Хатын-кызлар өчен татар телендә
бердәнбер әдәби-нәфис журнал
1913 елда чыга башлады
1926–1991 елларда «Азат хатын»
Баш битХатын-кыз галәмеБелмәсәң - бел! → Telegramда татарлар өчен файдалы 10 канал

Telegramда татарлар өчен файдалы 10 канал

13 декабря 2017
338 карау
“Эт өрә тора, бүре йөри тора”, - диләрме әле? Туган телне саклап калырга тырышкан татар зыялылары заман сулышын тоеп эш итә. Алар Telegram мессенджерында милли җанлылылар өчен менә дигән файдалы каналлар булдырган. Әлеге каналларга күзәтү тәкъдим итәбез.
 

Татар әдәбиятын яратучылар өчен 

 

  • “Әдәбият вә Тәрҗемәханә” – @tarcemaxana. Каналда татар хикәяләрен, А.Гыйләҗев, Ф. Хөсни, Г.Әпсәләмов кебек татар классиклары, бүгенге көн популяр язучыларының әсәрләрен, тәрҗемә әсәрләрне, шигырьләрне онлайн укырга мөмкин. Бүгенге көндә каналга 217 кеше язылган.
  • “Татарча аудио әсәрләр” - @tatarkitap. Хәзергә биредә 44 татарча әсәрнең аудиосын тыңлап була. Араларында Ә.Еникинең “Әйтелмәгән васыять”, Г. Исхакыйның “Сөннәтче бабай”, Ф.Хөснинең “Йөзек кашы”, Ф. Әмирханның “Шәфигулла агай” әсәрләре, кечкенәләр өчен “Батулла бабай әкиятләре” бар. Әсәрләр дикторлар укуында, радиоархивта сакланучы язмалар, моноспектакльләр рәвешендә бирелә. Бүгенге көндә каналга 263 кеше язылган.
  • “Татарча цитаталар” - @tatcitat. Шигырь-җырлардан, әсәрләрдән канатлы гыйбәрәләр, афоризмнарны үз эченә ала. 204 укучысы бар.
  • “Татарча шигырьләр һәм мәкальләр” - @tatar_adabiyati. Каналда халык мәкальләре, Г.Тукай, М.Җәлил, Дәрдмәнд, А.Алиш шигырьләре белән танышырга була. Тәкъдим ителүче беренче шигырь: “Туган тел”. Канал алып баручы авторларның милли проблемаларга игътибарлы булуы сизелә. Мәсәлән: “Азга канәгать булган халык бөек эшләр эшли алмый”, “Телен саткан - илен сатар” мәкальләре, Ризаэтддин Фәхреддиннең “Нәсыйхәт”е: “Һәрвакыт гыйлемгә мәхәббәт итегез, өйрәтелә торган әйберләрне ихлас белән тыңлагыз, соңыннан кирәкләрен өйрәнегез вә һәрбер гыйлемнең күркәм булганын белегез, һичбер вакыт гыйлемгә тәкәбберлек күрсәтмәгез!” бүгенге көндә бигрәк тә актуаль яңгырый. Каналда теркәлүчеләр саны әлегә чагыштырмача аз, 19 гына кеше.

 

Казанда уза торган татарча чараларга күзәтү

 

  • “Әйдә” каналы - @tatafisha. Казанда узучы татар чараларына соңгы игъланнар: Милли музейда узачак "Революция давылы: Россия тарихында 1917 ел" исемле күргәзмә; “Мир” кинотетарында күрсәтелүче “Аллаһның хәбибе Пәйгамбәр” исемле татар телендәге мультфильм һ.б. Каналның эшчәнлеген бүгенге көндә даими рәвештә 331 кеше күзәтә.

 

Татар эстрадасына гашыйклар өчен

 

  • “Татарская музыка» - @tatar_music каналы:  Салават, Хәния, Элвин Грей, Ришат Төхватуллин, Дилә Нигматуллина һ.б. кебек замана башкаручыларының иҗатын тәкъдим итә. Бүгенге көндә фонотекада 139 җыр бар, ә каналга теркәлүчеләр саны күбрәк 330 кеше.
  • “Музыка - Татарские песни” - @tatarMuz. 196 татарча җыр, кайбер җырчыларның фотосурәтләрен дә тәкъдим итә. Теркәлүчеләр саны - 107 кеше.

 

Татар телен өйрәтергә, үстерергә ярдәм итә торган каналлар 

 

  • “Учим татарский язык” - @tatbelem. Каналны оештыручылар “Учить татарский с нами - интересно и весело!” дип тәкъдим итәләр. Әйтергә кирәк, аларның вконтактедагы шул ук исемдәге төркемнәрендә 45 181 кеше (!) теркәлгән. Телеграмдагы  кушымта октябрь аеннан эшли башлаган, бүгенге көндә аны 676 кеше карап бара. Канал мәгълуматларга бик бай. Монда грамматика да, сүз байлыгы да шомара, татарча һәм русча тәрҗемәле рәсемнәр карау сүзләрне истә калдырырга мөмкинлек бирә. Тел өйрәнүчеләргә күптөрле һәм заманча ысул белән тәкъдим ителүче файдаланмалар шактый.  
  • "Татарский для начинающих» @tatyaz. Оештыручысы - Татарстан Диния нәзарәте. Ноябрь башында гына оешуына карамастан, каналга инде 1862 кеше теркәлгән. "Татарский для начинающих" – сүзлек байлыгын арттыруда, әзер гыйбәрәләрне ятлауда, сөйләмне яхшыртуда, грамматиканы өйрәнү һәм ныгытуда зур ярдәмче булачак. Төрле вакыйгалар вакытында файдаланырга мөмкин булган әзер әңгәмә, сүз кату ысуллары тәкъдим ителә.

 

Ислам дине белеменә тартылучылар өчен

 

  • “Закабанная мечеть” - @mukhtasib. Намаз серләренә төшенергә ярдәм итүче турыдан-туры трансляция-лекцияләр, Кабан арты мәчете имамы Йосыф хәзрәт Дәүләтшинның татар һәм рус телләрендә сөйләгән вәгазьләре, мәчеткә һәм аның эшчәнлегенә кагылышлы белдерүләр бирелә. Бүгенге көндә каналны кулланучылар саны 458 кеше.

 

Бу исемлеккә татарча контент таратучы каналларның кайберләре генә кергәндер. Араларында без белмәгәннәре дә бардыр. Әгәр башка каналлар турында да беләсез икән, бу мәкалә астына шәрех языгыз. Телеграм-каналлар турында мәгълүматны таратыйк. 

Ә бәлки, үзегезнең дә яңа татарча канал ачасыгыз килер? Ача калсагыз, безгә дә хәбәр итәргә онытмагыз. 

Автор: Энҗе НОГМАНОВА
чыганак: Интертат

 

Сезнең фикер

Загрузка..
Загрузка..
Казан шәһәре Совет районы буенча Россия Пенсия фонды идарәсенең матбугат чаралары белән элемтәләр урнаштыру бүлеге белгече
ТР кеше хокуклары буенча вәкаләтле вәкил
Кукмара районы Камышлы авылы имам-хатыйбы
Татарстан Республикасының Этил спирты һәм алкогольле продукция җитештерүне, әйләнештә йөртүне, сыйфатын дәүләт тикшерүен тәэмин итү һәм кулланучылар хокукларын яклау буенча дәүләт инспекциясенең Казан бүлеге җитәкчесе.
Врач-кардиолог, терапевт, кандидат медицинских наук
Intertat
Татар-информ
Татмедиа
16+
Сделано в iCC Design Group
www.icc-otk.com