Хатын-кызлар өчен татар телендә
бердәнбер әдәби-нәфис журнал
1913 елда чыга башлады
1926–1991 елларда «Азат хатын»

Яңа ел мифлары

Ландыш Әбүдәрова
Ландыш Әбүдәрова
11 декабря 2017
451 карау
Боланнар

Яңа елга әзерләнәсезме? Кибетләрдән Яңа ел атрибутлары аласыздыр? Сизәсезме, соңгы елларда кибетләрдә Яңа ел боланнары күпләп сатыла башлады? Икенче төрле аларны Раштуа боланнары дип тә йөртәләр.

Матур алар, ләкин безнең өчен шулай да ят әле.

Яңа ел бәйрәмнәре вакытында өй бизәге итеп Раштуа боланнары куллану гадәте Төньяк Америкада һәм Канадада башланып китә. Санта Клаус Раштуа бүләкләрен чанасына төяп юлга чыкканда, имештер, чанага тугыз болан җигә икән. Элегрәк алар сигез булган, диләр. Голланд шагыйре Клемент Кларк 1823 елда бу боланнар турында “Изге Николайның килүе” дигән шигырендә яза. Тугызынчы болан йөз ел үткәч кенә килеп кушыла Санта экипажына. Һәм шунда ук иң популяры булып китә.

Затлы боланнарның һәркайсының исеме бар.

Дэшер, яки Омтылучан. Башка боланнар белән «Кем тизрәк?» дип ярышка чыгарга ярата.

Дансер (Биюче) – биергә ярата. Ул Санта Клаус остаханәләрендәге эльфларга концертлар куя, ди, имеш.

Пренсер (Юрга) - Санта экипажындагы иң шат күңелле болан. Ул качыш уенын ярата. 

Виксен (Елгыр) – экипажда чисталыкны саклаучы. Кызларга хас булганча, ул үзенә дә, иптәшләренең дә өс-кыяфәтенә зур игътибар бирә. Аларны юынырга, чистарынырга мәҗбүр итә. Тегеләре, билгеле, боларны иренеп кенә башкара. Виксен табигате белән романтик, ул экипаждагы хезмәттәше Купидонга гашыйк.

Купидон да Виксенны ярата. Ул Изге Валентин көнендә туган, башка боланнарның да шәхси тормышын җайларга тырышып яши. Моның өчен Төньяк полюста газета чыгара, анда танышулар турында игъланнар урнаштыра.

Комета. Бу исемне боланга Комета Блоиус хөрмәтенә кушканнар. Ул күп еллар элек һавада күренгән булган һәм аның яктылыгы бөтен Төньяк полюска җиткән. Раштуа экипажындагы Комета – иң яше, ул әле өйрәнә генә, әмма киләчәктә үзе дә укытучы булырга хыяллана. 


Дондер (Күкрәү) – Кометаның капма-каршысы. Ул барысының да остазы, инструктор. 

Блитцен (Яшен) – футбол җанатары. Санта Клаус командасында уйный. Экстремаль очышлар вакытында Блитцен – алыштыргысыз. Кар бураннарында экипаж белән ул идарә итә. 

Рудольф.  Тугыз болан арасында иң популяры. Ул куе томанда да юл табарга сәләтле. Бервакыт Санта Клаус экипажы бүләкләр таратканда, сөт кебек куе томанга эләгә. Адашабыз, дигәндә, Санта Рудольфның янып торган кызыл борынына игътибар итә. Һәм шунда ук ул Рудольфны үз янына ала. 

Физиклар Санта Раштуа кичендә бүләкләр өләшеп чыгарга өлгерсен өчен сәгатенә 28416 чакрым тизлек белән очарга тиеш, дип исәпләп чыгарган. Бу тизлек тавышныкыннан 23 тапкырга артыграк. 

Сезнең фикер

Загрузка..
Загрузка..
Казан шәһәре Совет районы буенча Россия Пенсия фонды идарәсенең матбугат чаралары белән элемтәләр урнаштыру бүлеге белгече
ТР кеше хокуклары буенча вәкаләтле вәкил
Кукмара районы Камышлы авылы имам-хатыйбы
Татарстан Республикасының Этил спирты һәм алкогольле продукция җитештерүне, әйләнештә йөртүне, сыйфатын дәүләт тикшерүен тәэмин итү һәм кулланучылар хокукларын яклау буенча дәүләт инспекциясенең Казан бүлеге җитәкчесе.
Врач-кардиолог, терапевт, кандидат медицинских наук
Intertat
Татар-информ
Татмедиа
16+
Сделано в iCC Design Group
www.icc-otk.com