия Гәрәева
29 января 2018, 18:00
354 карау

29 гыйнвар – 4 февраль
(Ай календаренең бер үзенчәлеге бар. Кояшның бер тәүлегендә ай тәүлеге икәү, хәтта өчәү дә була ала. Ай калыккач – айның беренче тәүлеге, төнге уникедән соң, икенче тәүлеге башлана.)

29 гыйнвар – дүшәмбе, айның 13 нче көне. Үсүче ай.
Бүген мәхәббәт энергетикасы көчле. Әллә нинди табигый көчләр уянырга мөмкин. Начар уйлар уйламаска тырышырга кирәк.
Рухи халәт өчен катлаулы көн. Күңел гел кителергә генә тора. Начар уйлардан арыну өчен, кичен ваннага хуш исле майлар салып, җылы суга чумыгыз.
Бүген организмны чистарту, ташларны кудыру өчен дә шәп вакыт.
Тәрәзә төбенә яшел аштәмләткеч үләннәр чәчә аласыз. Ә менә гөлләрнең корыган яки артык үсеп киткән ботакларын кисү өчен кулай көн түгел.

30 гыйнвар – сишәмбе, айның 14 нче көне. Үсүче ай.
Активлык көчәя. Мунча керү, чистарыну өчен әйбәт көн.
Көннең энергиясе йөрәк-кан тамырларына көч китерә торган. Организмны ял иттерегез. Моның өчен талгын рәхәт музыка тыңларга, театр-мазарга барырга, табигатькә чыгарга мөмкин.
Үсемлекләр белән бәйле эшләрне бүген башкармый торыгыз.

31 гыйнвар – чәршәмбе. Айның 15 нче көне. Тулы ай.
Бу көн – ай тотылган көн. Йөрәк-кан тамырлары системасына бик авыр вакыт, аеруча өлкән кешеләрнекенә. Тиктомалдан күңел пошынуы, курку, хәвеф хисе биләп алырга мөмкин.

1 февраль – пәнҗешәмбе. Айның 16 нчы көне. Кимүче ай.
Активлык кими. Катлаулы эшләрне айның соңгы чирегенә калдырып торсаң яхшырак.
Ашкайнату органнарына, ашказаны асты бизе һәм талакка айның тәэсире сизеләчәк. Бу көннәрдә ашаган ризыгыгызга аерата сак булыгыз.
Бүлмә гөлләрен, үсемлек кәлшәләрен тукландыра аласыз.

2 февраль – җомга. Айның 17 нче көне. Кимүче ай.
Бөерләргә игътибарлырак булыгыз. Бит тиресен чистарту, тукландыру белән шөгыльләнегез. Авыр эшкәртелүче ризыклардан тыелып торсаң яхшырак.

3 февраль – шимбә. Айның 18 нче көне. Кимүче ай.
Бүген әҗәткә акча бирмәскә һәм бурычка алмаска кирәк. Көннең символы – үрмәкүч. Ә аның ятьмәсенә бер капсаң, чыгуы читен.

4 февраль – якшәмбе. Айның 19 нчы көне. Кимүче ай.
Ай Үлчәү йолдызлыгында. Ыгы-зыгылардан сак булырга тырышыгыз, тынычлыкны бозмагыз. Өйдә, дуслар белән уздырыра торган көн.
Үсемлекләрне чәчү, күчереп утырту өчен бик яхшы вакыт. Бүген күчергән гөлләр бик тиз тамыр бикли, чирләргә бирешми торган була.
фото: https://pixabay.com
 

 

 

 

 

 

Сезнең фикер

Загрузка..
Загрузка..
Казан шәһәре Совет районы буенча Россия Пенсия фонды идарәсенең матбугат чаралары белән элемтәләр урнаштыру бүлеге белгече
ТР кеше хокуклары буенча вәкаләтле вәкил
Кукмара районы Камышлы авылы имам-хатыйбы
Татарстан Республикасының Этил спирты һәм алкогольле продукция җитештерүне, әйләнештә йөртүне, сыйфатын дәүләт тикшерүен тәэмин итү һәм кулланучылар хокукларын яклау буенча дәүләт инспекциясенең Казан бүлеге җитәкчесе.
Врач-кардиолог, терапевт, кандидат медицинских наук
Intertat
Татар-информ
Татмедиа
16+
Сделано в iCC Design Group
www.icc-otk.com